Авылдашыбыз Гайнанова Камал апа сугыш елларында.
Камал апа атлар карый. Рәттән алты ел. Бервакыт якын- тирәдә салам калмагач, фуражир Әбүбәкер ага Якупов бригада хатын-кызларын җыеп, Уркалыга, язгы өзеккә дип калдырган эскерткә алып китә. Көздән бирле кеше аягы басмаган юлсыз җирдән, ат корсагыннан кар ерып, көч-хәл белән килеп җитәләр. Атларның кабыргалары бер чакрымнан күренерлек - тире дә сөяккә калганнар. Дирбияләрен күтәреп торырлык та хәлләре калмаган малкайларның. Аларны туарып, саламга кушалар. Чаналарны жыйнау тартып, эскерт төбенә китереп куялар да берәм-берәм салам төяп, бастырыклыйлар.









