Менделеевский

Менделеевский муниципальный район Республики Татарстан

Менделе́евский муниципа́льный райо́н (тат. Менделеевск районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — город Менделеевск.

Тырыш хезмәте өчен орден

Корпункт: 

Хезмәт ветераны Нонна Кривилёва туганнары һәм якыннары янәшәсендә 90 яшен билгеләде. – Мин илледән артык хуҗалыгы булган кечкенә Салтыковка авылында тудым, – дип сөйли Нонна Фёдоровна. – Барыбыз да тату яшәдек, бер-беребезгә булыштык. Сугыш безнең җирлеккә дә төзәтмәләр кертте – ирләр фронтка китте, әниләргә ярдәмгә без – балалар һәм үсмерләр килдек. Яз көне үгез җигеп кырларны сукаладык, кыш көне фермаларга салам ташый идек. Шул ук вакытта дустым Лиза белән Бондюгка эшче-яшьләр мәктәбенә йөрергә дә өлгерә идек.

Бабай – безнең горурлык

Корпункт: 

Сугыш ветераннары турындагы тарихларны уку һәрвакыт кызыклы. Алар тәэсирле, йөрәктән чыккан. Безнең алда шундыйларның берсе – батыр бабасы турында оныгы тарафыннан язылганы.

Хәтер яшәгәндә…

Корпункт: 

4 нче мәктәп һәм гимназия яны лагерьларында ял итүчеләр Гражданнар сугышында катнашканнарны искә алдылар. Ел саен «Карповчы» ТИСендә Гөлсинә Заһретдинова җитәкчелегендә буыннар очрашулары, экскурсияләр, «Нефть баклары» мемориал комплекс-каберлеген чистарту оештырыла. – Сез Бөек Ватан сугышы турында беләсез, ә Гражданнар сугышы күпләр өчен таныш түгел, – дип мөрәҗәгать итте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айдар Сәфәргалин. – Шәһәрдә ул турыда искәртеп торучы урын бар.

Редакциядә «Җиңү варислары» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Корпункт: 

Проектта төрле яшьтәге менделеевлылар катнашты. Газетада һәм барлык интернет-чыганакларда 60 тан артык эш урнаштырылды. – Без катнашучыларның барысына да кызыклы фикерләр һәм материаллар өчен рәхмәтле, – дип ассызыклады проект җитәкчесе Лиля Әхмәтҗанова. – Шәһәр һәм район халкының проектны хуплавы куанычлы күренеш. Бу – безнең үсеп килүче буын белән зур эш. Ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина һәм концлагерь тоткыны Михаил Чаговский яшьләрдә Бөек Ватан сугышы темасына үзенчәлекле караш тәрбияләргә кирәклекне билгеләделәр.

С. Гассар ис. Мәдәният сарае «Без киләчәктән " спектаклен күрсәтте

Корпункт: 

"Без киләчәктән" спектакле балалар һәм яшүсмерләр театр коллективларының «Иделкәем »төбәкара смотр-конкурсында Гран-прига лаек булды. Гөлназ Стрелкова җитәкчелегендәге А. Ахунов исемендәге театр төркеменең иҗат коллективы тамашачыларны Бөек Ватан сугышының авыр вакытларына алып барды.

Сугыш язган язмышлар

Корпункт: 

Илебезне кара кайгыга салган, бик күпләрне ятим иткән, яшь кызларны гаиләсез, хатыннарны тол калдырган иң канкойгыч, иң мәрхәмәтсез сугыш тәмамлануга 74 ел була. Шул уңайдан 8 нче май көнне Камай авылында сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган митинг уздырылды.

Һəйкəллəргə юлны онытма!

Корпункт: 

Тойма авылында Бөек Җиӊүнеӊ 74 еллыгын абагышланган «Һəйкəллəргə юлны онытма!» дип исемлəнгəн митинг булды.

Җиңү язы безнең өчен

Корпункт: 

Тойгуҗа авылы җирлегендә Бөек Җиңүгә багышланган митинг узды.Бәйрәм рухындагы халык Бөек ватан сугышында һәлак булган авылдашларга куелган һәйкәл янына җыелышты.

Турай авылында Җиңү бәйрәме

Корпункт: 

Турай авылында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг үткәрелде. Өлкәннәр өчен чара чәй өстәле янында дәвам итте. Кичен яшьләр өчен тематик дискотека үтте.

Сугыш турында спектакль

Корпункт: 

Бәзәкә мәдәният йортының «Елмай» театр коллективы Җиңү көне алдыннан танылган татар язучысы Аяз Гыйләҗевның “Яра” повесте буенча сугыш темасына куелыш тәкъдим итте, – Менделеев яңалыклары газетасы хәбәр ит.