Герой тормышының онытылмас бер мизгеле...
Якташыбыз, Ямбакты авылы егете, “Ватаным Татарстан” газетасының җаваплы секретарь урынбасары Равил Гатауллин әлеге газета архивыннан табып алган уникаль фоторәсемне безгә җибәрде. Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Якташыбыз, Ямбакты авылы егете, “Ватаным Татарстан” газетасының җаваплы секретарь урынбасары Равил Гатауллин әлеге газета архивыннан табып алган уникаль фоторәсемне безгә җибәрде. Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Бөек Ватан сугышы башлануга ир-егетләрне фронтка алалар. Бөтен авыр хезмәт балалар белән хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Балалар хәлләреннән килгәнчә фронтка ярдәм итеп, чын батырлык үрнәкләре күрсәткәннәр.
2014 елның февралендә Волгоград шәһәренең Үзәк районында документаль кино операторы, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР Кинематографистлар берләшмәсе әгъзасы, Сталинград шәһәрен 1943 елда немец илбасарларыннан саклаган чорда төшерелгән “Сталинград” фильмы өчен Сталин премиясенә ия булган Авенир Софьин истәлегенә мемориаль такта ачылды.
Безнең район хәрби комиссариаты һәм эзтабарлар инициативасы буенча 1917-1922 елларда Гражданнар сугышында катнашучыларга багышланган “Хәтер вахтасы” оештырылды.
Ачлык та – артта, сугыш та артта, Ил батырлары туган ул чакта. Алда тынычлык, алда – гел кояш, Алда – гел көлү, һич тә юк елаш.
Мәдәният йорты каршында урнашкан һәйкәл янында иртәдән үк җанлылык сизелә иде. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә төзелгән һәйкәл янында мәктәп укучылары мактаулы каравылда тора. Бәйрәм тантанасына җыелган халыкны бәйрәм белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин киллде.
Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган тантаналы митинглар районыбыз авылларында 8 майда узды. Бу датага һәрбер авыл җирлеге тырышып әзерләнде: сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә куелган истәлек такталары, памятниклар, обелисклар яңартылды. Борындык авылында да Бөек Җиңүнең җитмешенче язын өрь-яңадан төзелгән обелиск янында каршы алдылар. Башланырга әле шактый вакыт булса да, әбиләр һәм бабайлар, бәйрәмчә матур итеп киенеп, клуб янындагы Җиңү бакчасына җыелды.
Колаңгыда көн уртасында олы юлны тутырып барган демонстрациягә юлдагы бөтен транспорт чаралары юл бирде. Биредә Җиңү көнен аеруча истә калырлык итеп зурлап уздырдылар. Биредә быел машинага кадәр бизәгәннәр иде. Агач ботаклары белән бизәлгән кечкенә йөк машинасының арбасына утырган әбиләр юл буе җырлап төште.
Кече Мәме авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг мәктәп укучылары демонстрация белән мәдәният йорты янына килеп җиткәч башланып китте. Анда аларны авыл халкы- тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, урта буын кешеләре, яшьләр көтеп тора иде. Авылның бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Ершов та, орден- медальләрен чыңлатып, митингка килгән.
Мәлки авылында Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее тантанасына зур әзерлек алып барылган. Биредә сугышта катнашкан авылдашлары хөрмәтенә өр-яңадан һәйкәл төзеп куйганнар. Җиңү көне уңаеннан оештырылган митингта авылда калган бердән-бер сугыш ветераны Александр Александров, тыл хезмәтчәннәре, авыл халкы катнашты.