Апастовский

Корпункт:

РТ, Апастовский район, пгт.Апастово, ул.Красноармейская 97,

здании Апастовского краеведческого музея. 

Телефон: 8(84376) 2-14-35

Ответственный: директор МБУК "Апастовский краеведческий музей" Ногманов Рамис Гусманович

Апастовский муниципальный район Республики Татарстан

Находится на юго-западе Республики Татарстан. В состав Апастовского муниципального района входят Муниципальное образование «Поселок городского типа Апастово» и 21 сельское поселение (муниципальное образование), 73 населенных пункта. . Население Апастовского муниципального района — 20999 чел. (на 1 января 2014 г.)

Тутайдан Галиева Шәмҗиан апага 95 яшь

Корпункт: 

2 февраль көнне Тутай авылында яшәүче хөрмәтле Галиева Шәмҗиан Хөснетдин кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Юбилярны котларга Тутай авылы җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова, “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Ришат Зиятдинов килгән иде, алар үзләренең котлау сүзләрне,бүләкләрен тапшырдылар. Шулай ук юбилярны котларга балалары, оныклары кайткан иде.

Тутайда Ленинград блокадасы ветеранын хөрмәтләделәр

Корпункт: 

Тутай авылында урнашкан Сара Садыйкова музее мөдире Гөлсия Гайнуллина укучылар белән бергә Ленинград блокадасы ветераны Галия апа Гиззатуллина янында булдылар. Укуычылар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, музей мөдире үзе әзерләгән күчтәнәчләрен тапшырды. Ветеран рәхмәтләрен изге теләкләрен әйтеп күтәренке кәеф белән озатып калды.

Кызыл-Тау авылында яшәүче Фатыйма апа Гареева Ил башлыгының Котлау хатын алды

Корпункт: 

Бүген Кызыл-Тау авылында яшәүче Фатыйма апа Гареева үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады. Гомер бәйрәме уңаеннан аңа район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының бүләген тапшырып, ихлас теләкләрен юллады. Кызыл-Тау авылы җирлеге башлыгы Шәүкәт Гаффаров та Фатыйма апаны котлап, тыныч картлык кичерүен теләде. Фатыйма апаны күршеләре дә һәрчак аның янында булып, булышып, ярдәмләшеп, туганнарыдай якын күреп яшиләр. Бүген дә алар аның хөрмәтенә мул табыннар артына туган көн белән котларга җыелганнар иде.

Югары Ындырчыдан Мәсфия апа Габделганиевага 90 яшь тулды

Корпункт: 

Бүген 90 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан Мәсфия апа Габделганиева котлаулар кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина аны юбилее белән котлап, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының бүләген тапшырды. Мәсфия апа бүгенгесе көндә Апаста сеңелесе Талия Дәүләтшина янәшәсендә яши. Югары Ындырчы авылыннан сәламнәр алып килгән авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин Мәсфия апага киләчәк картлык көннәрендә саулык-сәламәтлек теләп, изге теләкләрен юллады.

Без күргәннәрне яшьләргә күрсәтмәсен

Корпункт: 

Ленинград чолганышын 75 ел элек өзгәннәр. 1943 елның 18 гыйнвары Нева елгасы янында төзелгән шәһәр өчен борылыш мизгеле булган. Нәкъ шушы истәлекле көн уңаеннан безнең районда яшәүче, дәһшәтле сугышны, чолганыш эчендә калган шәһәрнең афәтләрен үз күзләре аша үткәргән райондашларыбызны район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменнән район башкарма комитеты урынбасары Луиза Сафина олылады һәм чолганыш өзелүнең 75 еллыгы белән тәбрикләде, район башлыгыннан тәм-томнар белән пакетлар тапшырды.

Апаста яшәүче сугыш ветераны Фәрит Юнысов Ил башлыгының Котлау хатын алды

Корпункт: 

Апаста яшәүче Фәрит абый Юнысов 10 гыйнварда 90 яшьлек юбилеен билгели. Аңа әлеге олы юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының бүләге тапшырылды. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов изге теләкләрен ирештерделәр, аксакалның хәл-әхвәлен сораштылар. Фәрит абый Юнысов 4 ел хәрби хезмәттә була. Корея, Вьетнам, Кытай җирләрендә почта йөртә. Әлеге хезмәт елларын ул зур горурлык белән искә ала. Районга кайткач исә, ул колхозда шофер, аннан һөнәр училищесында мастер булып хезмәт итә.

Апаста сугыш ветераннары да шигырь яза

Корпункт: 

Районыбызда бүген нибары 20 ләп кенә Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Шулай, гомер агышы аларны да мәңгелек йортка алып китеп бара. Исән-сау гына гомер итүче сугыш ветераннарыбызга районда тиешле кадер-хөрмәт күрсәтелә. Дәүләт программасы буенча, мәсәлән, соңгы 5 елда алар һәм аларның тол калган тормыш иптәшләре өчен аерым йортлар, фатирлар төзелде. Барлык авылларда да алар хөрмәтенә куелган һәйкәл-обелисклар яңартыла, яңалары сафка басты. Алар янында бар халык катнашында үткәрелүче тантана-искә алулар буыннар чылбырын өзми, хәтеребезне яңарта.

Борнаш урта мәктәбендә Ватан геройлары көне билгеләп үтелде

Корпункт: 

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Мәүлеҗиһан Дәүләтҗанова, Ватан Геройлары көне уңаеннан, укучыларда Ватаныбызга карата горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан, күп этаплардан торган “Данлыйбыз,горурланабыз!” дигән тема астында интеллектуаль уен-квест әзерләп үткәрде.Әлеге чарада “ЮНАРМИЯ” хәрәкәте әгъзалары актив катнаштылар: Бөек Ватан сугышының төп этаплары,герой шәһәрләр,яшь батырлар,полководецлар, рейстагка җиңү байрагын кадаучылар һ.б.турында белемнәрен сынадылар һәм ныгыттылар ,шулай ук сугыш турындагы филмнардан өзекләрне карап фильмның исемен һәм андагы җырны кем башкаруын танырга

Апас районы Иске Йомралы авылы укучылары изге эштә

Корпункт: 

Ватан Геройлары көне уңаеннан һәм “Мәрхәмәтлелек“ акциясе кысаларында Иске Йомралы мәктәбенең “Патриот“ клубы членнары һәйкәлләрне, обелискларны чистарттылар. Яшь буын хезмәт тәрбиясе һәм патриотик тәрбия алып үсә.

Апаста Ватан Геройлары искә алынды

Корпункт: 

9 декабрь – Ватан Геройлары көне. Шул уңайдан районда хөрмәтләү, искә алу, хәтер чаралары узды. Район хакимияте, социаль яклау идарәсе, музей хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган чарага Хезмәт Геройларының балалары, якыннары, районның мактаулы гражданнары, хәрби хезмәттә дәрәҗәле медальләргә лаек булган егетләр, “Яшь армия“челәр чакырулы иде. Кичә туган якны өйрәнү музеенда башланып китте. Музей заллары, кабатланмас экспонатлар белән танышкан кунаклар тантаналы өлешнең шаһитлары булды.