Яңалыклар

Сез һәрвакыт безнең өчен батырлык, чыдамлык, патриотизм үрнәге...

Корпункт: 

Минем дәүәтием — Свиридов Петр Семенович. Ул 1905 елда туган. Сугыш башлануга Мәскәү шәһәреннән хәрби хезмәткә алына. Дәүәни әнием һәм башка балалар белән Татарстанга, Әтнә районына эвакуацияләнә. Петр бабамның хәбәрсез югалуы турындагы кәгазь 1943 елда Олы Мәңгәр авылына килә. Соңгы хаты Сталинградтан булу сәбәпле, әниләр аны шул тирәдә башын салган дип фаразлый. Әмма соңгы белешмәләр буенча дәүәтиемнең Белоруссия җирендә күмелүе ачыкланды. Петр Свиридовның исеме Татарстанның Хәтер китабына кертелгән. Оныгы Фәридә Филатова.

Ул безнең горурлыгыбыз!

Корпункт: 

Кәримов Абдул Кәрим улы 1919 елда Күәм авылында туа. Күәм авылында мәктәп чорлары уза. Егерме ике яшь тулганчы Бөек Ватан сугышына китә. Батырлыклары өчен "Кызыл йолдыз" ордены һәм башка күп кенә медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан күп кенә яралар алып исән-имин туган авылына кайта. Сугыштан кайткач өйләнеп, ике кыз, бер ул үстерәләр. Төрле җитәкче урыннарда эшли. Олыгайгач өйрәк авыртуы белән вафат була.

Сез - тарихның мәңге җуелмас ядкарьләре!

Корпункт: 

«Туган илне саклап, яу кырында башын салган дәү әтиемә, һәм гомумән, шушы буын әһелләренә рәхмәт әйтеп, башым иям». Абдуллин Зәки Әхмәтзакир улы 1901 (1899) елда Казан шәһәрендә туа. Укытучылар мәктәбе (Учительская школа) ул чорның бик дәрәҗәле уку йорты була, әти шуны тәмамлый. Гражданнар сугышында катнаша, Татбригада составында аны Үзбәкстанда төгәлләп, Казанга кайта, партия мәктәбен тәмамлый. Шул чорда рабфакта укыган әнием Сәхиева Гөлсем Шәрип кызы белән гаилә корып, укытучы хезмәтенә керешәләр.

Нәселебезнең горурлыгы ул

Корпункт: 

Гайнулла бабай белән Нәсимә әби дүрт баласын сугышка озаткан. Алар арасыннан безнең бабаебыз гына сугыштан исән-имин йөреп кайткан. Сугыштан кайткач туган җиренә тугры булып Каенсар авылында төпләнеп кала. 1948 елда гаилә кора. Әбиебез Майшәрәп белән 5 балага - 3 ул һәм 2 кызга гомер бирәләр. Бабаебыз лаеклы ялга чыкканчы алдынгы тракторчы булып эшли.1989 елда дөнья куя. Олы улы да үзе кебек авылда төпләнеп калып тракторчы булып хезмәт иткән. Бабай безнең күңелләрдә җор телле, акыллы, батыр йөрәкле булып кереп калды. Оныгы Зөбәйдә.

Алар илгә Җиңү алып кайттылар

Корпункт: 

“Илебезгә кайгы - хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга бик күп вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан - ел сирәгәя бара.Бу сугыш һәр гаиләгә кагылды, илебездә беркемне дә урап үтмәде. Тыныч тормышта яшәп яткан халкыбызга бетмәс кайгы-хәсрәт, илебезгә олы җимереклекләр, зур югалтулар алып килде.

Тыл ветераннары очрашу

Корпункт: 

Бикасаз авылында бөек җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан тыл ветераннары белән очрашу уздырылды. Авылыбызның тылда олы хезмәт күрсәткән Валиева Хәлимә апа, Сәлимгәрәев Гамбәр абый шул чордагы авырлыкларны, балалар белән берсеннән-берсе авыр хезмәтләр башкаруларын бәйнә-бәйнә сөйләп, үткәннәрен яңарттылар. Бүгенге буын мондый авырлыкларга тап булмасыннар иде дигән теләктә, без таралыштык. МБУ “РДК”

Мостафин Гыйлемхан Мостафа улы

Корпункт: 

Мостафин Гыйлемхан Мостафа улы Әтнә районы Бахтияр авылында, 1926 елның 1 гыйнварында, крестьян гаиләсендә 8нче бала булып дөньяга килә.

Абдуллин Габделхәй Зарифулла

Корпункт: 

Абдуллин Габделхәй Зарифулла улы 1917 нче елның 11 нче февралендә Сарман районы Тарлау авылында туа. Балачагы туган авылында үтә. Тик үсмер вакыты бик авыр елларга туры килә. 1931 нче елның августында, кулак дип, меңләгән милләттәшебезне Себергә сөрәләр, иң иманлы, затлы, хәлле татарларны, гаиләләре белән сайлап алып, Магнитка төзелешенә озаталар. Сөргеннең кара исемлегенә һәр районнан, һәр авылдан диярлек муллалар, укытучылар, укымышлылар, хакимияткә карата үз фикерле кешеләр эләгә. Габделхәйнең әтисе Зарифулла да шушы кара исемлеккә керә.

Закирҗанов Ахунҗан Закирҗан улы (1924 - 2002)

Корпункт: 

Мин бабам белән горурланам!

КОМАРОВ ГЕОРГИЙ ГЕРАСИМ УЛЫ

Корпункт: 

1926 елның 5 июнендә Татарстанның Әлмәт районы Васильевка авылында туган. Мордвин, крестьян гаиләсеннән. Бөек Ватан сугышында 1943 елның августынан 1945 елның сентябренә кадәр Тын океан флоты крейсерында матрос булып сугыша. Япония белән сугышта катнаша. Сугыштагы батырлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Японияне Җиңгән өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң 1955-1986 елларда «Татнефть» системасында эшли. Әлмәт районы Васильевка авылында яшәгән. МБУ «ЦСМ» АМР Фото: fotohroniki.ru