Атнинский

Атнинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Расположен на северо-западе Республики Татарстан, граничит с Арским и Высокогорским районами РТ и Моркинским районом Республики Марий Эл. Территория района составляет 681,4 кв.км. Население района составляет 13295 человек.

Нәселебез горурлыгы ул

Корпункт: 

Нурислам бабаем 1908 нче елның 25 нче октябрендә Бахтыяр авылында туган.

Ул безнең горурлыгыбыз

Корпункт: 

Кемгәдер әти, кемгәдер бабай һәм дәү әти булган Гәрәев Хаҗи Гәрәй улы Хәсән күле буенда – японнарга, аннары – ак финнарга, немец илбасарларына каршы сугышып, өлкән лейтенант дәрәҗәсе алып, исән-имин туган якларына - Әтнә районының Дусым авылына әйләнеп кайта. Аны Мәскәүдәге Фрунзе Хәрби академиясенә укырга чакырсалар да, ул китми, авылда төпләнеп кала. Дусымның иң чибәр кызы Өммегөлсемгә өйләнеп, 6 бала үстерәләр. Бабаебыз бик тырыш, эшчән кеше иде, әмма фронтта алган яралары аңа озак яшәргә ирек бирмәде. Ул 56 яшендә үк вафат була.

Әтнә районында Бөтенроссия «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 770 агач усентесе утыртылды.

Корпункт: 

Бөтенроссия «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында агач усентеләре утырту эше оештырылды. Акцияда барлык мәктәпләр дә актив катнашты. Укучылар һәм укытучылар көче белән барлыгы 435 төп нарат һәм 335 карагай усентесе утыртылды.

Әтнә районында «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды

Корпункт: 

“Георгий тасмасы” акциясе дөньяны фашизмнан саклап калу өчен һаләк булганнар истәлегенә дан, ветераннарга карата хөрмәт билгесе, Бөек Җиңүнең горурлыгы һәм фронтка барлык көчләрен биргән кешеләргә рәхмәт хисләрен аңлата. Миллионлаган кешеләр өчен Георгий тасмасы хәтер, буыннар бәйләнеше һәм хәрби дан символы булып тора. Җиңү көне алдыннан әлеге акциягә Олы Әтнә үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә актив кушылдылар, райондашларыбызга тасмалар тараттылар.

Күп орден-медальләр иясе

Корпункт: 

Фазылҗанов Йосыфҗан Фазылҗан улы 1923 елның 17 августында Дусым авылында дөньяга килә. 7 сыйныф белем ала. Сугышчан юлын 1942 елның августында хәрби ант кабул итеп, 79нчы гвардия полкында солдат булып башлый. 1942 елның декабрендә яраланып, госпитальдә дәвалана һәм яңадан сугышка керә. 1944 елның гыйнварында аягы бик нык яралана, дәваланганнан соң туган авылына әйләнеп кайта.

Сез һәрвакыт безнең өчен батырлык, чыдамлык, патриотизм үрнәге...

Корпункт: 

Минем дәүәтием — Свиридов Петр Семенович. Ул 1905 елда туган. Сугыш башлануга Мәскәү шәһәреннән хәрби хезмәткә алына. Дәүәни әнием һәм башка балалар белән Татарстанга, Әтнә районына эвакуацияләнә. Петр бабамның хәбәрсез югалуы турындагы кәгазь 1943 елда Олы Мәңгәр авылына килә. Соңгы хаты Сталинградтан булу сәбәпле, әниләр аны шул тирәдә башын салган дип фаразлый. Әмма соңгы белешмәләр буенча дәүәтиемнең Белоруссия җирендә күмелүе ачыкланды. Петр Свиридовның исеме Татарстанның Хәтер китабына кертелгән. Оныгы Фәридә Филатова.

Ул безнең горурлыгыбыз!

Корпункт: 

Кәримов Абдул Кәрим улы 1919 елда Күәм авылында туа. Күәм авылында мәктәп чорлары уза. Егерме ике яшь тулганчы Бөек Ватан сугышына китә. Батырлыклары өчен "Кызыл йолдыз" ордены һәм башка күп кенә медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан күп кенә яралар алып исән-имин туган авылына кайта. Сугыштан кайткач өйләнеп, ике кыз, бер ул үстерәләр. Төрле җитәкче урыннарда эшли. Олыгайгач өйрәк авыртуы белән вафат була.

Сез - тарихның мәңге җуелмас ядкарьләре!

Корпункт: 

«Туган илне саклап, яу кырында башын салган дәү әтиемә, һәм гомумән, шушы буын әһелләренә рәхмәт әйтеп, башым иям». Абдуллин Зәки Әхмәтзакир улы 1901 (1899) елда Казан шәһәрендә туа. Укытучылар мәктәбе (Учительская школа) ул чорның бик дәрәҗәле уку йорты була, әти шуны тәмамлый. Гражданнар сугышында катнаша, Татбригада составында аны Үзбәкстанда төгәлләп, Казанга кайта, партия мәктәбен тәмамлый. Шул чорда рабфакта укыган әнием Сәхиева Гөлсем Шәрип кызы белән гаилә корып, укытучы хезмәтенә керешәләр.

Нәселебезнең горурлыгы ул

Корпункт: 

Гайнулла бабай белән Нәсимә әби дүрт баласын сугышка озаткан. Алар арасыннан безнең бабаебыз гына сугыштан исән-имин йөреп кайткан. Сугыштан кайткач туган җиренә тугры булып Каенсар авылында төпләнеп кала. 1948 елда гаилә кора. Әбиебез Майшәрәп белән 5 балага - 3 ул һәм 2 кызга гомер бирәләр. Бабаебыз лаеклы ялга чыкканчы алдынгы тракторчы булып эшли.1989 елда дөнья куя. Олы улы да үзе кебек авылда төпләнеп калып тракторчы булып хезмәт иткән. Бабай безнең күңелләрдә җор телле, акыллы, батыр йөрәкле булып кереп калды. Оныгы Зөбәйдә.

Мостафин Гыйлемхан Мостафа улы

Корпункт: 

Мостафин Гыйлемхан Мостафа улы Әтнә районы Бахтияр авылында, 1926 елның 1 гыйнварында, крестьян гаиләсендә 8нче бала булып дөньяга килә.