Яңалыклар

Мортамак авылында яшәүче Миңнур Ахуновага 90 яшь

Корпункт: 

Аны тәбрикләргә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин килде. Ул Россия президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев. "Сарман" агрофирмасының "Үрнәк" бүлекчәсе җитәкчесе Ризван Закиров иң матур теләкләрен җиткерделәр.

Әтнә районы Бәрәскә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Равил Ярулла улы Яруллинга 90 яшь тулды.

Корпункт: 

Әтнә районы Бәрәскә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Равил Ярулла улы Яруллинга 90 яшь тулды. Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә яшәүче өч ветеранның берсе ул. Әнисе белән бергә 1942 нче елда әтисен сугышка озатып кала ул. Калинин фронтында сугышкан әтисенә исән-сау кайту насыйп булмый. – Мин әтидән бәхетлерәк булдым, 7 ел сугышта йөрсәм дә, туган җиргә кайта алдым, гаиләм белән тигез яшәдем. 90 яшемне күрдем, балаларыма рәхмәт, сабый бала урынына тәрбиялиләр. Җитәкчеләр дә гел хәлемне белеп, олылап киләләр...– дип, олы рәхмәтен җиткерде ул олы юбилее белән котларга килгән җитәкчеләргә.

Иске Икшермә авылында яшәүче Феодосия Зайцева дөнья матурлыгын күрмичә, күңел яктылыгы аша гына тоеп яши

Корпункт: 

Иске Икшермә авылында яшәүче Феодосия Зайцева 14 ноябрьдә 90 яшен каршылады. Әбекәй 50 ел гомерен дөнья матурлыгын күрмичә, күңел яктылыгы аша гына тоеп яши.

Кадерле ветеран, котлы булсын туган көнең!

Корпункт: 

Яңа Әлем авылында гомер итүче тыл ветераны Исламова Зөлхәбирә Мөхәммәтдин кызы 2015 елның 23 ноябрь көнендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев котлады.

Кәрәкәшле туган якны өйрәнү музеенда "Авыл Бөек Ватан сугышы елларында" дип исемләнгән экскурсия үтте.

Корпункт: 

Башлангыч класс укучылары авыр сугыш елларында авылдашларның батырлыклары, тыл ветераннарының аяусыз хезмәте турында тыңладылар, кызыклы экспонатлар белән таныштылар.

"Мәйдан" журналы җитәкчелеге һәм профессор Әнвәр Шәрипов Ютазы районында булдылар

Корпункт: 

Кунаклар район җитәкчелеге белән очраштылар һәм Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда булып, репрессияләнгән шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны Сирин Батыршин турында мәгълүматлар тупладылар. Алар журналның соңгы санын Сирин Батыршин истәлегенә багышлау инициативасы белән чыктылар.

Бөек Ватан сугышы ветераны Мөршидә Бәдигова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы ветераны Мөршидә Бәдигова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мөршидә Гарифҗан кызы Бәдигова (Зарипова) 1925 нче елның 14 ноябрендә Мәскәү өлкәсе Подольск шәһәрендә Хәдичә һәм Гарифҗан Зариповларның беренче балалары булып дөньяга килә. Озак та үтми, сугышка чакыру кәгазе килә. 50-ләп кызны баржага төяп, Горький шәһәренә җибәрәләр. Монда 4 ай чамасы радиотелефонисткага укыталар аларны. Аннан, II Белоруссия фронты составында, Рокоссовский җитәкчелегендә Белоруссия, Польша җирләрен, Кенингсбергны азат итүдә катнаша ул.

Әтнә районы Төрекләр авылында яшәүче Мөршидә апа Зарипова 13 ноябрь көнне 90 яшен каршылады.

Корпункт: 

Әтнә районы Төрекләр авылында яшәүче Мөршидә апа Зарипова 13 ноябрь көнне 90 яшен каршылады. Аны олы бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наил Сибгатов, ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов, “Шахтер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Әнәс Хәкимов, Комыргуҗа авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Зиннәтуллин, җирле ветераннар советы җитәкчесе Гөлсинә Мөхәммәтҗанова котлады. Бәйрәм уңаеннан туган нигезгә юбилярның балалары җыелган. Әбекәйнең 12 оныгы һәм шулкадәр үк оныкчыгы да бар.

Әтнәдән Мөнәвәрә әби Бикмуллинага 90 яшь тулды.

Корпункт: 

Олы Бәрәзә авылында туып үсеп, шунда хезмәт куйган, бүгенге көндә төпчек кызы Гөлсәрия тәрбиясендә Бәрәскә авылында гомер кичерүче Мөнәвәрә әби Бикмуллинага 90 яшь тулды. Гомерен туган колхозына хезмәткә багышлаган Мөнәвәрә әби заманында яшьтәшләре белән бергә башлангыч белем алырга да өлгермәгән. " Бар тормышым эштә үтте, урман да кистек, окоп та казыдык, чана белән атларга ризык та ташыдык,-ди ул. Шул газаплар бар сәламәтлекне алды. Ашарга юк, кияргә юк, өйгә чабата тишелгәч кенә кайта идек". Бүгенге көненән бик канәгать Мөнәвәрә апа. "Балаларыма бик рәхмәтлемен.

Ял йортыннан - төрмәгә алып киткәннәр

Корпункт: 

Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне 1991елдан башлап билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган сәяси тоткынлык еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. –Минем өчен октябрь күңел яраларын кузгата торган ай. «Әти» дип әйтергә тилмереп инде яшем 70 кә җитте. Әтидән 6 айлык булып калганмын. Фотолардан миңа карап торган чибәр, мөлаем әтием кайчан да булса кайтып кереп, кочагына алыр төсле иде. Миннән дә бигрәк аны әнием көтте, – ди Сабада яшәүче, 1946 елда нахакка җәберләнгән Җиһангәрәй Фәхриевның кызы Луиза Вәлмиева.