Сугышта катнашучылар

ГАТАУЛЛА МИРЗАҺИТ УЛЫ МИНАЕВ (НИКОЛАЙ ОРЛОВ)!

Гатаулла Мирзаһит улы Минаев (Николай Орлов) 1919 елның 29 декаберендә Зөбәер авылында Мирзаһит һәм Бибиәсма Минаевлар гаиләсендә иң өлкән бала булып дөньяга килә Гатаулла Минаевның әтисе Минһаҗев (Минһаҗетдинов) Мирзаһит Минһаҗетдин улы 6 балалы урта хәлле крестьян булган. 1932 елның 25 апрелендә колхоз оештыру дошманы исемен алып кулга алына, 28 июнь 1932 ел ЖК 58-11м буенча аңа хөкем карары чыгарыла: 2 елга хезмәт белән төзәтү лагерена җибәрелә. Бу хәлдән соң Бибиәсма апа, эзәрлекләүләрдән куркып, балаларын ияртеп, иренең агасы Закиҗан яшәгән Ленинград шәһәренә чыгып китә.

ГАТАУЛЛИН АБДУЛ ГАТАУЛЛА УЛЫ, (1919-1994) (СУГЫШ ВЕТЕРАНЫ)

Гатауллин Абдул Гатаулла улы 1919 елның 4 февралендә Олы Әтнә авылында гади колхозчы гаиләсендә туа. Әтисе Гатау, әнисе Мәрьямбану исемле була. Алар бергә 5 бала тәрбияләп үстерәләр: 2 ул һәм 3 кыз. Абдул гаиләдә олы бала була. Әтисе Гатау киномеханик булып эшли. Киномеханик хезмәтенең барлык нечкәлекләрен тирәнтен үзләштергән Гатау ага бу һөнәрен, улы Абдулга да төшендерә. Аның күңелендә кино сәнгатен үстерү, буыннан-буынга тапшыру теләге бик көчле булган, күрәсең. Шуның белән бергә татар авылында беренчеләрдән булып кино күрсәтә башлау, аның өчен зур горурлык та булгандыр.

ГАТАУЛЛИН ШӘРИФУЛЛА ГАТАУЛЛА УЛЫ

Гатауллин Шәрифулла Гатаулла улы Аның хәрби юлы 1939 елны Совет Армиясе сафларына хезмәткә алынудан башлана. Ватан сугышында ул 1943-44 елларда Прибалтика фронтында телеграфист, разведчик булып катнаша. Смоленск хәрби училищесын тәмамлагач, кече лейтенант Шәрифулла Гатаулла улын I Украина фронтына җибәрәләр. Ул артиллерия взводы командиры булып хезмәт итә. Сугыштан соң яшь буынга тәрбия бирүдә армый-талмый эшли. Ул тынгысыз йөрәкле агитатор, ялкынлы пропагандист, авыл активисты була.

ГАТИН АБДУЛЛА ГАТА УЛЫ

ГАТИН Абдулла Гата улы 1924 елның 25 мартында Әлки районы Татар Төгәлбәе авылында туган. Бөек Ватан сугышы башлангачы туган авылында укытучы булып эшли. 1941 елдан 1946 елның июленә кадәр хәрби хезмәттә була. Туган авылына кайткач 1984 елга кадәр укыту эшен дәвам итә. “Ватан өчен!” китабыннан, 2005 ел.

ГАЯНОВ ФӘХЕРЛАНАМ ФӘХЕРЛЕГАЯН УЛЫ

1915 елның 21 декабрендә Яңа Әлем авылында туа. 1941 елның 21 июнендә хәрби хезмәткә китә. Мәскәү, Иваново юнәлешендә, Калинин фронтында сугыша. Туган якка 1945 елда әйләнеп кайта. Рядовой. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләре белән бүләкләнә. Туган авылында ферма мөдире, бригадир, кладовщик, янгын сүндерүче булып эшли. Хезмәт ветераны. Өч баласы бар.

ГЕРОЙ РЕМ АБЗАЛОВ УЛЫ АПАСТА

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына Советлар Союзы Герое Рем Абзаловның улы Руслан Абзалов та кайткан иде. Ул әтисе турында хатирәләрен яңартты, райондашларга олы рәхмәтен җиткереп, канәгәть булып китте.

ГОМӘРОВ ӘБҮДӘР ГОМӘР УЛЫ

1921 елда Кәзкәй авылында туа. 1940 елның 17 октябрендә хәрби хезмәткә чакырыла. 488 нче артиллерия полкында, 138 нче артиллерия полкында телефонист, 1 нче бүлекчәдә өлкән телефонист була. Җиңү көнен Калининградта каршылый. Сугыштан 1946 елның 25 июнендә кайта. Ефрейтор. Кызыл Йолдыз ордены, Мәскәү оборонасы өчен, Батырлык өчен, "Германияне җиңгән өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә.

ГОСМАНОВ ВАСИЛ ГОСМАН УЛЫ

1926 елның 3 нче мартында Аеш авылында туа, шунда яши. 1943 елның октябрь ахырында 17 яшендә сугышка китә. Украина фронтында, 281 нче зенит артиллерия дивизиясендә хезмәт итә. 1945 елда Җиңү көнен Бендер шәһәрендә каршылый. Сугыш беткәч Польша, Украинада төзекләндерү эшләрендә катнаша. 7 ел хәрби хезмәттә булып, 1950 елның октябрь аенда туган авылына кайта. Ефрейтор булып хезмәт иткән яугирнең юбилей медальләре бар. Авылда 1958 елга кадәр комбайнчы булып эшли. 1958 елдан хат ташучы хезмәтенә алына. 1986 нче елда лаеклы ялга туктый.

ГОСМАНОВ ГАФФАН ГОСМАН УЛЫ

1926 елның 22 июлендә Актаныш районының иске Богады авылында дөньяга килә. 17 яшьлек егет 1943 елның 7 ноябрендә сугышка алына. Көнчыгыш фронтта сугыша. Рядовой Гаффан Бөек Җиңүне Ерак Көнчыгышта каршылый. Бу вакытта ул 183 нче укчылар полкында сугыша. 1950 елның август аенда туган җиренә кайта. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә ул.