Кукморский

Кукморский муниципальный район Республики Татарстан

Кукморский район был образован в 1930 году. Ранее Кукморская волость входила в состав Мамадышского кантона Татарской АССР. Район был упразднен в 1963 году, территория передана в состав Сабинского района. Восстановлен в январе 1965 года.

Наши земляки, участники Великой Отечественной войны, участвовавшие в парадах Победы 1941,1945 годов.

Корпункт: 

Наши земляки, участники Великой Отечественной войны, участвовавшие в парадах Победы 1941,1945 годов: Сабир Ахтямов (24.06.1945 г. Москва), Шарифулла Нигматуллин (07.11.1941 г., 24.06.1945 г., Москва), Саит Сагитов (09.05.1945 г. Берлин), Мухаммад Накипов (из деревни Псяк), Сергей Васильев, Хафиз Габидуллин - уроженцы поселка Кукмор, Х.Загриев из деревни Олуяз Кукморского района. Касыйм Давлетов 09.05.2010 году участвовал в параде Победы в городе Казань. Низкий Вам поклон, дорогие ветераны!

Свеча памяти.

Корпункт: 

В музее обновление выставки, посвяәенной Великой Отечественной войне в рамках акции "Свеча памяти".

Нинди син ел хатын-кызы, ел ир-аты...

Корпункт: 

Район Мәдәният йортында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика фестиваленең зона сайлап алу туры узды. Бәйгенең әлеге этабында Балык Бистәсе, Лаеш, Биектау, Арча, Әтнә, Саба, Теләче, Балтач, Питрәч, Кукмараның берсеннән-берсе гүзәл туташ һәм ханымнары, күркәм ир-егетләре көч сынашты. Кукмара районыннан “Өченче яшь герое” номинациясендә - Кукмара районы Өлге авылыннан Ленинград камалышында булган Хәтирә апа Салихова да катнашты. Ул бәйгенең зона турында җиңү яулады.

Кукмара районы Байлангар авылында мемориаль такта куелды.

Корпункт: 

Кукмара районының Байлангар авылында фин һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Басыйр Шакиров һәм аның улы – Россия Кораллы көчләр полковнигы Фоат Шакировка мемориаль такта кую тантанасы булды. Тактаны ветеран һәм хәрби хезмәткәр яшәгән Совет урамындагы 57нче йортка урнаштырдылар. “Хөрмәтле кунаклар, мин сезне үз өемдә күрүемә бик шат. Биредә бүген безнең барлык якыннарыбыз һәм туганнарыбыз җыелды. Бу йорттан 20 яшьлек вакытында яраткан Басыйр бабабыз армиягә алына һәм ун ел буе солдат хезмәтендә була. Шушы йорттан аның уллары Фоат, Назыйр да та ил алдындагы бурычын үтәргә китә.

Кукмарада Бөек Ватан сугышы ветераныннарына Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләре тапшырыла.

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Кукмара районында 565 сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырылачак. Бълщкне беренчеләрдән булып, үзенең 95 яшьлек туган көнендә Кукмарадан Михайлова Александра Федоровна алды. Ветеранны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева һәм яшь армиячеләр тәбрикләп, матур теләкләрен җиткерделәр.

Кукмарада Бөек Ватан сугышы ветераныннарына Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләре тапшырыла.

Корпункт: 

Кукмара районы Өлге авылында гомер кичерүче Мөхәммәдиев Гайфи Сәләх улы өчен 23 февраль икеләтә бәйрәм: беренчесе - Ватанны саклаучылар көне булса, икенчесе – бүген аның туган көне. Гайфи абыйга 95 яшь тулды.Туган көн иясенә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медале, Россия Президентының котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Кукмарада Бөек Ватан сугышы ветераныннарына Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләре тапшырыла.

Корпункт: 

Кукмараның дүрт Бөек Ватан сугышы ветеранына Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләре бирелде. Аларга бүләкләрне район башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең Кукмара җирле бүлекчәсе секретаре Сергей Димитриев тапшырды. «Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 75 ел тулу уңаеннан бирелүче истәлекле медаль расланды. Аны тапшыру - минем өчен зур дәрәҗә. Геройлык һәм батырлыгыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә", - дип ветераннарга мөрәҗәгать итте ул.

Юбилярыбыз Җәмлиха Галиевага 90 яшь.

Корпункт: 

Шушы көннәрдә Кукмара районы Түбән Чәбия авылынды туып-үсеп, бүгенге көндә Югары Арбашта яшәүче Җәмлиха Галиевага 90 яшь тулды. Сугыш башланганда Җәмлиха апага 13 яшь тә тулмаган була. Шуңа да карамастан ул, фермага эшкә урнашып, бозаулар карый башлый. Шуннан бирле аның хезмәт стажы 42 елга җыела. Бүгенге көндә ул Әлфия һәм Шамил Әгъләмовлар гаиләсендә бәхетле картлык кичерә. Аны туган көне белән Өркеш авылы клубы мөдире Диләфрүз Тимергалиева тәбрикләде.

Мөнәвәрә Гайнетдинованың 90 яшьлек юбилее

Корпункт: 

Бүген Кукмара шәһәрендә яшәүче тыл ветераны Мөнәвәрә Гайнетдинованың 90 яшьлек юбилее. Туган көн иясен район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, аңа чәчәк бәйләме, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук юбилярны котларга район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Хәлиев, район социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Җамалиевалар да килгән иде.

Кукмараның Җиңү паркы каршындагы мәйданда - Бөек Җиңүнең 73 еллыгы билгеләп үтелде.

Корпункт: 

Кукмараның Җиңү паркы каршындагы мәйданда һәркем көтеп алган иң зур бәйрәм - Бөек Җиңүнең 73 еллыгы билгеләп үтелде.