БӘДРЕТДИНОВ МИҢНУЛЛА БӘДРЕТДИН УЛЫ
БӘДРЕТДИНОВ Миңнулла Бәдретдин улы (1901, хәзерге Башкортстан Республикасының Тәтешле районы Чургылды авылы - 29.9.1943), Советлар Союзы Герое (19.3.1944, вафатыннан соң), сержант (1943). Гражданнар сугышында катнаша. 1941 елга кадәр туган авылында колхозда эшли. 1941 елдан Кызыл Армиядә. 1941 нең декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 78 нче гвардия укчы полкы укчысы (6 нчы армиянең 25 нче гвардия укчы дивизиясе). Көньяк-Көнбатыш һәм Воронеж фронтлары гаскәрләре составында Харьковны саклауда (1942), Украинаны азат итүдә катнаша.