Яңалыклар

Блокададагы Ленинград турындагы фактлар. Тарихыбызның мөһим һәм фаҗигале битләре.

Корпункт: 

Нюрнберг процессында блокада корбаннарының рәсми саны әйтелде: 630 мең. Әмма бу сан күп кенә тарихчылар тарафыннан бәхәсләштерелә, алар сүзләренчә корбаннар саны 1,5 млн кешедән артып китә. Иң күп кеше – 250 меңнән артык-беренче блокада кышында үлгән. Шуннан соң үлүчеләр саны кимегән, иң хәлсезләре-картлар, балалар, авырулар үлгән. Блокада вакытында хатын – кызлар тотрыклырак булып чыккан: Ленинградта бу чорда үлгән һәр 100 кешенең 63е ир-атка туры килгән, бары тик 37се генә хатын-кызга туры килгән.(мәгъглүмәт интернет чыганакларыннан тәрҗемә ителде)

Блокададагы Ленинград турындагы фактлар. Тарихыбызның мөһим һәм фаҗигале битләре.

Корпункт: 

Шунысы кызык, блокада вакытында, массакүләм ачлыкның башка күп кенә очракларыннан аермалы буларак, шәһәрдә гигиена, әлбәттә, суүткәргеч, канализация һәм җылытуның тулысынча диярлек булмавы аркасында нормаль дәрәҗәдән күпкә түбәнрәк булуга карамастан, бернинди эре эпидемияләр булмаган. Әлбәттә, эпидемияләрне булдырмый калуга 1941-1942 елларның кырыс кыш та ярдәм иткән. Шуның белән бергә тикшеренүчеләр каравы буенча монын өчен хакимият һәм медицина хезмәте тарафыннан кабул ителгән нәтиҗәле профилактик чараларда зур роль уйнаган.(мәгъглүмәт интернет чыганакларыннан тәрҗемә ителде)

Блокададагы Ленинград турындагы фактлар. Тарихыбызның мөһим һәм фаҗигале битләре.

Корпункт: 

1943 елда Ленинградта иң кыйммәтле товарларның берсе мәчеләр була. Билгеле булганча, барлык мәчеләрне диярлек ашаганнар, һәм шәһәрдә күселәр таралган. Блокаданы өзгәннән соң, апрельдә Ленсовет председателе имзасы белән "Ярославль өлкәсеннән дүрт вагон төтенле мәче чыгарырга һәм Ленинградка китерергә" дигән карар чыгарыла (төтенлеләр иң яхшы күсе аулаучылар дип саналган). Ул вакыттагы шаһитлар мәчеләрне шундук эләктереп алганнарын, алар

Блокададагы Ленинград турындагы фактлар. Тарихыбызның мөһим һәм фаҗигале битләре.

Корпункт: 

Ленинград блокадысы тарихында танылган бит - шәһәр халкының немецлар меңнәрчә шәһәргә ташлаган напалмлы яндыргыч бомбалар "кабызгычлар" белән көрәше. Биредә суперфосфатлы утка чыдам "мазь" да ярдәм итә, аның белән беренче ай эчендә 19 млн квадрат метр тирәсендә өслекләрне эшкәрткәннәр, шәһәр түбәләрендә дежур торганнар, чөнки төшкән бомбаны ашыгыч рәвештә кыскычлар белән алырга һәм аска ташларга кирәк булган, анда аны комда сүндергәннәр.

Җиңү күгәрченнәре.

Корпункт: 

Җиңүгә һәр һөнәр вәкиле бәяләп бетергесез өлеш кертте. Шул исәптән күгәрчен үрчетүчеләр дә. Хәрби Күгәрчен почтасы 1942 елдан эшли башлады. Кошның аягына яки койрыгына эчтән илтүче җиңел контейнер бәйләнгән. Күгәрченнәр ерак араларга очканнар, ә аларның тизлеге сәгатенә 100 км га җитәргә мөмкин. Күгәрченнәр оккупацияләнгән территорияләрдәге партизан отрядлары белән өзлексез элемтәдә торалар.

Тормышны коткаручылар-донорлар.

Корпункт: 

Тормышны коткаручылар-донорлар.Ачлыктан, салкыннан һәм даими уттан интеккән Ленинград халкы фронтка кан биреп ярдәм итә. Дистрофиядән интегүче донорлар башка кешеләрнең гомерләрен коткару өчен махсус пунктларга барганнар. Блокаданың беренче дүрт аенда 35 мең ленинградлы кан тапшырган, 1942 елда – 55 меңнән артык.

Ялалетдинов Харис Ялалетдин ага турында истәлек. (1909 1992)

Корпункт: 

Харис ага авылда мин тирән ихтирам иткән, олуг хөрмәткә лаек булган иң аз кешеләрнең берсе иде. өчен оны беле Җыйнак кына гәүдәле бу мөхтәрәм кешегә 1938 елда Хасан күле янында япон самурайларына каршы көрәшергә дә, 1940 елның зәмһәрир суыкларында финнар белән якалашырга да, аннан кайту белән Бөек Ватан сугышы уты эченә керергә дә туры килде. 1942 елда Сталинград өчен барган каты сугышларның берсендә авыр яраланып, госпитальдә бераз дәваланып чыкканнан соң, аны "хәрби хезмәткә яраксыз" дип өенә кайтаралар. Кайту белән үк авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар үзен.

Блокададагы Ленинград турындагы фактлар. Тарихыбызның мөһим һәм фаҗигале битләре.

Корпункт: 

1941-1942 еллардагы коточкыч кыш Ленинград һава торышын күзәтү чорында иң салкыны була. Уртача тәүлеклек температурасы инде 11 октябрьдә үк тотрыклы рәвештә 0 °С тан түбән төшә һәм 1942 елның 7 апреленнән соң тотрыклы рәвештә уңай була. Климатик кыш 178 көн, ягъни елның яртысын тәшкил итә. Бу чорда Ленинградның кышкы һава торышы өчен гадәти булган җылыну күзәтелми диярлек. Хәтта 1942 елның маенда 4 көн дә тәүлеклек температурасы тискәре температура күзәтелгән. ( мәгъглүмәт интернет чыганакларыннан тәрҗемә ителде) Төзеде:Х.Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музее.

Батырлык дәресе"Безнең авылдашларыбыз Ленинградны саклауда "

Корпункт: 

Сугыш инде күптән беткән. Окоплар җир белән тигезләнгән, аларны яшел чирәм каплап киткән, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килгән, блиндажлар чәчәкләр белән капланган. Тик сугыш хатирәләре генә онытылмыйлар 27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды.

"Хәтер шәме"акциясе

Корпункт: 

27 гыйнвар – Холокост корбаннарын искә алу көне. Ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәшхәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне. 1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцим концлагерен (хәзерге Польша территориясендә) азат итә. Бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне итеп, 2005 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән билгеләнә. Дөнья тарихында “Холокост” дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында Өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар.