Сугыш балалары

ГАЗИЗУЛЛИНА ТӘГЪЗИМӘ ШӘМСИМӨХӘМӘД КЫЗЫ

Туган көне, ае, елы: 09.05. 1941

ГАЙСИН ФЕРДИНАНТ

Мин- халык шагыйре Сибгат Хәкимгә очар өчен канат биргән Күлле Киме авылында 1941 нче елда тудым. Авылым тырыш, уңган, сәләтле вә талантлы кешеләре белән аерылып тора. Хәзер туган авылымнан читтә яшәсәм дә, туган авылымны сагынып, авылдашларым белән очрашып, аралашып кайтам. Авылга кайтканда, Әтнә районы җиренә килеп керүгә күңелем дулкынлана башлый. Минем өчен безнең яклардан да матуррак төбәк юк кебек тоела.

ГАЙФУЛЛИНА (ЗАКИРОВА) ЗАҺИДӘ НУРМӨХӘММӘТ КЫЗЫ

1935 елда Сарман районы Яхшы Каран авылында колхозчы гаиләсендә аваз салганмын. 1941 елда сугыш башлана, әтиебез, безне (еч бала: апама 10 яшь, миңа - 6, энемэ 3 ай) калдырып фронтка китэ.Без әбиебез (әтинәң анасы), әниебез белән ятим калдык. Әни - әти ролен, әби - эни ролен башкардылар. Эшкэ, тормышка аек күз белән карарга өйрәттеләр. Өскә ябарга палас, күлмәк-ыштан тегәргә яраклы итеп киндер суктылар, тула оек тегәргә яраклы итеп тула бастылар. Әткәйдән, ба- байдан калган киемнәрдән тышкы киемнәр тектерделәр, мал асрадылар.

ГАЛИМОВ РИМ КОТДУС УЛЫ

Мин бу деньяга 1941нче елның 20 апрелендә Башкортостан Респу- бликасының Йәрмәкәй районының Тарказы авылында Галимов Котдус Халим улы белән әнием Галимова Фатыйма Сафиулла кызы гаиләсендә икенче бала булып туганмын. Өлкән абыем Әмир сабый чагында ук вафат булу сәбәпле гаиләдә бердәнбер бала булып устем. Әтием 1941 иче елның июль аенда сугышка киткән һәм мин әтиемнән 3 айлык бала булып калганмын. Әниемнең сөйләве буенча, әтиемнеә соңгы хаты Ленинград фронтыннан килгән. Шул соңгы хатында “чолганыштан чыктык, узебезнең солдатлар белән кушылдык” дип язган булган. Шуннан соң башка хат килмәгән.

ГАЛИМОВ ГАПТЕЛБӘР ӘХМӘТВӘЛИ УЛЫ

Туган көне,ае, елы: 8 6 1942 Туган урыны: Саба районы Олы Нырты авылы.Яшәү урыны: Саба районы Олы Нырты авылы. Галимов Гаптелбәр Әхмәтвәли улы 1942 елның 8 нче июнендә Саба районы Олы Нырты авылында туа.Әтисе Әхмәтвәли сугышка алына һәм труд Армиядә хезмәт итә. 1949 елда гына авылга кайта һәм шахтага эшкә китә. Аннан кайтып,авылда совхозда төрле эшләрдә эшли. Гаптелбәр абый 1950 елны укырга керә. 4 классны бетергәч,төнге сменаларда ат көтә. 7 классны бетергәч ат җигеп

ГАЛИМОВА ГАЛИЯ МУЛЛАЯН КЫЗЫ

Безне сугыш чоры балалары диләр. Мин да 75 яшькэ җитеп, «әткәй» сүзен әйтә алмаганнарның берсе,чөнки әткәй сугышка киткәндә, миңа нибары яшь ярым гына булган. Әбекәйнең секә өстенә урындык куеп, тәрәзәнең өске бүлеменнән карап: «Улымның ишек алдына кергәнен күрми калырмын»-дип карап утырулары истә калган. «Улым, Муллаяным, күзләрем дә сукырайды бит инде сине көтеп», -дигән үзәк өзгеч сузләре дә онытылмый. Ике улының сугыш кырларында ятып калуы хәсрәтеннән аның акылы да зәгыйфьләйнде.

ГАЛИМОВА ШӘРГЫЯ СӘГЫЙТЬ КЫЗЫ

Туган көне, ае ,елы: 25 11 1944 Туган урыны: Кукмара районы Төркәш авылы.Яшәү урыны: Саба районы Олы Нырты авылы. Галимова Шәргыя Сәгыйть кызы 1944 елның 25 ноябрендә Кукмара районы Төркәш авылында туа. Әтисе сугышта каты яраланып кайта.Терелгәч амбарда эшли. – Без әби белән 2 бала үстек.-дип искә ала Шәргыя апа. Мәктәптә укыган чорда,басудан башак җыялар,көлтәләр бәйлиләр. 9 класс тәмамлагач, фермага эшкә керә. Аннан соң Төркәш пунктында санитарка булып эшли. Олы Нырты егете Гаптелбәргә тормышка чыгып, ике бала үстерәләр.

ГАЛИМОВА ШӘРГЫЯ СӘГЫЙТЬ КЫЗЫ

Туган көне, ае ,елы: 25 11 1944 Туган урыны: Кукмара районы Төркәш авылы.Яшәү урыны: Саба районы Олы Нырты авылы. Галимова Шәргыя Сәгыйть кызы 1944 елның 25 ноябрендә Кукмара районы Төркәш авылында туа. Әтисе сугышта каты яраланып кайта.Терелгәч амбарда эшли. – Без әби белән 2 бала үстек.-дип искә ала Шәргыя апа. Мәктәптә укыган чорда,басудан башак җыялар,көлтәләр бәйлиләр. 9 класс тәмамлагач, фермага эшкә керә. Аннан соң Төркәш пунктында санитарка булып эшли. Олы Нырты егете Гаптелбәргә тормышка чыгып, ике бала үстерәләр.

ГАЛИУЛЛИН НУРӘХМӘТ ХӘКИМ УЛЫ.

“Без - сугыш елы балалары, - ди тыл ветераны Нурәхмәт Хәким улы Галиуллин. Безнең буын язмышына тирән эзен салды ул сугыш”. Яшьләренә күрә күпкә олыгайта аларны сугыш, берсе артыннан берсе авырлык-сынаулары белән чыныктыра, ныгыта да. Бөтен гомерләренә җитәрлек күркәм сыйфатлары әнә шул елларда ук бөреләнмәгәндермени? Тормышта һәр нәрсәгә үз көчең, үз хезмәтең һәм тырышлыгың белән ирешергә өйрәнгән, егылсаң да еламаска, тешен кысып түзәргә, сер бирмәскә күнеккән алар. Нурәхмәт абый 1931 нче елның 5 нче маенда Мәрҗән авылында дөньяга килә.