Галерея

ЯРУЛЛИН ФАСИХ

Ике орденлы якташыбыз 1942 елның 20 августында 18 яшемдә туган авылым Югары Әлкидән Совет армиясе сафларына киттем. Башта Мәскәүдән ерак түгел бер автополкта 3 ай шоферлыкка укыдым. Уку тәмамлагач, Мәскәүгә барып, Лихачев исемендәге автозаводтан машиналар алдык һәм безне Курск дугасына җибәрделәр. 1943 елның 5 июлендә дошман Белград һәм Орел юнәлешендә хөҗүм башлады. Безнең частьларебез немецларның бу котырынган хөҗүмнәренә геройларча каршы тордылар.

ӘСӘДОВА РӘКЫЯ МӘХМҮТ КЫЗЫ

Әсәдова Рәкыя Мәхмүт кызы 1931 елның 24 декабрендә Чукмарлы авылында туган. Туган авылында җиденче сыйныфны тәмамлагач та, колхозда эшли башлый, укуны дәвам итәргә мөмкинлек булмый. Рәкыя апаның да балачагы, яшьлек еллары меңләгән тыл ветераннарыныкы кебек үк сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Гаиләдәге биш баланың әтиләренә сугыштан исән кайту насыйп булмый. Бу чор балаларының эшләмәгән берәр эше калды микән. Рәкыя апа да башак җыя, чүп утый, көлтә бәйли, атлы молотилкага көлтә биреп тора.

ӘХКӘМОВА ХӘМИДӘ ӘЮП КЫЗЫ

Янурыс авылында яшәүче Әхкәмова Хәмидә Әюп кызына быел җәй 95 яшь тулды. “Гомерем буе йөгердем дә, йөгердем: бар эшкә дә җитештем”- дип искә ала ул үзенең тормыш юлын. Колхозның бер эшеннән дә калмаган ул, гектарлап чөгендерен утаган, гомере буе сыер сауган. Алар буыны җилкәсенә авырлыклар күп төшсә дә, бер дә зарланмый Хәмидә апа. “Җылы көе сөт чөмерә идем, аның файдасы зур булгандыр. Бу яшькә җитмәгән дә булыр идем бәлки. Гомерем буе хәрәкәттә булдым, тик утыра белмәдем. Эшенә дә йөгердем, сабантуйларында да йөгердем, уеннарында катнаша идем”- ди Хәмидә апа.

ӘХМӘДУЛЛИНА МӘДИНӘ ШӘЙМӘРДӘН КЫЗЫ

Әхмәдуллина Мәдинә Шәймәрдән кызы 1926 нчы елның 9 нчы октябрендә Иске Кәшер авылында туган. Авылында 7 класс белем алганнан соң, 17 яшендә колхозга эшли башлаган. Мәдинә апа истәлекләре:

ӘХМӘТШИН НИГМАТҖАН ӘХМӘТША УЛЫ

Әхмәтшин Нигматҗан Әхмәтша улы 1916 елда Сарман районы Кутәмәле авылында туа. 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына.Боек Ватан сугышы башлангач, 1941-1945 елларда сержант дәрәҗәсендә 82мм, 120мм-лы миномет отделениесы командиры булып хезмәт итә. Өч мәртәбә яралана, бер мәртәбә контузия ала. Волхов фронтында булдым, дип сойләве истә калган. Япония белән булган сугышта да катнашырга туры килә. Хәрби батырлыклары өчен Ватан сугышы ордены һәм бик куп торле медальләр белән бүләкләнә.

“ИСКӘ ТӨШӘ ДӘ, ҮЗӘКЛӘР ӨЗЕЛӘ”

Каһарманнар Моннан тыш, Ленинград шәһәрен немец илбасарларыннан саклау линияләренең берсе дә биредән уза. Башлангыч план нигезендә шәһәрне ала алмагач, фашистлар, совет сугышчылары каршылыгын берөзлексез бомбага тотып сындырырга уйлыйлар. “Бөек Ватан сугышы елларында Мурмансктагы һәр квадрат километрга төшкән бомба саны бары Сталинградтагыдан гына кимрәк. Уртача алганда һәр Мурманск кешесенә 31 килограмм шартлаткыч матдәләр һәм җиде яндыргыч бомба туры килә”, – дип хәбәр итәләр тарихи документларда.