ТАЛАКОВА (ПЕТРОВА) ТАМАРА ВЕССАРИОНОВНА
Мин, Талакова (Петрова) Тамара Вессарионовна 1939 нчы елның 10 мартында Арча районы Сэрдэбаш авылында доньяга килгәнмен. Авылыбыз “Кызыл юл” колхозы булган. Күрше авылларыбыз Сөрде, Сөлтә авыллары . 60 елларда Татарстанда иң беренче булып оешкан “Северный” совхозы. Гаиләбезгә килгәндә, әниебез Антонина белән Вессарион гаиләсендә без 4 бала булганбыз.Әтием сугышның беренче көннәрендә үк сугышка алына. Яралана. Госпитальдә ята. Яралары төзәлгәч , яңадан сугышка китә.Тагын яралана. Башта госпитальдә дәвалана. Соңыннан инде, булырлыгы булмагачтыр инде , өйгэ кайтаралар. Урын өстендә ятты.





