Яңалыклар

Әхмәдиев Закир Әхмәди улы (1904 –1982)

Корпункт: 

1941 елның 28 августында алынган. 1943 елның августында Торжок шәһәренә җибәргәннәр. 36нчы Себер Гвардия полкының 96нчы дивизиясендә пулеметчы булып хезмәт итә.1945 елда кайткан. “Знамя” колхозында эшләгән.1982 елда вафат.

Миннәхмәтов Хәсән Миңлеәхмәт улы 2.1908 –1985

Корпункт: 

1942 елның гыйнваренда сугышка алынган. 996 укчы полк составында сугышларда катнашып, 1942 елның августында каты яраланган, 1103 номерлы хастаханәдә өч ай дәваланганнан соң, 553 укчы полк составында кабат сугышларда катнашкан һәм 1943 елның апрелендә кабат яраланган. 1945 елда кайткан.“Ярыш” колхозында эшләгән.1985 елда вафат.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга дистә елдан артык вакыт үтеп бара.

Корпункт: 

Дәһшәтле сугышта катнашкан ветераннарыбызның саны елдан -ел кими, алар белән бергә сугыш хатирәләре дә саега. Бүген инде канкойгыч еллар турында Җиңү бәйрәме һәм һәйкәлләребез генә искә төшереп тора.

1941 елның сентябре Ленинградта бик салкын була

Корпункт: 

1941 елның 8 сентябрендә шәһәр тирәли дошман боҗрасы йомыла һәм 872 көнлек блокада башлана, йөз меңнәрчә халык һәлак була. Петербургның баш синоптигы Александр Колесов сүзләренчә, блокада аномаль салкын һава торышы белән башланып китә. 8 сентябрьгә каршы төндә температура +7,2 °C ка кадәр төшә, көндез һава бары тик +13,9 °C ка кадәр генә җылына,уртача тәүлек күрсәткече +9,4 °C тәшкил итә. Бу күрсәткеч метеокүзәтүләр чорында сентябрьнең иң салкын көннәре исәбенә керә. Иң түбән түбән температура (-0,6 °C) 24 сентябрьдә була.

Укытырга, сакларга һәм ашатырга: Бөек Ватан сугышы елларында мәктәпләр ничек эшләде

Корпункт: 

1941-1945 еллар илебез өчен бик катлаулы чор була. Сугыш гадәти тормышны тамырдан үзгәртә. Күп кенә мәктәпләр җимерелә яки ябыла, калганнарында дәреслекләр, дәфтәрләр, кара, хәтта сыйныфларны җылыту өчен утын да җитми. Укытучылар фронтка китә, ә балаларга эшләргә һәм фронтка ярдәм итәргә туры килә.Әмма, шуңа да карамастан, укулар дәвам итә: җимерелгән мәктәпләрне сугыш беткәнче үк торгызалар, аларда педагогик югары уку йортлары студентлары укыта, балалар өчен дәреслекләр генә түгел, файдалы әсбаплар да чыгаралар.

Бөек Ватан сугышы елларында мәктәп кирәк-яраклары

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы елларында укучылар түгелми торган кара савытлар кулланганнар. Мондый кара савыты ябылмаган, аны букча янында, ата- аналар теккән тыгыз тукымадан махсус капчыкта йөрткәннәр. Мондый савытның төп хәйләсе шунда иде: аның бугазы конуссыман чокыр эченә төбәлгән иде.Әгәр шәкерт ялгыш кына аны аударып ташласа, кара агып чыкмаган. Фотода Х.Х.Әхмәтшин исемендәге авыл тарихы муззееның фондларында саклана торган кара савыты. Төзеде: Х.Х.Әхмәтшин исемендәге авыл тарихы муззее

Шәүкәт Габделсалих улы Низамов

Корпункт: 

Шәүкәт Габделсалих улы Низамов 1915 елда Беренчемай районы Иске Багряҗ -Елховой авылында туа.

Низамов Әбелгата Ярулла улы

Корпункт: 

Низамов Әбелгата Ярулла улы 1894 нче елда Беренчемай районы Иске багряҗ- Елховой авылында туган. 1920 нче елда авылдашы Дөләвкәр Илалетдин кызы белән гаилә корып җибәрә, ә инде 1921 нче ачлык елны аларның беренче балалары, Зөхрә туа. Әбелгата Ярулла улы Елховой авыл базарында вак – төяк эйберләр сату белән шөгелләнә. Ә 30 нчы елларда гаиләсен туйдырыр өчен Якутиянең алтын присскасына эшкә китә.Ул вакытта инде аларның биш балалары була.

102 яшьлек ак әби

Корпункт: 

Яңа Нәдер авылында яшәүче Дәрига апа Якупова үзенең 102 яшен бәйрәм итте! Тыл хезмәтчәне, колхозчы, биш кыз һәм бер малай тәрбияләүче, бәйләү остасы, актив тормыш алып баручыул. 102 яшьтә дә эшсез тормый: ✔ Иртән торып бакчага чыга ✔ Түтәлләрне утап керә ✔ Кулынан килгәнчә бәйли, паласлар ясый ✔ Газеталарны күзлексез укый

Әлмәттә тыл хезмәтчәне Миңсафа Харрасованы гасырлык юбилее белән котладылар

Корпункт: 

Бүген тыл хезмәтчәне Миңсафа Сираевна Харрасова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны мөһим дата белән котларга, тирән рәхмәт һәм ихтирам белдерергә район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова, ӘМР социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев һ.б.килде. Миңсафа Сираевна 1925 елда Азнакай районында туа. Аның яшьлегенә Бөек Ватан сугышының кырыс чоры туры килә. Мәктәпне бетерү белән, ул, бер дә уйлап тормыйча колхозда төрле бурычларны үти башлый: учеттан алып авыр авыл хуҗалыгы эшләренә кадәр.