Яңалыклар

Сарманда Бөек Җиңүгә багышланган чара

Корпункт: 

30 нчы октябрь көнне Сарман мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Без сәнгатьле халык" дип аталган нигезләмә кысаларында, ветераннар һәм инвалидлар, ветеринария берләшмәсе, орлыкчылык, Сарман авыл Советы хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең концерты узды.

Сарманда Бөек Җиңүгә багышланган чара

Корпункт: 

29 нче октябрь көнне Сарман мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Без сәнгатьле халык"дип аталган, социаль яклау бүлеге һәм "Шәфкать" үзәге үзешчәннәренең концерты узды.

Тыл ветераны Низамова Миңненәкыя Сәхәбетдин кызына 90 яшь

Корпункт: 

Тыл ветераны Низамова Миңненәкыя Сәхәбетдин кызына 90 яшь тулды. Аны олугъ юбилее белән Актаныш муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев котлады. Ул юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Актаныш муниципаль район башлыгы бүләген тапшырды.

Хәтер кичәсе - "Хезмәте барның хөрмәте бар"

Корпункт: 

16 октябрь көнне Уразай авылы мәдәният йортында Актаныш музее хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән ТРның атказанган агрономы, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры Инсаф Заһертдин улы Камалетдиновның тууына 90 ел тулуга багышланган "Хезмәте барның - хөрмәте бар" дип исемләнгән искә алу кичәсе һәм күчмә күргәзмә оештырылды.

Сарманда Бөек Җиңүгә багышланган чара

Корпункт: 

23 нче октябрь көнне Сарман мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Без сәнгатьле халык"дип аталган, прокуратура һәм суд хезмәткәрләренең концерты узды.

Тол хатынның җаны сыкрамаган, йөрәге әрнемәгән чагы юк

Корпункт: 

Бу бакчаны быел казытсам, икенче елны Гарифым кайтыр иде ичмасам, – дип артка чөеп бәйләгән яулыгын салды да, йорт нигезенә терәп өелгән бүрәнә өстенә барып утырды Банат апа. –Кайтыр, кайтыр, менә минеке дә кайтты бит. Бер аяксыз булса да, капка-койма кадак­ларга эшкә ярый, – дип сүзен җөпләде икенче солдат хатыны. Сугыш елларында авыл халкы, аеруча солдат хатыннары, әнә шулай бер-берсенең кайгы хәсрәтен уртаклашып, югын да, барын да уртак итеп яшәгән.

Тормыш - аккан су кебек

Корпункт: 

Тышта буран котыра гына, җил йортларны үзе белән алып, очырып китәрдәй итеп дулый. Язларында күп еллар аерма белән табигать кисәк-кисәк үзенең куәтен күрсәткәләп ала, гүя җирдәге кешеләрнең үзе каршында көчсезлеген тагын бер кат раслагандай итә. ...Шундый көнне Ул үзен дөньяда берүзе калгандай тойды. Әйе, бу олы яшьләрдәге чәчләре агарган ир кеше күзен түшәмдәге тигезле-тигезсез урнашкан һәм ботаклары төрле рәсем формаларына кергән такталарга төбәгән килеш нидер уйлана, әллә ул үзенең сикәлтәле узган яшьлеген уйлый, әллә шундый катлаулы тормыш елларын күз алдына китереп ята?

Актаныш Туган як музеенда ТРның атказанган агрономы, 1 нче дэрэҗэ Ватан сугышы ордены, Ленин, Хезмәт кызыл байрагы орденнары кавалеры Инсаф Заһретдин улы Камалетдиновның тууына 90 ел тулуга багышланган кичә узды.

Корпункт: 

2 октябрь көнне Туган як музеенда “Туган җирнең данлы кешеләре” циклыннан, районда авыл хуҗалыгын ныгытуга зур өлешен керткән ТРның атказанган агрономы, 1 нче дэрэҗэ Ватан сугышы ордены, Ленин, Хезмәт кызыл байрагы орденнары кавалеры Инсаф Заһретдин улы Камалетдиновның тууына 90 ел тулуга багышланган кичә узды.

Сарманда Призывниклар көне үтте

Корпункт: 

Бүген "Сарман" кинотеатрында Призывниклар көне үтте. Анда муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, ТР хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов, район яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, Әфган сугышы ветераннары, Илнур хәзрәт, Александр атакай, булачак солдатлар һәм аларның әти-әниләре катнаштылар.

Сугыш ветераны Сагбиев Садри Сахби улына 95 яшь

Корпункт: 

Гасырларны гасырларга ялгап, сугыш миһнәтен, югалтулар ачысын кичергән кешеләр, кызганыч, бүгенге көндә бармак белән санарлык. Чал тарих шаһиты, сугвш ветераны Садри Сәхбиев – шуларның берсе. Аны сугыш ветераннары символы дип тә атарга була. Хәер, мәңгелек ут янында гимнастеркадан басып торган Садри бабайның сурәтен район үзәгендәге күргәзмә такталарында күрмәгән кеше юктыр. Төсе уңып, үзе белән бергә картайган булса да саклый гимнастеркасын, нинди генә авыр истәлекләрне үзенә сеңдермәсен, бик кадерле ул аңа...