ТИМЕРБАЕВА НАҖИЯ ФАТЫЙХ КЫЗЫ
Наҗия апа 1930 нчы елда Мортыштамакта туа. Туган авылында җиде класс белем алгач, укуын Сарман мәктәбендә дәвам итә. Уку еллары сугыш чорына туры килә. “Беренчегә кергәндә барыбыз да ялан аяк иде. Суыклар башланганчы шулай ялан аяк йөрдек, аяклар “чебиләп” бетә иде. Ашарга булмаган, тоз ялап, су эчеп кенә йөргән көннәр бик күп булды. Яшьтәшләрдән гаиләләре белән кан чиреннән кырылып бетүчеләр дә булды авылда. Кәҗә сакалы җыярга Рангазар басуына кадәр арба тартып бара идек. Ашарга яраклы бер үлән дә калмады бездән. Әни алабута ипие пешерер иде, аның ачылыклары... .