Яңалыклар

Бөек Җиңү даны сүрелмәс!

Корпункт: 

Район үзәгенең "Туган ягым" паркында узган быелгы Җиңү бәйрәме елдагыча ихлас һәм дә сагышлы иде.

Кышлау авылында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг узды

Корпункт: 

"Ә безгә җиңү авыр, бик авыр бирелде. Әлеге канкойгыч сугышта җиңү өчен илебез 27 миллионнан артык кешесен югалтты.Ә ятим калган сабыйлар, тол калган хатыннар, ялгыз калган аналар, аларның исәбе бармы? Әлбәттә юк. Инде менә 78 ел буе йомылам - йомылам дигән яралар бу көнне кабат ачыла. Күзләргә яшь тула. Авылыбыздан яу кырына 213 ир-егет чыгып китә. Шуларның 81-е яу кырында ятып калса, 42 - се хәбәрсез югала. 90 кешегә төрле җәрәхәтләр алып булса да исән - имин кайтырга насыйп була. Ләкин, ни кызганыч бүгенгесе көндә аларның берсе дә безнең арабызда калмады.

Балачакнын ачы хатирәсе

Корпункт: 

Сафина Исламия Зариф кызы 1936 елның мартында Әтнә районы Югары Шашы авылында дөньяга килә.

Ары авылында Җиңү бәйрәме узды

Корпункт: 

Хәтер... Бары тик кешеләргә генә хас изге хис. Ул безнең аңда мәңге яши. Яшәп кенә калмый әле, яңадан яңа буын кешеләрен батырлыкларга өнди. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм канкойгыч 1418 көне һәм төне кешелек хәтереннән мәңге чыкмас. Бу көрәштә Ары авылының да 154 намуслы һәм батыр ул - кызлары җирдә тынычлык һәм бәхет өчен гомерләрен биргәннәр. Аларның батырлыклары бүген дә яши һәм яшәячәк...Ары мәдәният йорты каршында узган бәйрәм чарасында аларны минутлык тынлык белән искә алдылар.

Күлле Киме авылында Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан “Алар даны мәңгелек” исеме астында тантаналы чара узды

Корпункт: 

Күлле Киме авылында Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан “Алар даны мәңгелек” исеме астында тантаналы чара узды. Тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары кунак итеп чакырылган иде. Җиңү белән котлау сүзләре, укучылар һәм өлкәннәр чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде. Соңыннан авыл, Җирле үзидарә, мәктәп исеменнән һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

Җиңү көнен каршылап

Корпункт: 

9 май – Җиңү көне уңаеннан Урман Кәләе авылында да бик зурбәйрәм чаралары булып узды. Авыл уртасында урнашкан мәһабәт һәйкәл янына тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде. Бәйрәмдә катнашучылар сугышта һәлак булганнарны искә алдылар һәм һәйкәлгә веноклар, чәчәкләр салдылар. Кунакларны мәктәп укучылары патриотик җырлар, шигырьләр белән котлады. Еллар имин булсын, бүтән беркемгә дә сугыш хәсрәтен күрергә язмасын – һәркемнең теләге бер иде. Артемьева Фәния Мөхамәтзәки кызы, Урман Кәләе мәктәбенең туган тел (татар теле) укытучысы

"Сугыш турында бөтенләй сөйләргә яратмый иде ул..."

Корпункт: 

Кулыма кабат дәү әтием Шамил Сабировның фотосын кулыма алам. Дәү әтием Күлле Киме авылыннан. Шушы авылдан 17 яшендә сугышка киткән. Башта телләрдән төшмәгән Суслонгер лагеренда өйрәнүләр уза. Гомель, Брест, Польша шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Берлинга кадәр барып җитеп, исән-сау туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булган бәхетле шәхесләрнең берсе ул. Бәхетле димен, кулак малаена әтисез үсәргә, гаилә назын татырга насыйп булмаса да, сабырлык, ярдәмчел, мәрхәмәтле кебек сыйфатларны югалтмыйча гомер итте. ул. Мин аның бер генә тапкыр да сүгенгәнен хәтерләмим.

Алар илгә Җиңү алып кайттылар!

Корпункт: 

Мирсәитов Искәндәр Мирсәит улы 1905 нче елның 26 нчы ноябрендә Татарстан республикасының Әлмәт районы Урсалабаш авылында туа. Гаиләдә

Җиңү тәрәзәләре

Корпункт: 

Бөек Җиңү бәйрәмен каршылаган көннәр. Бу бәйрәм көнәрендә без сугыш һәм тыл ветераннарының батырлыгын билгеләп үтмичә, аларга булган олы ихтирамыбызны белдермичә кала алмыйбыз. Шул чараларның берсе итеп "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия акциясе барышында 1 майдан 9 майга кадәр Бөек Җиңү символлары белән тәрәзәләрне һәркем бизи алды. "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия патриотик акциясе 9 майга кадәр дәвам итте. Бездә бу акциягә бик теләп кушылдык. ⭐⭐⭐⭐⭐⭐⭐⭐⭐⭐ Май кояшы җирне җылытканда Алмагачлар чәчәк атканда, Шатлык өстәп халкым күңеленә

Бөек Җиңүнең 78 нче язын каршылап

Корпункт: 

Бөтен ил өстенә килгән бәхетсезлек 1941-1945 елларда Ватан сугышы авырлыгын Урсалабаш һәм Сөләй авылы халкы да үз җилкәсендә зур намус белән күтәрде. Урсалабаш авылы фронтка үзенең 206 улын, Сөләй авылы 272 улын озата. Урсалабаш авылыннан – 93 кеше, Сөләй авылыннан 167 кеше сугыш кырларында ятып кала. Сугыш елларында халык азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен үзләренең тормышларын биргән авылдашларыбызның исем-фамилияләре монументта гранит ташка язып куелган. Ул Сөләй авылында Ана һәйкәле янына урнаштырылган.