Дан битләре

Республика Татарстан – малая Родина героев, совершивших подвиги в годыв Великой Отечественной войны 1941-1945 гг. и отмеченных высшими наградами нашей страны.
Удостоены звания Героя Советского Союза – 351 человек, в том числе – 186 отважных героев-земляков и 165 героев, чьи судьбы тесно связаны с Республикой (жили, учились, работали, уходили на фронт).
Удостоены звания полный кавалер ордена Славы – 50 человек, в том числе – 48 героев-земляков и 2 героя, чьи судьбы тесно связаны с Республикой.
Жизнь и подвиги героев – пример служения Родине и своему народу.

АЙТКУЛОВ СӘЛИМ НИГЪМӘТ УЛЫ

АЙТКУЛОВ Сәлим Нигъмәт улы (10.1.1913, Казакъстан Республикасы Урал өлкәсенең хәзерге Җангали районы Мухор поселогы - 24.4.1975, Уральск шәһәре), Советлар Союзы Герое (17.10.1943), кече лейтенант (1945). 1930 елдан Уральскида заводта эшли. 1941 нең июленнән Кызыл Армиядә, сентябрьдән Бөек Ватан сугышы фронтларында. 60 нчы армиянең 75 нче гвардия укчылар дивизиясендә 231 нче гвардия укчылар полкы автоматчысы.

АКТУГАНОВ МӘХМҮТ САФА УЛЫ

АКТУГАНОВ Мәхмүт Сафа улы (25.12.1924, Башкортстан АССРның Мишкә районы Яңа Сәфәр авылы - 25.1.1971, Ленинград шәһәре), Советлар Союзы Герое (15.1.1944), майор (1969). 1942 елның августыннан Кызыл Армиядә; сентябрьдән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 61 нче армиянең 77 нче укчылар дивизиясе 221 нче укчылар полкында танкка каршы атучы мылтыкны төзәүче. Үзәк, Көнбатыш, 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Украина, Белоруссия, Польшаны азат итү сугышларында катнаша.

АКҖЕГЕТОВ (АКЪЕГЕТОВ) АЗИЗ (ГАЗИЗ) ХАРЬЯС УЛЫ

АКҖЕГЕТОВ (Акъегетов) Азиз (Газиз) Харьяс улы (ноябрь, 1917, хәзерге Пенза өлкәсенең Каменск районы Мөчәләй авылы - 3.1.1944), Советлар Союзы Герое (29.10.1943), өлкән сержант (1943). 1938 елдан Кызыл Армиядә. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 38 нче армиянең 180 нче укчылар дивизиясе 21 нче укчылар полкының пулемёт отделениесе командиры. Көньяк-Көнбатыш, Сталинград, Брянск, Воронеж фронтлары гаскәрләре составында Киев оборонасы операциясендә (1941), Сталинград (1942-43) һәм Курск (1943) сугышларында, Украинаны азат итүдә катнаша.

АЛИМОВ ЗАРИФ ЗАКИР УЛЫ

АЛИМОВ Зариф Закир улы (1921, хәзерге Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылы - 31.1.1945, Венгрия), Советлар Союзы Герое (24.3.1945, вафатыннан соң), лейтенант (1942). 1940 елдан Кызыл Армия сафларында. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, автоматчылар взводы командиры (23 нче танк корпусының 56 нчы мотоукчылар бригадасы). 2 нче һәм 3 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Украина, Румыния, Венгрияне азат итү сугышларында катнаша. 1944 нең 2-3 сентябрендә Венгриянең Онешти шәһәре тирәсендә барган сугышта батырлык күрсәтә. Балатон күле янындагы сугышта һәлак була.

АЛТЫНОВ НИКОЛАЙ НИКОЛАЕВИЧ

АЛТЫНОВ Николай Николаевич (10.2.1924, Арча кантоны Осок-Ковали авылы - 1997, Казан), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), старшина (1944). 1942 елның августыннан Кызыл Армиядә, 1943 нең июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, танк йөртүче (2 нче гв. танк армиясенең 1 нче механикалаштырылган корпусы 219 нчы танк бригадасы). Үзәк, 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Белоруссияне, Польшаны азат итү сугышларында, Берлин операциясендә катнаша. 1945 нең 21гыйнварында Кройц (хәзерге Кшиз, Польша) шәһәре өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. 1947 дән запаста.

АЛЬБЕТКОВ ВЕНИАМИН (ИБНӘМИН) ВӘЛИ УЛЫ

АЛЬБЕТКОВ Вениамин (Ибнәмин) Вәли улы (1.5.1917, Үзбәкстанның Әндиҗан шәһәре - 17.4.1984, Мәскәү), Советлар Союзы Герое (17.10.1943), полковник (1959). 1939 елдан Кызыл Армиядә. Ярославль хәрби пехота училщесен (1941), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (1948, Мәскәү) тәмамлый. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, батальон командиры (121 нче укчы дивизиянең 383 нче укчы полкы). Үзәк, Воронеж, 1 нче һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Харьковка һөҗүм операциясендә (1942), Курск сугышында (1943), Украина, Польша, Чехословакияне азат итүдә катнаша.

АРЖАНОВ НИКОЛАЙ НИКОЛАЕВИЧ

АРЖА`НОВ Николай Николаевич (10.3.1913, хәзерге Кострома өлкәсенең Кологривск районы Вокшево авылы - 7.2.1976, Казан), Советлар Союзы Герое (1.5.1957), очучы-сынаучы. ВЛКСМның Кологрив райкомында, аннан соң Казан авиация заводында эшли. 1937 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, Казанның 124 нче авиация заводында очыш-сынау станциясенең әйдәп баручы инженеры, башлыгы булып эшли. 1941 дән Казанның 22 нче авиация заводында: очыш-сынау станциясе башлыгы, очучы-сынаучы (1944 тән), инженер (1964 тән). Беренче серияле Ту-4, Ту-16, Ту-22, Пе-2 бомбардировщикларын очышта сыный.

АРСЛАНОВ (АРАСЛАНОВ) ГАФИЯТУЛЛА ШАҺИМӘРДӘН УЛЫ

АРСЛАНОВ (Арасланов) Гафиятулла Шаһимәрдән улы (20.9.1915, хәзерге Башкортстан Республикасының Күмертау районы Икенче Кинҗәбозау авылы - 5.1.1945), Советлар Союзы Герое (7.4.1940), майор (1945). 1937 елдан Совет Армиясендә. Совет-фин сугышында (1939-40) катнаша, 13 нче армиянең 97 нче укчы дивизиясе 136 нчы укчы полкында танк укчы-радисты була. Төньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләре составында 1940 ел башында һөҗүм операциясендә катнаша, Маннергейм линиясен өзгәндә батырлык күрсәтә. Ульянов танк училищесен тәмамлый (1941).

АСКИН ГАЙФЕТДИН ГАФИЯТУЛЛА УЛЫ

АСКИН Гайфетдин Гафиятулла улы (10.10.1924, хәзерге Башкортстан Республикасының Нуриман районы Чураш авылы), Советлар Союзы Герое (27.6.1945), гвардия сержанты (1945). 1941 нең гыйнварыннан 1942 нең июленә кадәр Уфа нефть эшкәртү заводында оператор ярдәмчесе булып эшли. 1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 43 нче гвардия артиллерия полкында тупчылар командиры (5 нче гв. армиясенең 15 нче гв. укчы дивизиясе).

АФАНАСЬЕВ АЛЕКСАНДР ПЕТРОВИЧ

АФАНАСЬЕВ Александр Петрович (25.7.1920, хәзерге Югары Ослан районы Түбән Ослан авылы - 25.7.1944, Польша), Советлар Союзы Герое (24.3.1945, вафатыннан соң), өлкән лейтенант (1944). 1938 елдан Кызыл Армиядә. Ленинград танк училищесен тәмамлый (1940). 1941 нең октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, танк ротасы командиры (2 нче танк армиясенең 3 нче танк корпусы 51 нче танк бригадасы). 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Украина, Белоруссия, Польшаны азат итү сугышларында катнаша.