Дан битләре

Республика Татарстан – малая Родина героев, совершивших подвиги в годыв Великой Отечественной войны 1941-1945 гг. и отмеченных высшими наградами нашей страны.
Удостоены звания Героя Советского Союза – 351 человек, в том числе – 186 отважных героев-земляков и 165 героев, чьи судьбы тесно связаны с Республикой (жили, учились, работали, уходили на фронт).
Удостоены звания полный кавалер ордена Славы – 50 человек, в том числе – 48 героев-земляков и 2 героя, чьи судьбы тесно связаны с Республикой.
Жизнь и подвиги героев – пример служения Родине и своему народу.

АФАНАСЬЕВ КУЗЬМА КИРИЛЛОВИЧ (1917-1966)

АФАНАСЬЕВ Кузьма Кириллович (1917, хәзерге Әлки районы Иске Тумба авылы - 20.12.1966, шунда ук), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), сержант (1944). 1939 елдан Кызыл Армиядә. 1941 нең сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 795 нче укчылар полкының пулемёт отделениесе командиры (53 нче армиянең 228 нче укчылар дивизиясе). Төньяк-Көнбатыш, Резерв, Дала һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Украина, Молдавия, Румыния, Венгрия, Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша.

АХМАНОВ АЛЕКСЕЙ ОСИПОВИЧ

АХМАНОВ Алексей Осипович (9.3.1897, Казан губернасы, Казан өязе Алат авылы - 17.11.1949, Минск), генерал-лейтенант (1941), Советлар Союзы Герое (18.4.1945). Казан пехота курсларын (1920), Эшче-Крәстиян Кызыл Армиясен механикалаштыру һәм моторлаштыру хәрби академиясен (1935), Химик саклану хәрби академиясен (1938, Мәскәү), К.Е.Ворошилов исем. Югары хәрби академияне (1948, Мәскәү) тәмамлый. Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. 1918 елдан Кызыл Армиядә: Гражданнар сугышында Юденич, Деникин армияләренә каршы сугыша.

АШИРБӘКОВ ӘХМӘТРӘШИТ РӘШИТ УЛЫ

АШИРБӘКОВ Әхмәтрәшит Рәшит улы (1914, хәзерге Төмән өлкәсенең Төмән районы Турай авылы - 28.1.1944, Украина ССР, Бердичев шәһәре), Советлар Союзы Герое (17.11.1943), рядовой. Бөек Ватан сугышына кадәр тракторчы булып эшли. 1941 елның июленнән Кызыл Армиядә, 1942 нең августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 737 нче аерым кабельле элемтә ротасында линияләр караучы (3 нче гв. танк армиясе). Брянск, Үзәк, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Украинаны азат итүдә катнаша.

БАГДАНОВ ХӘМЗӘ СӘЛИМ УЛЫ

БАГДАНОВ Хәмзә Сәлим улы (15.11.1904, Сембер губернасы, Сөнгәләй өязе Зөябаш авылы - 24.6.1988, Ленинград өлкәсе Приозёрск шәһәре), Советлар Союзы Герое (31.5.1945), полковник (1945). 1923 елдан Кызыл Армиядә. Ульянов пехота мәктәбен (1926), Ленинград танк гаскәрләре курсын (1929), М.В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (1939, Мәскәү) тәмамлый. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче гвардия танк армиясенең 6 нчы гвардия танк корпусы 22 нче гвардия мотоукчылар бригадасы командиры.

БАЙМОРЗИН ГАЯЗ ИСЛАМЕТДИН УЛЫ

БАЙМОРЗИН Гаяз Исламетдин улы (1.1.1913, хәзерге Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районы Галикәй авылы - 7.5.1948, Умань, Украина Республикасы), Советлар Союзы Герое (5.11.1944), майор (1944). Белорецк металлургия техникумында укый. 1936 елдан Кызыл Армиядә. Энгельс хәрби авиация мәктәбен тәмамлый (1940). 1942 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 4 нче гвардия авиация дивизиясенең 13 нче гвардия авиация полкында эскадрилья командиры урынбасары. 1944 нең октябренә 220 сугышчан очыш ясый. Сугыштан соң Хәрби Һава Көчләрендә командирлык вазифаларын башкара. Авиация һәлакәтендә үлә.

БАЛЯЕВ АСЫМ АЙЗАТУЛЛА УЛЫ (АЛЕКСЕЙ АНДРЕЕВИЧ)

БАЛЯЕВ Асым Айзатулла улы (Алексей Андреевич) (15.8.1923, хәзерге Мордва Республикасының Ләмберә районы Пензятка авылы - 25.9.1983, Мәскәү өлкәсе Ногинск шәһәре). Советлар Союзы Герое (19.3.1944), гвардия рядовое. Сугышка кадәр «Волгострой» (Калинин өлкәсе) оешмасында эшли. 1941 елдан Кызыл Армиядә, Бөек Ватан сугышы фронтларында; 78 нче гвардия укчылар полкы укчысы. Көньяк-көнбатыш фронты гаскәрләре составында 1943 елның 26 сентябрендә Днепропетровск өлкәсенең Солонянский районы Войсковый авылы янында беренчеләрдән булып Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә.

БАТАЛОВ ФЁДОР АЛЕКСЕЕВИЧ

БАТАЛОВ Фёдор Алексеевич (11.9.1900, Казан - 1941), Советлар Союзы Герое (9.8.1941), майор (1941, август). 1918 елдан Кызыл Армиядә. Казанда хәрби мәктәпне (1929), Мәскәүдә «Выстрел» югары командирлар курсын (1939) тәмамлый. Гражданнар (1918-20) һәм совет-фин (1939-40) сугышларында катнаша. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 21 нче армиянең 154 нче укчы дивизиясе 437 нче укчы полкының батальон, полк командиры. 21 нче армия дивизияләре 1941 нең 13 июлендә контрһөҗүмгә ташлана, Жлобин һәм Рогачёв шәһәрләрен, берничә авылны (Белоруссия ССРның Гомель өлкәсе) азат итә.

БАТЫРШИН ГЫЙЛЬФАН ӘБҮБӘКЕР УЛЫ

БАТЫРШИН Гыйльфан Әбүбәкер улы (1914, Харьков губернасы, Голубовка бистәсе, хәзерге Украина Республикасы Кировск шәһәре, - 11.12.1947), Советлар Союзы Герое (25.10.1938), майор (1945). Лисичанск тау сәнәгате техникумын (Ворошиловград өлкәсе), кече командирлар мәктәбен (1936), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (1941, Мәскәү) тәмамлый. 1931-32 елларда «Пишмаш» заводында (Казан) эшли. 1936 дан Кызыл Армиядә.

БАШКИРОВ ИВАН СЕРГЕЕВИЧ

БАШКИРОВ Иван Сергеевич (1926, Мамадыш кантоны, хәзерге Саба районы Завод-Нырты авылы - 5.2.1945, Польша), Советлар Союзы Герое (27.2.1945, һәлак булганнан соң), сержант (1944). 1943 елдан Кызыл Армиядә. 1944 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 47 нче армиянең 143 нче укчы дивизиясе 487 нче укчы полкында пулемётчы. 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Белоруссияне һәм Польшаны азат итүдә катнаша. 1945 нең 15 гыйнварында Летьоново шәһәре (Польша) янында Висла елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә.

БАҺАВЕТДИНОВ ГЫЙЛЬМИ ӘБЛӘЗ УЛЫ

(1923, ТАССРның Бөгелмә кантоны Сарабиккол авылы - 19.3.1945, Польша), Советлар Союзы Герое (24.3.1945, вафатыннан соң), сержант (1944). 1942 елдан Кызыл Армиядә. Шул ук елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 21 нче армиянең 381 нче укчы дивизиясе 1259 нчы укчы полкында пулемётчы.