Фронтовиклар

ХИСМАТОВ НУРГАЗИЗ ӘҺЛИУЛЛА УЛЫ

1920 елның 20 июлендә Татар Төгәлбәе авылында туган. 1941 елның 20 апрелендә армиягә чакырыла. Көнбатыш Украинада хезмәт иткәндә Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән авыр бәрелешләрдә катнаша. Кавказга кадәр чигенүләр ачысын кичерә ул. Авыр яралана. Госпитальдән соң 41 нче Мәскәү хәрби заводына җибәрелә. Монда 1947 елның июленә кадәр эшли. Туган авылында тракторчы булып эшли. Хөкүмәт бүләкләренә лаек була. “Ватан өчен!”китабыннан, 2005 ел.

ХИСМАТОВ ӘСӘДУЛЛА СӘМИГУЛЛА УЛЫ

1924 елның 12 ноябрендә туа. 1940 елда 7 классны тәмамлагач, Донбас шахталарында эшкә җибәрелә. Сугыш башлангач, авылына кайта һәм тимерче ярдәмчесе булып эшли. 1942 елның 17 августында армиягә алына. Ярославль шәһәрендә бер ел хәрби курсларда укый һәм сержант званиесы бирелә. 1943 елның августында Үзәк фронтта укчы полкта хезмәт итә башлый. Сугышларның берсендә Сож елгасын кичкәндә яраланып, госпитальгә эләгә. Госпитальдән соң берничә өстәмә курслар үтеп, үзйөрешле авыр артилерия полкында отделение командиры булып җитлегә.

ХИСМАТУЛЛИН ТАЛИБУЛЛА МИНҺАҖ УЛЫ

1943 елның азагында 17 яшендә сугышка чакырыла. Арзамаста хәрби өйрәнүләр узгач,Талибулла Минһаҗ улын Беренче Белоруссия фронтына озаталар. Ул Польшаны немец-фашист илбасарлардан азат итүдә аяусыз сугышларда пулеметчы буларак катнаша. Германиянең Кингсберг шәһәрен алу сугышында каты яралана.Өч ай кыр госпиталендә дәвалана. Талибулла Хисматуллин сугыш тәмамлангач та ,хәрби хезмәттә кала. Польшада, Көнбатыш Украинада бендеровчылар белән сугышларда катнаша.

ХИСМӘТОВ МИНГАЛИ ИБРАҺИМ УЛЫ

1925 елның 19 мартында Үргәгарда туган. 12 яшеннән колхозда эшли башлый. 1943 елда фронтка алына. Беренче Украина фронтының танк армиясе составына керә торган 121 нче сугышчан частьтә автоматчы була. Күп тапкырлар яралана. 1945 елда яралары аркасында демобилизацияләнә. “Кызыл Йолдыз” ордены һәм башка хәрби бүләкләр иясе. Сугыштан соң 25 ел веттехник булып эшләде. “Ватан өчен !” китабыннан 2005 г.

ХИСМӘТОВ АСАДУЛЛА САМИГУЛЛА УЛЫ

Хисмәтов Асадулла Самигулла улы 1924 елда Казан губернасының Спас өязе Түбән Әлки авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны.1942 елда ТАССРның Кузнечиха район хәрби комиссариатыннан алына.

ХИСМӘТУЛЛИН ГАЙСӘ ХИСМӘТУЛЛА УЛЫ

1925 елның 10 нояберендә Тыңламас авылында туган, хәзерге көндә дә шуна яши 1943 елның 25 июлендә 17 яшендә дошманга каршы көрәшкә китә. 4-5 ай Германиядә запас частьтә була. 1944 елның көзендә сугышка керә. Ефрейтор Җиңү кәнен Берлинда каршылый. 1949 елга тикле Германиядә элемтәче булып хезмәт итә. Шул елның 20 апрелендә туган авылына кайта Күп кенә медальләр белән бүләкләнә. Кайткач колхозда бригадир, рәис, ферма мәдире, учетчик булып эшли. 1985 елны Ленин исемендәге хуҗалыктан лаеклы ялга чыга. Тырыш хезмәтләре өчен "Хезмәт ветераны" исеме бирелә.

ХИСМӘТУЛЛИН ХӘБИБРАХМАН ХИСМӘТ УЛЫ

Хисмәтуллин Хәбибрахман Хисмәт улы 1903 елда Казан губернасының Спас өязе Иске Алпар авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 1984 елда вафат. ​

ХИСМӘТУЛЛИН ӘХМӘТСӘГЫЙТЬ СӘГЪДИ УЛЫ

Хисмәтуллин Әхмәтсәгыйть Сәгъди улы 1918 елда Казан губернасының Спас өязе Базарлы Матак авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 1995 елда вафат.

ХУДЯКОВ АФАНАСИЙ ИЛЛАРИОНОВИЧ

Худяков Афанасий Илларионович 1911 елда Казан губернасының Спас өязе Сихтермә авылында (хәзерге ТР Әлки районы) туган. Фронтовик. Бөек Ватан сугышы ветераны. ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан чакырыла.

ХУДЯКОВ МИХАИЛ НИКИТОВИЧ

Худяков Михаил Никитович 1916 елда Казан губернасының Спас өязе Сихтермә авылында (хәзерге ТР Әлки районы) туган. Фронтовик. Бөек Ватан сугышы ветераны. ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан чакырыла.