Сугышта катнашучылар

БАГАУТДИНОВ МАНСУР АКМАЛОВИЧ

1926 елның 3 февралендә Татарстан АССР Питрәч районы Күн авылында туган. 1943 елда 7нче ОЗМС курсантлар ротасында укып ефрейтер званиясен ала. 1944нче елның сентябреннән радиотелеграфист булып 1нче Белоруссия фронтында сугыша. “Красная Звезда” ордены, “За освобождение Варшавы”, “За взятие Берлина”, “За победу над Германией”, “За боевые Заслуги” медальләре белән бүләкләнә. Җиңүне Берлинда каршы ала. Сугыштан соң 1947нче елның 15 апреленә кадәр Берлинда хезмәт итә. Туган авылына кайтып гаилә кора, 5 бала үстерә. 1977нче елның 17 октябрендә вафат була.

БАРИЕВ НУРГАЛИ БАРИ УЛЫ СОЦИАЛИСТИК ХЕЗМӘТ ГЕРОЕ

1919 елның 1 гыйнварында (хәзерге вакытта Әтнә районы) Югары Көек авылында крестьян гаиләсендә туа. Бариевлар гаиләсе колхозны оештыруда актив катнаша һәм беренче булып аңа керә. 7 сыйныфны тәмамлый. 1938 елда Зөя шәһәрендә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Техник-землеустроитель булып эшли. 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышы ветераны. Демобилизациядән соң өенә тыныч тормышка әйләнеп кайта. Туган районында мелиорация бүлегенең өлкән агрономы булып эшли. 1952 елда "Үрнәк" колхозы рәисе итеп сайлана.

БАРЫЕВ РӘХИМҖАН БАРЫЙ УЛЫ

1920 елның 11 августында Аеш авылында туган, шунда яши. 1940 елда армиягә алына, 1941 елга кадәр Польшада хезмәт итә. Сугыш башлангач фронтка озатыла. Курск дугасында сугыша. Яраланып контузия ала. Харьковта госпитальдә Җиңү көнен каршылый. 1945 елда сугыш беткәч туган авылына кайта. Юбилей медальләре бар. Сержант булып хезмәт итә. Кайткач шофер булып эшли, лаеклы ялга 1980 елда чыга. Тормыш иптәше Зөбәйдә белән 1 малай, 1 кыз устергәннәр.

БАСЫЙРОВ ГАЗИЗҖАН САЕТГАЛ УЛЫ

1926 нче елның 3 маенда Аеш авылында туган, шунда яши. 17 яшендә 1942 елның ноябрь аенда сугышка китә. 4нче Украина, Белоруссия, Чехословакия, Румыния, Польша фронтында сугыша. 282 артиллерия девизиясендә пулеметчы булып хезмәт итә. Хәрби дәрәҗәсе - сержант. Орша янындагы сугышларда "Благодарность" ала. Аннан соң самолетлар төзәтүче, механик, моторист була. Җиңү көнен Польшада каршылый. 1949 елда туган авылына кайта, кабат китеп 1951 елда гына кайта. II дәрәҗә "Бөек Ватан сугышы" ордены, медальләре бар. Сержант булып хезмәт иткән.

БИБАРЦЕВА ТӘСКИРӘ ХӘСӘН КЫЗЫ

Тәскирә Бибарцева тумышы белән Оренбург якларыннан. Шарлык районы Яңа Муса авылында дөньяга килгән. Туган авылында 7 нче сыйныфны тәмамлагач, Казанда өлкә пионер оешмасында эшләүче Мәгъмүрә апасы аны үзе белән алып китә. Тәскирә апа 1936-1939 елларда Казан педогогия училищесында укый. Тырышып белем алуы белән бергә бик теләп физкультура – спорт түгәрәкләренә йөри, комсомолга керә.

БИКМӨХӘММӘТОВ ДУСТМӨХӘММӘТ БИКМӨХӘММӘТ УЛЫ

1913 елның 3 февралендә Аеш авылында туган, шунда яши. 1941 елның 18 августында 28 яшендә сугышка китә. Волхов фронтында сугыша. 4 мәртәбә яралана. Күкрәге, кулбашы, авызы яралана. Соңгысы 1945 елның 17 апрелендә була. Җиңү көнен дә Горький шәһәрендә госпитальдә каршылый. 7 ай ятканнан соң II төркем инвалид булып, 1945 елның 5 сентябрендә туган авылына кайта. Отделение командиры булып сугышкан яугирнең II дәрәҗә "Бөек Ватан сугышы" ордены, медалҗләре бар. Авылда төрле эштә эшли, лаеклы ялга 1973 елны чыга.

БИКТИМЕРОВ САБУР БИКТИМЕР УЛЫ

Биктимеров Сабур Биктимер улы 1926 елның 8 маенда Минзәлә районының Иске Ашпала авылында туган. Сабурны тормыш иркәләми. Җиде яшеннән ул әнисез кала. Сабур,җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң, ветеринария фелдшерлары әзерли торган курсларда укып, үз белгечлеге буенча Минзәлә районында эшли башлый. Ә 17 яше тулгач, ул туган җирен неме илбасарларыннан, аннан япон милитаристларыннан саклауда катнаша. Совет Армиясендә Сабур Биктимер улы 20 ел хезмәт итә. 1963 елда гына ул туган якларга кайта.

БОРНАШ АВЫЛЫННАН ШӘРИФҖАН СӨЛӘЙМАНОВ СУГЫШНЫ ҮЗ КҮЗЛӘРЕ БЕЛӘН КҮРГӘН, МЕҢЛӘГӘН КОРБАННАРНЫҢ ШАҺИТЫ БУЛГАН МӨХТӘРӘМ ВЕТЕРАННАРНЫҢ БЕРСЕ

1942 ел. Сугышның очы-кырые күренми. Шул чорда Шәрифҗан абыйның хәрби хезмәткә алыныр вакыты җитә. Армиягә алынгач, берничә ай күнекмәләр алалар, Барнаул шәһәрендә сугыш кораллары белән эш итәргә өйрәтәләр. Аннан соң ул Калинин фронтына җибәрелә, 37нче укчы дивизиясендә хезмәт итә. Украина, Молдавия, Румыния, Венгрияне дошманнардан азат итүдә катнаша. Сугыша-сугыша Чехославакиягә барып җитә. Шәрифҗан абый Җиңү көнен Прага шәһәрендә каршылый. Туган авылында озак еллар бригадир булып хезмәт итә. Бүгенге көндә Казанда яши.

БОРҺАНОВ ӘГЪЛӘМ БОРҺАН УЛЫ

Чиялектә 1925 елның 15 маенда туа, шунда ялгыз яши. lll группа хезмәт инвалиды. 1943 елның 10 гыйнварында армиягә алына. 173 нче аерым укчы бригадасының 107 нче аерым полкы составында Чунцин, Харбинны саклаша. 1945 елның 9 августыннан 3 октябренә кадәр Япониягә каршы сугышта катнаша. Минометчы. Җиңү бәйрәмен Харбинда каршылый. 1948 елның 8 мартында авылына кайта. "Японияне җиңгән өчен", аннан юбилей медальләре, ll дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Рядовой. Хуҗалыкта 45 ел сарыклар карап, 1985 елның 15 маенда лаеклы ялга чыга.

БОРҺАНОВ ӘХМӘТЗЫЯ БОРҺАН УЛЫ

Иске Бикчәнтәй авылында 1925 елның 25 июлендә дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 15 яшь була. Үсмер малай авылда зурлар белән иңгә-иң куеп, иң авыр эшләргә тартыла. Ә 18 яше тулган айда хәрби хезмәткә чакырыла. Сугышчан-хәрби юлы Ижау, Киров, Смоленск, Белоруссиянең Борисов шәһәрләре аша уза. Фашистик Германияне җиңгәннән соң да тагын 2 ел хәрби хезмәттә була ул. Сугышта катнашкан өчен медальләре бар.