Галерея

ХАРИСОВА (ЛОТФУЛЛИНА) ФЛЕРА ГАБДЕЛХАК КЫЗЫ

Харисова (Лотфуллина) Флера Габделхак кызы 1940 нчы елның 14 нче июнендә Иске Кәшер авылында туган. Әтисе сугышка кадәр бригадир булып эшләгән, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган. Флера апаның бертуганнары булмаган, әнисе белән икесе генә яшәгәннәр. Бабасы Лотфулланың яргычы булган, тормыш алып барырга бик нык ярдәм иткән. Авылдан ук сөрмәсәләр дә, кулак дип мөлкәтен конфискацияләгәннәр. Лотфулланың 5 улы да Бөек Ватан сугышында катнашкан, 1909 нчы елгы улы фин сугышында һәлак булган. Флера апа 1958-1959 елларда Бөгелмә сәүдә (кооперация) училищесында белем алган.

ХАРИСОВА РАУЗА НУРИ КЫЗЫ

Олуг юбилее белән котлап, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын һәм “Илһамлы Сарман” китабын тапшыргач, Саклаубаш авылында яшәүче Рауза апа “Китап укырга яратам мин. Гомерем китап, гәҗит арасында узды. Типографиядә, редакциядә, хат ташучы булып эшләдем”, - диде. Үзе дә 6 балалы гаиләдә үскән ветеран тормыш иптәше Мулланур белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, гаилә башлыгы белән бер улы вафат булганнар. Авырлыкны күп күргән, әмма сынатмаган Рауза апа һәр яңа көнгә сөенеп, үзен хөрмәтләгәнгә рәхмәтле булып гомер кичерә.

ХАФИЗОВА ШӘМСЕҖИҺАН МӘҖИТ КЫЗЫ

Хафизова Шәмсеҗиһан Мәҗит кызы 1925 елның 2 сентябрендә Сарман районы Иске Имән авылында туган. Яшьли кул арасына керә, йорт эшләрен башкару белән бергә энеләрен дә карау Шәмсеҗиһан апа өстендә була. Бөек Ватан сугышы чорында кайда кушсалар, шунда: Любян урманнарын кисүдә, Чугунскида юл төзелешендә, колхозда хезмәт куя. Гомере буе колхозда эшли, гектарлап чөгендер эшкәртә, сарыклар карый, каравылда да тора. Зарлануны белми Шәмсеҗиһан апа, “эшләдек тә, эшләдек инде”,- дию белән чикләнә.

ХИСМӘТОВ АСАДУЛЛА САМИГУЛЛА УЛЫ

Хисмәтов Асадулла Самигулла улы 1924 елда Казан губернасының Спас өязе Түбән Әлки авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны.1942 елда ТАССРның Кузнечиха район хәрби комиссариатыннан алына.

ХУҖИНА ХӨМӘЙРӘ ОРКАНЕТДИН КЫЗЫ

Сарман районы Шәрләрәмә авылында яшәүче Хуҗина Хөмәйрә Орканетдин кызының тормыш юлы да башка яшьтәшләреннән әллә ни аерылмый кебек. Әмма һәркемнең үз юлы, үз язмышы. дигәндәй, төрлесен күргән, күпне кичергән ул. Юк, зарланмый Хөмәйрә апа. Үткәннәрен искә төшерүе дә гомер бәйрәме уңаеннан, 90 яше ишек каккач кына булды.

ХӘЙРУЛЛИНА ГАЛИЯ ХӘМИТ КЫЗЫ

Күп балалы гаиләдә баш бала булып туган Галия Хәмит кызының балачагы сугыш алды елларында туган яшьтәшләренекеннән аерылмый, диярлек. Җиденче сыйныфны тәмамлауга, эшкә керә ул: колхозда да эшли, урманын да кисә, Горький якларында торф та чыгара. Колхозда кая кушалар, шунда эшли Галия апа. Гектарлап чөгендер утау, сарык йоны алу, колхоз кишерен утау, алуда зурлар белән бертигез эшләргә туры килә аңа. Татар Карамалысы авылы егете, Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла абый белән гаилә кора, өч бала таба Галия апа. Кызганыч, баш балалары, бала чакта ук авырып, вафат була.

ХӘЛИЛОВА ЗӨБӘРҖӘТ САЛИХ КЫЗЫ

Зөбәрҗәт апа 1931 елның 27 маенда Мортыштамак авылында туган. Туганнары күп булса да, бары өчесенә үсеп җитеп, гаилә кору насыйп була. Хәлле генә яшәгән гаиләгә узган гасырның репрессия шаукымы тими калмый. Әтиләре Мөхәммәтсалих гаиләсен алып Таҗикстанга чыгып китә, үзе шунда вафат булып кала. “Без киткәч, әтиләрнең кунакка йөри торган аты белән кошовкасында колхоз рәисе йөргән”,- дип искә ала Зөбәрҗәт апа. Бераз соңрак гаилә яңадан туган нигезенә кайтып төпләнә.

ХӨСӘЕНОВА ТӘГЪЗИМӘ НУРИӘХМӘТ КЫЗЫ

Тәгъзимә апа Мостафин авылында туып-үсә. Гаиләдәге җиде баланың икенчесе була ул. Әнисе мәктәптә хезмәткәр булып эшли. Сугышка киткән әтисе Нуриәхмәттән бер генә хат килеп кала, балалары ятим үсә. Мәктәп елларында ук колхоз эшенә йөриләр, басуда, фермада эшлиләр. Ашарга ризыгы, кияргә киеме юк чаклар. Азрак үсә төшкәч, урман кисәргә дә йөртәләр. Гомере буе “Петровский” совхозында эшләп, лаеклы ялга чыга. Авылдашы Шәрипҗан белән гаилә корып, дүрт бала үстерәләр. Икесе дә бик тырыш булалар, үз гомерләрендә өч йорт кына төзиләр. Балалары да үзләренә ошап, тырыш булалар.