Сугыш балалары

ХАФИЗОВА НӘКЫЯ МӘКЪСҮД КЫЗЫ

Хафизова Нәкыя Мәкъсүд кызы 1939 елның 2нче мартында туа. Оныгы сойлэве буенча: туган авылы Килдебәк класс белем алган. Әби сугыш вакытында бәләкәй булган. Ул вакытта ачлык булган. Ләкин шуңа да карамастаналар күршеләре белән бик тату булганнар. Өйләре мәктәп янында булган, алар шунда кереп бәрәңге алып чыкканнар һәм сыйныфташлары белән бүлешкәннәр. Аларны комсомолга алмаганнар. 7класс белем ала аннары колхозга сыер саварга керэ.Ул вакытта эше бик авыр була. Әбинең әтисе сугышкакиткән. Әби әтисенең сугышка киткәнен хәтерләми. Аның исеме Закиров Мәксүд Закирович.

ХИКМАТУЛЛИНА НУРАНИЯ ГАЛИУЛЛОВНА

Туган көне, ае, елы: 01.01.1937Туган урыны: Саба районы Олы Нырты авылы.

ХӘБИБУЛЛИН ХӘМБӘЛ ШӘРИФҖАН УЛЫ

Хәмбәл Хәбибуллинның әтисе Шәрифҗан Хәбибуллин 1941 елның 26 июнендә Ватан сугышына киткән. Һәм яраланып 1942 елда кайткан. 1943 елда кабат сугышка алынган. Яңадан 1945 елда II группа инвалид булып кайткан. 1953 елда вафат. Хәмбәл абыйның сугыш еллары турында язганнарыннан:

ХӘБИБУЛЛИН ХӘМБӘЛ ШӘРИФҖАН УЛЫ

Хәмбәл Шәрифҗан улы Хәбибуллинның сугыш еллары турында язганнарыннан:

ХӘКИМОВ ХӘМИТ ГӘБДЕЛХӘКИМ УЛЫ

Карашай-Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Мәхмүтов Илһам Назыйм улының бабасы турында язган инша:

ХӘСӘНОВ ХӘНИФ

Сарман авылында туып-үсә ул. 1939 елда аның туган авылыннан унсигез гаиләне вербовка белән Сталинград трактор заводына җибәрәләр. Ала арасында Хәниф абыйның әти – әнисе дә була. 1941 елның май аенда гаиләоләргә өйләренә кайтырга рөхсәт бирәләр. Ул арада сугыш башлана. Кайтуына бер ай булды дигәндә – сугыш башлануының икенче көнендә үк гаилә башлыгын фронтка алалар.

ХӨСНИЕВА АСИЛӘ ХӨСНИ КЫЗЫ

1932 нче елның 10 нчы августында Актаныш районының Чиллек авылында туа. Гаиләдә 11 бала арасыннан иң олысы була.Ләкин барлык балалар да кечкенә вакытта ук төрле авырулардан үлгәннәр, Асилә генә исән кала һәм бүгенге көнгә кадәр исән.Якын тирәдә туганнары булмагач, Асиләгә бик авыр була. Черек бәрәңге, алабута, ат кузгалагы ашап яшәү өчен көрәш алып бара. 19 яшьлек кыз 1949 нчы елда Асбест химлесхозына эшкә урнаша.1951 нче елда Черноарск агач эшкәртү заводына эшкә күчә. 1955-1956 нчы елларда Крупская исемендәге " Сталинуголь" трестында шахтада эшли.

ХӨСНУЛЛИН ФӘРИТ МӨҖӘҺИТ УЛЫ

“1935 елның 25 январендә Ютазы районы Ак-чишмә авылында тудым. Әти- Хөснуллин Мөҗәһит Хөснулла улы сугышка 1941 елның 15 августында китте. Миңа ул вакытта 6 яшь иде. Без 4 бала ятим калдык.

ХӨСНУЛЛИНА ГАСИМА НУХ КЫЗЫ

“Мин сугыш чоры баласы, туганмын 1940 елның 8 маенда Ютазы районы Ташкичү авылында. Әти, Идрисов Нух Ильяс улы 1939 нче елның декабрендә армия хезмәтенә алынганда, мин тумыйча калганмын. Аннан Бөек Ватан сугышы башланган, шулай итеп, мин әтине 1947елны гына күрдем. Ул ярасы авыру булып кайтты. Кайткач озак тормады, үлде. Мин сугыш вакытында сабый бала гына булгач, ниләр булганын хәтерләмим, әмма сугыштан соңгы авырлыкларны бик күп күрдем.

ХӨСӘЕНОВ ӘЗҺӘР МИҢШАЕХ УЛЫ

1941 елда Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә Ворошилов районының (хәзер Сарман районы) Карашай – Саклау авылы ир – атлары фронтка алына. Алар арасында 33 яшьлек Миңшаех Хөсәен улы Хөсәенов та була. Көмәнле хатыны Гайникамал аны үксеп елап озата. 12 августта Хөсәеновларның ир баласы туа, малайга әнисе Әзһәр исеме куша. Ноябрь аенда фронттан Миңшаехнең хәбәрсез югалуы турында хәбәр хатынына килеп ирешә.