Апастовский

Корпункт:

РТ, Апастовский район, пгт.Апастово, ул.Красноармейская 97,

здании Апастовского краеведческого музея. 

Телефон: 8(84376) 2-14-35

Ответственный: директор МБУК "Апастовский краеведческий музей" Ногманов Рамис Гусманович

Апастовский муниципальный район Республики Татарстан

Находится на юго-западе Республики Татарстан. В состав Апастовского муниципального района входят Муниципальное образование «Поселок городского типа Апастово» и 21 сельское поселение (муниципальное образование), 73 населенных пункта. . Население Апастовского муниципального района — 20999 чел. (на 1 января 2014 г.)

8 апрельдә хәрби комиссариатлар оешуның 100 еллыгы билгеләп үтелә

Корпункт: 

– Ил җитәкчелеге, җирле хакимият белән бергә эшләп, без хәрби бурычлыларны барлап торабыз. Төрле чакырылышларда райондашларыбызны хәрби хезмәткә әзерләү, аларны озату, каршы алу, шулай ук барлык техниканы исәпкә алу, районда тулаем хәрби-патриотик тәрбия эше-безнең төп хезмәт вазифабыз һәм бурычыбыз,-ди район хәрби комиссары Илшат Паймурзин. Бөек Ватан сугышы елларында район хәрби комиссариаты аша фронтка барлыгы 19112 кеше озатылып, унбер меңе яу кырыннан әйләнеп кайтмаган. Ул шанлы елларда район хәрби комиссариаты башкарган эшләр Апасыбыз тарихында онытылмаслык һәм мәңгелек.

Апаста гомер кичерүче Рәшидә апа Гыйлманова 90 яшьлек юбилеен каршылады

Корпункт: 

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова, Рәшидә апаны туган көне белән тәбрикләп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының махсус Котлау открыткасын тапшырып, изге теләкләрен юлладылар. Шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов ак әбигә саулык-сәламәтлек, имин көннәр юллап, яз чәчәкләре һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Чирмешәндә яшәүче Наҗия апа Гәрәева Ил башлыгы Котлавын алды

Корпункт: 

Бу уңайдан Наҗия апага район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова Ил башлыгының Котлау хатын тапшырып, изге теләкләрен юллады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Наҗия апаны ихлас тәбрикләп, район башлыгының махсус Котлау открыткасын ирештерде. Чирмешән авылы җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин ак әбигә саулык-сәламәтлек, имин көннәр юллап, яз чәчәкләре һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Заготзерно бистәсендә яшәүче Гөлчирә әби Заһидуллина 95 яшьлек олы юбилеен каршылый.

Корпункт: 

Гөлчирә әби Борнаш авылында туып-үскән. Гомерен намуслы, тырыш хезмәткә багышлаган. Яшьтән авырлыкларны, юклыкны йөрәге аша үткәргән. Чордашлары белән беррәттән окоп казыган, урак урган, мәктәптә балалар укыткан. Тормыш иптәше Нәҗиб абый белән берлектә ил-көнгә лаек балалар үстергәннәр.

Апас туган якны өйрәнү музеенда "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында "Обелискларга юл" дип аталган чара узды

Корпункт: 

Апас туган якны өйрәнү музеенда "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында "Обелискларга юл",- дип исемләнгән лозунг астында Апас Аграр көллияте һәм Иске Йомрал мәктәбе укучылары катнашты. Рамис Госманович аларны әлеге көннең әһәмияте турында сөйләп хәтер китаплары белән таныштырды. Шулай ук балаларга тематик брошюралар таратылды. Соңыннан сугыш чоры балаларына багышланган "Сугышчы кулындагы бала" монументка чәчәкләр салу тантанасы булды.

Татар Черкененнән Сәләхетдин Дәүләтшинга 101 яшь тулды

Корпункт: 

Сәләхетдин бабай бүгенге көндә Казанда балаларында яши. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм авыл җирлеге башлыгы Рифкать Ибәтуллин Казан шәһәренә барып Сәләхетдин бабайны кайнар котлап район башлыгы исеменнән Котлау открыткасы һәм бүләген тапшырдылар.

Сатмыштан 90 яшьлеген каршылаган Зәйнәп әби Кашапова кечкенәдән әнисез калган

Корпункт: 

Сатмышта яшәүче Зәйнәп әби Кашапова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова иң изге теләкләрен юллады. Зәйнәп әби яшьлегендә бик күп авырлыклар күргән. 11 яшеннән әнисез калып, яшь әни тәрбиясендә үскән. Авыр хезмәт, сугыш ачысы да аның йөрәге аша узган. Бүген 6 баласы, онык, оныкчыклары хөрмәтен тоеп, кадер-хасияттә яши.

Апас районы Иске Йомралы мәктәбендә батырлар истәлегенә веноклар салынды

Корпункт: 

Патриотик тәрбия балаларга кече яшьтән салына. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Иске Йомралы мәктәбе коллективы Батырлар истәлегенә төзелгән һәйкәлгә венок салды. Венокны алар үз куллары белән ясадылар. Батырлар бер минутлык тынлык белән искә алынды, алар турында хатирәләр яңарды.

Апаста батыр солдатлар истәлегенә веноклар куелды

Корпункт: 

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан районда хәтер чарасы узды. Хезмәт коллективлары Батырлар мемориалына веноклар куйды. Әлеге мемориал 2010 елда Бөек Җинүнең 65 еллыгына яңартылган иде. 30х5 метрдагы мәрмәр плитәдә 11146 Бөек ватан сугышында Апас районыннан катнашучыларның исемнәре чукып язылган. Алар белән беррәттән 7002 сугышта вафат булганнарның исемлеге дә урын алган. Тантанада район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин һәм башка җитәкче-белгечләр катнашты.

Дәвештә яшәүче Һидия әби Камалова озак яшәүнең серен хезмәттә күрә

Корпункт: 

23 февраль – Ватанны саклаучылар бәйрәме көнне Дәвештә яшәүче Һидия әби Камалова 95 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады. Аны район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов тәбрик иттеләр һәм чәчәк бәйләме, бүләк тапшырдылар.