Арский

Корпункт:

РТ, Арский район, город Арск, ул. Сызгановых, 22

Историко-этнографический музей «Казан арты»

Телефон: 8(84366) 3-06-79

Ответственный: директор "МБУ АИЭМ "Казан арты" Камалов Ришат Ренатович

Арский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Арский район (тат. Арча районы) — муниципальный район на севере Республики Татарстан, граничит с Республикой Марий Эл. Территория: 1843,6 км². Райцентр: город Арск.

Шәмсенур апабызга 95 яшь

Корпункт: 

Шәмсенур апаның хәтеренә шаккатырлык. Миңа аның белән редакциядә өч кенә ел эшләргә туры килде. Инде менә пенсиягә чыкканына да кырык ел булган. Үзе белән эшләгән һәркемнең туган елын гына түгел, көненә кадәр истә тота. — Күрше–тирәдәге балаларның туган көнен белә. Катлаулы кроссвордлар чишә, — ди килене Резеда. Килене дигәнне кызы дип язсаң да ялгыш булмас иде. Ана белән кыз да алай ук булып бетә алмас. Утыз елдан артык бер–берсен күз карашыннан аңлап, хөрмәт итеп, шундый матур итеп яшиләр.

Арча районы Ташкичү мәктәбендә сугышчан очучы Габделнур Хәбибрахмановны искә алдылар

Корпункт: 

10 июньдә Ташкичү мәктәбендә Бөек Ватан сугышында батырларча сугышкан очучы Габделнур Хәбибрахмановка багышланган кичә булды. Анда Арча педагогика көллияте укытучысы Илһам Низаметдинов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова катнашты.

Арчада Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг булды

Корпункт: 

22 июньдә Арча шәһәренең үзәк мәйданындагы Дан мемориале янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг булды. Аны район җитәкчесе Илшат Нуриев ачты. Ул Бөек Ватан сугышына илебездән 25 меңнән артык кеше китүен, шуларның 14 меңгә якыны кире әйләнеп кайта алмавын әйтеп үтте. — Бүгенге тыныч тормышыбыз өчен без аларга мәңге рәхмәтле һәм бурычлы, — диде район җитәкчесе.

Шекә авылында яшәүче Хәбир Кәримов 90 яшьлеген бәйрәм итте

Корпункт: 

Арча муниципаль район җитәкчесе Илшат Нуриев 22 июньдә Шекә авылында яшәүче Хәбир Кәримовны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Ул аңа Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, бүләк тапшырды. Хәбир Кәримов 1925 елның 22 июнендә туган. 1942 елда әниләре үлә. 1941 елда әтиләре дүрт баланы калдырып фронтка китә. 1943 елның гыйнварында Хәбиргә дә чират җитә. Ул снайпер була, ә аларның урыны алгы сызыкта, дошман белән янәшәдә. 1944 елның гыйнварында авыр яралана, бер аягын боттан кисәләр. 1944 елның сентябрендә Арчадан Шекәгә кадәр култык таяклары белән җәяүләп кайта.

Альберт Әбелхановка әтисе алырга өлгермәгән орденның таныклыгы тапшырылды

Корпункт: 

Кыям Әбелханов Бөек Ватан сугышында очучы булган, дошман өстенә бомбалар яудырган, 70 хәрби очыш ясарга өлгергән. Аны батырлыгы өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләгәннәр. Ниндидер сәбәпләр белән бүләк вакытында тапшырылмаган. 22 июньдә Татарстан Республикасының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов әлеге бүләкнең таныклыгын батыр очучының улы Альберт Әбелхановка тапшырды.

Каратай авылы да һәйкәлле булды

Корпункт: 

22 июнь–сугыш башланган көн буларак хәтергә сеңгән. Каратай авылы халкы өчен ул хәзер яу кырында башларын салган авылдашлары истәлегенә һәйкәл куеп, аларның исемнәрен мәңгеләштерү көне буларак та истә калачак.

Наласада яшәүче Рокыя Сабировага 90 яшь тулды

Корпункт: 

Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 19 июньдә Наласа авылында яшәүче Рокыя Сабировага Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, муниципаль район җитәкчесе Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын, бүләк тапшырды. Рокыя әбигә бу көнне 90 яшь тулды. Ул озак еллар колхозда эшләгән, сугыш елларында урман кискән, атлар караган.

Наласада яшәүче Мөнәвәрә апага 90 яшь тулды

Корпункт: 

Наласада гомер итүче Мөнәвәрә апа Шәрәфиева шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бүгенге рәхәт тормышка, балаларының исәнлек–саулыкларына, игелекле булуларына, алар белән бер өстәл артында утырып, туган көнен билгеләп үтә алуына сөенеп туя алмый ул.

Атка да атланып чапкан, мотоциклда да йөргән

Корпункт: 

90 яшьлек юбилеен Мөнәвәрә Сафина туган нигезе, гомер иткән авылы Иске Кишеттә билгеләп үтәргә булды. Аны котларга, Россия Президентының, район җитәкчесенең котлау хатларын тапшырырга халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев та килгән иде. – Кышын Казанда балаларымда яшим, җәйгә авылга кайтам мин. Күңел юанычы өчен янда гына бакчам бар. Балалар яшелчәләр утыртып китә, мин су сибәм. Түтәлләр арасына ятып булса да чүп тә утый идем әле. Соңгы вакытта бирештем, – ди Мөнәвәрә апа. – Эшсез тик тора алмыйм мин, элегрәк икешәр сыер асрый идем.

Яңа Кишеттә яшәүче Нурхода Гыймаевага Президентның котлау хаты тапшырылды

Корпункт: 

Арча муниципаль районының социаль яклау җитәкчесе Илдус Әһлиев 15 июньдә Яңа Кишет авылында яшәүче Нурхода Гыймаевага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, муниципаль район җитәкчесе Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды. Нурхода әбигә бу көнне 95 яшь тулды. Сугыш елларында ул Казанда хәрби, заводта эшләгән, трамвай йөрткән, аннан соң гомере буе колхозда эшләгән.