Яңалыклар

Мәгнави Миңнехаметович Гилязов: Хезмәт һәм батырлык белән билгеләнгән тормыш

Корпункт: 

1922 елның 21 декабрендә Татарстан АССРның Югары Мактама авылында туган Мәгнави Миңнехаметович Гилязовның язмышы җир белән һәм Ватанны саклау белән тыгыз бәйле булган. Крестьян гаиләсендә үсеп, ул яшьтән үк колхоз кырларында хезмәтнең кадерен белгән.

Ил чигендә ныклы калкан алар

Корпункт: 

Әлмәттә чик сакчылары көненә багышланган чаралар булып узды. Төрле елларда чик сагы гаскәрләрендә хәрби бурычларын үтәгән батыр йөрәкле егетләр Хәтер мәйданына җыелдылар. Алар дәүләт чиген саклаганда һәлак булган дусларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Алга таба машиналарда шәһәр паркына юнәлделәр һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Бобруйск операциясе

Корпункт: 

1944 елның 24 июнендә – «Багратион»стратегик операциясе кысаларында Беренче Белоруссия фронты гаскәрләре үткәргән Бобруйск һөҗүм операциясе башланды.

«Рәхмәт белдерелде»

Корпункт: 

1945 елның 6 маенда Югары Башкомандующийның 2 нче Белоруссия фронты гаскәрләре командующие Советлар Союзы Маршалы Рокоссовскийга боерыгы чыга, анда: «2 нче Белоруссия фронты гаскәрләре, һөҗүмне дәвам итеп, Штральзундерфарвассер бугазын кичтеләр, Рюген утравында Берген, Гарц, Путбус, Засснитц шәһәрләрен алдылар һәм бүген, 6 майда, Рюген утравын тулысынча алдылар».

Галипов Нурулла Гатаулла улы: Хезмәт һәм батырлык белән билгеләнгән тормыш

Корпункт: 

Нурулла Гатаулла улы Галиповның тормыш юлы – туган Әлмәт җире һәм сугыш чорының катлаулы сынаулары белән тыгыз бәйләнгән кеше тарихы. 1916 елның 23 гыйнварында Иске Мактама авылында туган ул, яшьли үк крестьян хезмәте ачысын татыган, Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан «Үрнәк» колхозында эшләгән. Өч класс белем аның көчле һәм тырыш характерын формалаштыруга комачауламаган.

Габдрашит Мөтигулла улы Вәлиуллин: Хезмәт һәм батырлык белән билгеләнгән тормыш

Корпункт: 

Габдрашит Мөтигулла улы Вәлиуллинның тормыш юлы – ныклык, Ватанга тугрылык һәм тырышлыкның якты үрнәге. Аның юлы 1912 елның 16 ноябрендә хәзерге Татарстан Республикасының Әлмәт районына кергән матур Кичүчәтай авылында башлана. Крәстиян гаиләсендә туып, ул яшьтән үк авыл тормышының авырлыкларын һәм шатлыкларын үзләштерә, тырышлыкны һәм җиргә хөрмәтне сеңдерә. Милләте – татар.

«Рәхмәт Белдерелде»

Корпункт: 

1945 елның 30 апрелендә 2 нче Белоруссия фронты гаскәрләре Грайфсвальд, Трептов, Нойштрелитц, Фюрстенберг, Гранзее шәһәрләрен-помераниянең төньяк -көнбатыш өлешендә һәм Мекленбургта мөһим юл узелларын алдылар. Бу сугышларда безнең авылдашыбыз, Беренчемай районының, Кара Чишмә авылында туып үскән Мусин Г.Н. да катнашты.

Миннебаев Нурислам Асылгәрәй улы (08.12.1927-2018)

Корпункт: 

1944 елның декаберендә алынган.“Ярыш” колхозында күп еллар бригадир булып эшләп лаеклы ялга чыккан.2018 елда вафат.

Исмагилов Газимҗан Бәйранбай улы (1927-2018)

Корпункт: 

1944 елның ноябреннән 1945нче елның май аена кадәр Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1945 елдан алып, 4ел дәвамында Украинада, 87нче чик сакчылары отрядында Бандера отрядларына каршы көрәшкән. “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен медал белән, 2нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 1954 елның август аеннан 1982 елның декабрь аена кадәр Республикабызның нефть тармагында оператор булып эшли.“Хезмәт ветераны”, “Ленин ордены” һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.2018 елда вафат.

Нафиков Гыйндулла Нәгыйм улы (15.07.1919 –1996

Корпункт: 

1939 елда Гыйндулла агайны Кызыл Армия сафларына алганнар. Башта ул 398 укчы дивизиянең 446 укчы полкы составында сугышып, 1943 елның 5 июлендә яраланган. Савыкканнан соң Гыйндулла 351 зенит-артиллерия полкында хезмәт иткән. Рядовой. 1941елдан алып 1944елга кадәр Калинин фронтында хезмәт итә, Минск шәһәрен саклауда катнашкан. 1944 кабат яраланган. Шул ук елның маенда, сугышка яраксыз булу сәбәпле демобилизацияләнгән. “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен медале, 1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.