Агрызский

Корреспондент:

— Музей Агрыза

Адрес корпункта: РТ, г. Агрыз, ул. К. Маркса, д. 7а, в здании МБОУ СОШ № 4 г. Агрыз, тел. 8(85551)2-27-57, muzei.agryz@yandex.ru

Ответственный за корпункт: директор МБУК "Музей" - Шакирова Рамзиля Салиховна

Агрызский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Агрызский район (тат. Әгерҗе районы) — муниципальный район на северо-востоке Республики Татарстан, граничит с Удмуртской Республикой.

ФРОНТ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ

Корпункт: 

Иж-Бубый авыл тарихы музеенда Бөек Ватан сугышы ветераннары булган авылдашларыбызның истәлекләре саклана. Игътибарыгызга Муллахмәтов Рәкыйп Ахунҗан улының үзе һәм сугышчан юлы турындагы истәлекләрен тәкъдим итәбез. Стиль, орфография һәм пунктуация язмалардагыча сакланды. «Үзем турында берничә сүз.

ҖИҢҮНЕ ЯКЫНАЙТКАН КЫЮ КЫЗЛАР

Корпункт: 

Кешелек яралганнан бирле сугыш һәм ау белән көчле затлар - ир-егетләр шөгыльләнгән. Эмма илгә куркыныч янаганда хатын-кызлар да, кулларына корал алып, дошманга каршы күтәрелгән. Бу язма Бөек Җиңуне якынайткан якташларыбыз - медицина хезмәткәрләре турында. АЛГЫ СЫЗЫКТА

ӨЧПОЧМАКЛЫ СОЛДАТ ХАТЛАРЫ

Корпункт: 

Сәйт Тютиев 1908 елда Исәнбайда туган. 1939-1942 елларда авылдагы җидееллык мәктәптә физика укыткан. 1942 елда фронтка алына. 1943 елның февралендә Төньяк Кавказда хәбәрсез югала. Сәитнең якыннарына язган хатлары Исәнбай музеенда һәм кызы Ира Симаковада саклана. “Әби, Мөнирә, Ира!

АРМИЯДӘ АККОРДЕОН АЛГАН

Корпункт: 

Кадыбашта яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Юсуп Шәйхиевка 90 яшь тулды. “Гомеремдә күп бүләкләр алдым, әмма минем өчен иң кадерлесе “отличник” булганым өчен бирелгән дәфтәр һәм карандаш иде”, - дип хатирәләр яңартты юбиляр бәйрәме көнне. Ул чор балаларының ныклыгына сокланырлык: ачлы-туклы яшәп тә гел “бишле”гә генә укы әле! Сугышка киткән әтисе, аның энеләре дә кире әйләнеп кайтмаган. Өч елдан соң көн саен уку бәхете дә тәтеми башлый: ике көн – мәктәпкә, бер көн урманга утынга бара. Шулай җиде сыйныфны тәмамлый.

ИЖ-БӘЙКИНЕҢ ТЫЛ ВЕТЕРАНЫНА – 90 ЯШЬ

Корпункт: 

Иж-Бәйкидә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны, авылның иң өлкән һәм хөрмәтле кешесе Рәйсә апа Сәлимуллинага 90 яшь тулды. Рәйсә апа шушы авылда туып-үскән. Гомере буе колхозда эшләгән. Хезмәт юлының күп өлешен тавыклар фермасында эшләүгә багышлаган. “Фидакарь хезмәт өчен” медале – намуслы һәм тырыш эшләгәне өчен олы бәя. Әни белән еш кына без дә йөри идек фермага эшкә. Аның кәрзингә тутырып йомыркалар алып кергәне – әле дә күз алдында, – дип искә алдылар балалары.

ИЖ-БУБЫЙДА ЯШӘҮЧЕ 99 ЯШЬЛЕК СУГЫШ ВЕТЕРАНЫНА – ЮБИЛЕЙ МЕДАЛЕ

Корпункт: 

Иж-Бубыйда яшәүче 99 яшьлек сугыш ветераны Фәрит ага Җамалетдиновның күкрәгендәге бүләкләре янына тагын берәү өстәлде: аңа Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырылды. Үзенә күрсәтелгән игътибарга, бүләкне тапшыруда мәктәп укучыларының да катнашуына бик сөенде ветеран. Мәктәпнең 11 сыйныф укучылары Диләрә Ваһапова һәм Зөлфия Чигвинцева шигъри күчтәнәчләр дә алып килгәннәр иде. Ә дәрәҗәле бүләкне ветеранга район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов та ветеран янына бүләкләр белән килгән иде.

ӘГЕРҖЕ РАЙОНЫ СУГЫШ ВЕТЕРАНЫНЫҢ "ФРОНТ ЭПИЗОДЛАРЫ" ХАТИРӘЛӘРЕ

Корпункт: 

УЛ ВАКЫТТА СОЛДАТ ХИСМӘТУЛЛИН РАСЫЙМГА 18 ЯШЬ БУЛА... Иж-Бубый авылыннан 300 дән артык кеше Бөек Ватан сугышында катнашкан. Шуларның 200гә якыны туган ягына кайту бәхетенә ирешә алмаган. Иж-Бубый авылы тарихы музее Бөек Җиңүне яулап алуга өлеш керткән авылдашлар турында мәгълүмат урнаштыруны дәвам итә. Бүген сезне Хисмәтуллин Расыйм Гыйззәтулла улы белән таныштырырбыз.

МАТУР ШӘҺӘРЕМДӘ СӨЕНЕП ЯШИМ

Корпункт: 

Иж-Бубый авылында туып-үскән, хәзер Әгерҗедә гомер кичерүче хезмәт һәм тыл ветераны Фатыйма әби Садыйкованы 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Иң-Бубый авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов котладылар. Унөч яшендә әти-әнисез калгач, әбисе тәрбиясендә үсә кыз.

КҮКРӘГЕНДӘ – ОРДЕН, КҮҢЕЛЕНДӘ – САГЫШ, МОҢ

Корпункт: 

Салагышта яшәүче Мансура Тулбаева, 37 яшендә бирелгән “Почет билгесе” орденына карап, хезмәттә үткән бәхетле чорларын, бергә эшләгән яшьташләрен еш искә ала.

УНБИШ ВЕТЕРАНГА – МЕДАЛЬ

Корпункт: 

Девятерня авыл җирлегендә яшәүче тыл һәм хезмәт ветеранннарына тантаналы төсте “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” юбилей медальләрен тапшырдылар. - Җирлегебездә барлыгы 18 ветеран Җиңү бәйрәмен каршы алырга әзерләнә. Шуларның өчесе бүгенге көндә шәһәрдә балалары тәрбиясендә яши. Нараттан Рәис абый Гобәйдуллин – бердәнбер ир-ат тыл ветераны. Ә иң өлкәне – Мауа Сибгатуллинага 93 яшь, - дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов мәктәптә узган кичәдә.