Яңалыклар

Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына багышланган «Герой булу» Республика патриотик форумында Әтнә районы укучылары катнашты

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына багышланган «Герой булу» Республика патриотик форумында Бәрәскә урта гомуми белем мәктәбеннән Сибагатуллин Искандәр, Сагдиев Ильяс, Олы Мәңгәр төп гомуми белем мәктәбеннән Филатов Айбулат һәм Бәрәскә урта гомуми белем мәктәбе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Багавиева Зәлинә Маратовналар катнашты. Форум тантаналы рәвештә РФ һәм РТ гимны белән башланып китте, махсус хәрби операциядә катнашучылар, Әфганстан сугышы ветераннары белән очрашулар булды.

“Җиңү язы” килде

Корпункт: 

Әтнә районы мәктәпләре укучылары өчен Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан районыбыз китапханәчеләре Әтнә районының сугыш чорындагы тормышын чагылдырган “Җиңү язы” дип исемләнгән патриотик кичә үткәрделәр. Чарада китапханәчеләр башкаруында күңелгә үтеп керерлек шигырьләр һәм проза әсәрләреннән өзекләр, патриотик җырлар яңгырады, хәрби тематикага биюләр башкарылды. Театральләштерелгән күренеш тамашачыларны сугыш елларына кайтарган кебек булды.

Без күргәнне беркем күрмәсен

Корпункт: 

Бәхтияр авылында Илдар һәм Сәвия Сафиуллиннар тәрбиясендә гомер кичерүче Флера Нигъмәтҗан кызына Бөек Җиңү бәйрәме көннәрендә 95 яшь тулды.

Сугыш чоры баласы Шәмсенур Садыкова 90 яшьлек юбилеен каршылады

Корпункт: 

Балачагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән, яшьлеге урман кисү кебек авыр хезмәт белән үткән Шәмсенур апа тумышы белән Арча районы Иске Кишет авылыннан. Хәер, ул туып-үскән чорларда да, хәзер дә Әтнә белән тыгыз бәйләнештә була инде ул авыллар. Колхозлары гына аерым булгандыр. Иске Кишеттән Иске Мәңгәргә килен булып төшкән Шәмсенурның да хезмәт сөючәнлеген бик тиз күреп алалар. Башкалар кебек үк, хезмәттә дә сынатмый ул, гаиләсен дә алып бара.

Ханипов Миннехан Миннегол улы

Корпункт: 

1943 -05.1947нче елга кадәр шәһәрне янгыннан саклаубуенча хезмәт иткән, укчы.Ярыш” колхозында комбайнер булып эшләгән. “Татарстанның атказанган комбанер” исеменә лаек булган.1989 елда вафат.

Тәхаутдинов Фахразетдин Тәхаутдин улы

Корпункт: 

1941 елның 23 июнендә сугышка алына. Хәрби өйрәнүләр узганнан соң, 1942 елның 25 августыннан алып Фахразетдин 327 укчы дивизиянең 1006 укчы полкы сафларында Ленинград фронтындагы бәрелешләрдә катнашкан. 1943 елның 25 гыйнварында Синявино станциясе өчен барган сугышта Фахразетдин авыр яраланган һәм 1943 елның июленә кадәр Свердловск өлкәсе Серов шәһәрендәге госпителдә яткан. Савыкканнан соң, шул ук Ленинград фронтына караган 792 артиллерия полкы сафларында сугышларда була һәм 1943 елның 15 августында икенче тапкыр яралана.

"Сагындыра туган яклар..." (Якташыбыз Муллахаҗи Закировка 101 яшь тула)

Корпункт: 

Чабаксар хакимияте пресс-хезмәте хәбәр итүенчә, бу шәһәрдә яшәүче якташыбыз Муллахаҗи Закировка тиздән 101 яшь тула. Аның белән абыйсының кызы – Әлфия ханым Закирова-Галиәхмәтова һәм бертуганының оныгы Рәфыйк улы Рәис аша таныштык.

Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераны Миңниса Сабирова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Корпункт: 

Миңниса Мифтах кызы Сабирова үзенең һөнәри эшчәнлеген хисапчы булыпбашлый. Әмма тормыш үз төзәтмәләрен кертә: 1943 елда, нибары 18 яшендә, ул фронтка алына. 1945 елның маенда көтеп алынган Җиңү вакытында Миңниса Мифтах кызына 20 яшь тула. Сугыш тәмамланганнан соң ул өенә кайта, бухгалтерлык курсларын тәмамлап белем ала һәм күп еллар бухгалтер һәм ревизор булып эшли.

Разведчик Мохибулла бабай

Корпункт: 

Безнен бабай Мохибулла 1919 елда Элмэт районы Тубэн Абдул авылында дэньяга килэ. Аз сузле, тыйнак, бик талантлы ир-егет булган ул: искиткеч монлы итеп жырлаган рэсем ясаган, балта остасы булган.Тирэ-якка бер аучы дип тэ ишеткэнем бар.Аучылыгынын сэбэбен мин сонрак анладым-бабам Боек Ватан сугышында разведчик булган икэн бит.