Яңалыклар

Тыл ветераннарын котлау

Корпункт: 

Олыяз мэмэният йорты хезмэткэрлэре балалар белэн тыл ветераннарынын ойлэренэ йореп бэйрэм белэн тэбриклэделэр. Аларга котлау открыткасы, бэйрэмгэ чакыру кэгазе тапшырдык.

Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган традицион йөгерү ярышы

Корпункт: 

6 май көнне Сабинка елгасының яр буенда Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган традицион йөгерү ярышы узды. Ярышларда 80 нән артык спортчы стартка чыкты. Ачылу һәм бүләкләү тантанасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе М. Р. Ишниязов үткәрде. Ул, шулай ук иң өлкәненә катнашучыга Вафи Ибатуллинга акчалата бүләк тапшырды. Ярышлар нәтиҗәләре: Кызлар: 1 урын- Хәбирова Сабина, 2 урын-Сөләйманова Камилә, 3 урын-Судакова Снежана Хатын-кызлар-18-29 яшь: 1 урын Галәмутдинова Язилә, 2 урын Хафизова Альбина,

Бөек Ватан сугышы ветераннарына мәңгелек дан!

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршылаган көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераны Тәскирә Хәсән кызы Бибарцева турында искә алу урынлы булыр, мөгаен.

“Балаларга сугыш турында укыйбыз”

Корпункт: 

Самара өлкә балалар китапханәсе “Балаларга сугыш турында укыйбыз” исемле IXХалыкара акциясен үткәрү инициативасы белән чыккан иде. Әлеге акциянең максаты –сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Әлеге изге эштән безнең китапханә дә читтә калмады. Әйдәп баручы методист Шакирҗанова Илсөяр һәм әйдәп баручы библиограф Шамилова Альбина 2 “В” сыйныф укучыларына (укытучылары Нуриева Лилия Фидәил кызы) Бөек Ватан сугышының дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләрне укуны оештырдылар.

Казанда «Музыка Победы в парках и скверах» дип исемләнгән акция узды

Корпункт: 

2018 елның 6нчы май көннендә Казан шәһәренең Җиңү Паркында «Музыка Победы в парках и скверах» дип исемләнгән акция кысаларында сугыш елларының җырлары һәм көйләре яңгырады.

“Георгий тасмасы” акциясе

Корпункт: 

ерничә ел рәттән, Бөек Ватан сугышында Җиңү уңаеннан,“Георгий тасмасы” акциясе ил буенча дәвам итә.Ул – ветераннарны яшь буын белән бәйли торган чара булып тора. 3 нче майда, Лесхоз Мәдәният хезмәткәрләре урта мәктәп укучылары белән берлектә шушы акция уңаеннан ветераннарның каберендәге чардуганнарга “ Георгий лентасы”н бәйләделәр. Бу чара яшьләрне үз иле,үз теле,үз халкы, үз җире өчен горурланып һәм һәркайчан аны якларга әзер торырга өндәп,матур, кирәкле, зарур традициягә әйләнеп бара.

Мини-футбол буенча Бөек Ватан Сугышында җиңүнең 73 еллыгына багышланган 2005-2006 һәм 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында МБУ ДО ДЮСШ "Олимп" ачык беренчелеге

Корпункт: 

2 май көнне Байлар Сабасы «Олимп» стадионында, мини-футбол буенча Бөек Ватан Сугышында җиңүнең 73 еллыгына багышланган 2005-2006 һәм 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында МБУ ДО ДЮСШ "Олимп" ачык беренчелеге узды. 2005-2006 һәм 2007-2008 елгы яшүсмерләр Арча, Әтнә, Нократ Аланы һәм Байлар Сабасынан килгән командалар арасында иң көчлеләрне сайладылар. Ярышлар ачылышын һәм бүләкләү тантанасын яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге мөдире И. Р. Гарипов үткәрде. Ярышлар нәтиҗәләре: 2007-2008 елгы яшүсмерләр. 1 урын Саба 2 урын - Әтнә 3 урын Нократ Аланы

«Тыныч булсын кугебез» чарасына хисап

Корпункт: 

2018 елның 8 маенда МБУ «Азнакай төбәкне өйрәнуүмузеенда» Җиңу көненә багышланган «Тыныч булсын кугебез» дип исемләнгән чара булып узды. Чарага кунак булып ветераннар – сугыш чоры балалары Гаптелхаков М.Г., Исламов А.А. килде. Кунаклар узләренең сугыш елларында авыр тормышлары, авыр балачаклары турында сөйләделәр. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр әби – бабайлары, әниләре белән басу – кырларда нинди хезмәтлэр башкарулары хакында сөйлөп уттелэр. Чарада Азнакайның 1 нче урта мәктәбе, гимназия укучылары катнашты. Гимназия егет – кызлары патриотик шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар.

Әгерҗедә Җиңү бәйрәме алдыннан «Өч буын йөзә» дигән чара узды

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршы алган көннәрдә Әгерҗенең «Олимп» спорт комплексында «Өч буын йөзә» исемле чара узды. Йөзүдә 58 кеше катнашты. Бу сан очраклы сайланмаган иде. Ул илебездәге 13 Герой-шәһәр һәм 45 Хәрби Дан шәһәрләренә тәңгәлләштерелде. 6 яшьлек иң нәни катнашучыдан алып 69 яшьлек иң өлкәнгә кадәр 25 метр араны йөзеп узды. Соңыннан алар «Хәтер карта»сына Георгий лентасын беркеттеләр. Шулай итеп, символик төстә 58 шәһәрне куштылар.

Яңа Эсләктә яшәүче тыл ветеранын җитәкчеләр котлады

Корпункт: 

Бүген Яңа Эсләктә яшәүче Хәния әби Җәлилова 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алды. Аны район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов бәйрәме белән котладылар һәм күчтәнәчләр тапшырдылар.