Яңалыклар

«Георгий тасмасы» акциясе

Корпункт: 

Рәсәйдә Бөек Җиңү көненә багышланган «Георгий тасмасы» акциясе старт алды. Әтнә үзәк китапханә хезмәткәрләре дә «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды. Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан райондашларыбызга Җиңү символы булган Георгий тасмасын тараттылар. Халык белән аралашып, каһарман райондашларыбызның батырлыклары хакында сөйләделәр.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Гөлүсә Батталова пьесасы буенча «Көндәлек» спектакле куелды

Корпункт: 

Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәният сараенда «Апуш» татар балалар театр студиясе «Көндәлек» спектаклен куйган иде. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан «Апуш» студиясе Әтнәгә кайтты. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан "Апуш" татар балалар театр студиясе куйган «Көндәлек» дип исемләнгән биографик драма тамашачылар арасында зур кызыксыну уятты. Спектакльне кабат-кабат караучылар да күп булды.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган мини – футбол буенча спорт мәктәп беренчелеге үтте

Корпункт: 

Әтнә муниципаль районының яшь спортчылары арасында истәлекле дата – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган мини – футбол буенча спорт мәктәп беренчелеге тәмамланды.

Әлмәттә легендар «Катюша» командиры Барий Йосыповның бюсты пәйда булды

Корпункт: 

Әлмәт картиналар галереясе хәзер полковник Барий Абдулла улы Йосыповның бронза бюсты саклана торган урынга әйләнде. ул БМ-13 реактив артиллериясенең «Катюша» буларак бөтен дөньяга танылган сугышчан машиналарының беренче командирларыннан берсе була.

Хәтер сандыгы бик авыр...

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы вакыйгалары еллар үткән саен ерагайса да, аның кайтавазы безнең гаиләбездә һаман саклана.

Зәйтүнә апа: «Әниемнең бертуган абыйсы Муса Җәлил белән бер легионда булган»

Корпункт: 

Илебезнең, һәр гаиләнең тарих битендә зур урын алган Бөек Җиңү көненең 80 еллыгы якынлаша. Сиксән еллап гомер узса да, ул сугышның ачы җилләре, хатирәләре һаман яңара, эзтабарлар тарафыннан эзләнүләр дәвам итә.

Мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган сугыш чоры балаларын котладылар

Корпункт: 

Еллар узган саен без Бөек Җиңүнең олуг әһәмиятен, рухи дәвамчанлыгын ачыграк аңлый барабыз.

Синсез килгән язлар

Корпункт: 

Җәй уртасы. Урамда шыбыр-шыбыр яңгыр ява. Әле яңа гына бүлмәгә кайтып кереп, тәрәзәгә бәрелешеп уйнаган яңгыр тамчыларын күзәтә-күзәтә уйга чумам. Шул вакыт бүлмәне яңгыратып, үземне сискәндереп телефон шалтырый. Хыялларымны чуалткан бәндәне ачуланасым килеп, телефон трубкасына үреләм. Ә анда дәү әтинең тыйнак кына тавышы ишетелә. - Кызым, исәнме. Син тагын кайчан кайтасың?.. И, Ходаем әле генә яннарыннан киттем, ләбаса. Сабыр булырга тырышып, аңа да шул сүзләрне кабатлыйм. Ә ул исә күңел халәтемне сизгән кебек:

Әлмәт районында Җиңү Көненә багышланган һәйкәлләр яңартылды

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы геройлары хәтеренә багышланган мемориаллар һәм һәйкәлләр Әлмәт районында яңартылды: ✔ Иске Михайловка ✔ Ерак Ивановка ✔ Бута ✔ Чуаш Сиренькино ✔ Кичүчат ✔ Иске Суркино ✔ Әлмәттәге «Мәңгелек ут» мемориаль комплексы ✔ Түбән Мактамадагы «Ватанны саклаучылар» һәйкәле Нәрсә эшләнде? ▫ Язулар торгызылды ▫ Буяу эшләре башкарылды ▫ Коймаларны ремонтладылар ▫ Территорияләрне чистарттылар ▫ Яңарттылар Без бабаларыбызның батырлыгын онытмыйбыз!