Атнинский

Атнинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Расположен на северо-западе Республики Татарстан, граничит с Арским и Высокогорским районами РТ и Моркинским районом Республики Марий Эл. Территория района составляет 681,4 кв.км. Население района составляет 13295 человек.

Сугыш чоры баласы Шәмсиева Луиза Әһли кызының истәлекләре

Корпункт: 

Шәмсиева Луиза Әһли кызы - сугыш чоры баласы. 1935нче елда Әтнә районы Күлле-Киме авылында туган. Озак еллар туган авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. “Сугыш сүзен ишетүгә, күз алдына күпме балаларның бәхетенә явызларча кул сузган дәһшәтле көннәр килеп баса”, - ди ул. Балачагы сугыш елларына һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә аның, сугыш башланганда кызга 6 яшь була.

Сибгат Хәким музеенда “Сугыш хатлары” дип исемләнгән музей дәресе үтте.

Корпункт: 

Кулле Киме авылындагы Сибгат Хәким музеенда мәктәп укучылары өчен “Сугыш хатлары” дип исемләнгән музей дәресе үткәрелде. Чарада катнашучылар өчен музейда саклана торган өчпочмаклы солдат хатларыннан күргәзмә оештырылды. Мондый истәлекләр белән яшь буын бик кызыксына. Бер уңайдан почта тарихы белән дә таныштылар. Чара ахырында укучылар үзләре дә хат язып, аны өчпочмаклы итеп төреп карадылар.

Газиз бабай 90 яшен җырлап каршы алды

Корпункт: 

Түбән Бәрәскә авылының мөхтәрәм кешесе, сугыш чоры баласы Газиз бабай Латыйпов 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Газиз бабайың тормыш юлы җиңел генә булмый. 10 яшендә мәктәпне ташлап, ат җигә башлый. Чөнки сугыш вакыты, авылда эшләүче кешеләр җитми. Атын да, сыерын да, үгезне дә җигәргә туры килә аңа. ФЗОда укып, озак еллар Кузбасс шахтасында эшли. Мари урманчылыгында да эшләргә туры килә. Шул вакытта авылда йорт җиткерә. "Хәлимәм генә кыска гомерле, 61 яшендә гүр иясе булды.... Бергәләп 3 бала үстердек.

Әтнә районы Ары авылында “Кырык дүртнең май аенда" дип исемләнгән кино төшерделәр.

Корпункт: 

"Татаркино" студиясе тарафыннан гамәлгә ашырылган «Кырык дүртнең май аенда» киносын төшерү тәмамланды. Ары авылында “Кырык дүртнең май аенда" дип исемләнгән кино төшерделәр .

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан “Әтнә туган якны өйрәнү музее” вакытлы күргәзмә оештырды

Корпункт: 

9 май көнне Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган Олы Әтнә авылы “Туган ягым” мәдәният һәм ял паркында тантаналы чара үтте. Яше - карты, олысы - кечесе, һәр оешма катнашты әлеге чарада, парк шау- гөр килде. Искиткеч концерт, мастер класс, күренешләр һәм күргәзмәләр биләп алды паркны. Бик матур чара булып күңелдә калды. Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз, тормышыбыз имин, барыбыз да сау- сәламәт булыйк.

Бөек Җиңү даны сүрелмәс!

Корпункт: 

Район үзәгенең "Туган ягым" паркында узган быелгы Җиңү бәйрәме елдагыча ихлас һәм дә сагышлы иде.

Кышлау авылында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг узды

Корпункт: 

"Ә безгә җиңү авыр, бик авыр бирелде. Әлеге канкойгыч сугышта җиңү өчен илебез 27 миллионнан артык кешесен югалтты.Ә ятим калган сабыйлар, тол калган хатыннар, ялгыз калган аналар, аларның исәбе бармы? Әлбәттә юк. Инде менә 78 ел буе йомылам - йомылам дигән яралар бу көнне кабат ачыла. Күзләргә яшь тула. Авылыбыздан яу кырына 213 ир-егет чыгып китә. Шуларның 81-е яу кырында ятып калса, 42 - се хәбәрсез югала. 90 кешегә төрле җәрәхәтләр алып булса да исән - имин кайтырга насыйп була. Ләкин, ни кызганыч бүгенгесе көндә аларның берсе дә безнең арабызда калмады.

Балачакнын ачы хатирәсе

Корпункт: 

Сафина Исламия Зариф кызы 1936 елның мартында Әтнә районы Югары Шашы авылында дөньяга килә.

Ары авылында Җиңү бәйрәме узды

Корпункт: 

Хәтер... Бары тик кешеләргә генә хас изге хис. Ул безнең аңда мәңге яши. Яшәп кенә калмый әле, яңадан яңа буын кешеләрен батырлыкларга өнди. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм канкойгыч 1418 көне һәм төне кешелек хәтереннән мәңге чыкмас. Бу көрәштә Ары авылының да 154 намуслы һәм батыр ул - кызлары җирдә тынычлык һәм бәхет өчен гомерләрен биргәннәр. Аларның батырлыклары бүген дә яши һәм яшәячәк...Ары мәдәният йорты каршында узган бәйрәм чарасында аларны минутлык тынлык белән искә алдылар.

Күлле Киме авылында Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан “Алар даны мәңгелек” исеме астында тантаналы чара узды

Корпункт: 

Күлле Киме авылында Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан “Алар даны мәңгелек” исеме астында тантаналы чара узды. Тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары кунак итеп чакырылган иде. Җиңү белән котлау сүзләре, укучылар һәм өлкәннәр чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде. Соңыннан авыл, Җирле үзидарә, мәктәп исеменнән һәйкәлгә чәчәкләр салынды.