Яңалыклар

Балалар сәнгать мәктәбендә очрашу булды

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан, районыбызда бик күп чаралар үткәрелде. Балалар сәнгать мәктәбендә дә сугыш чорының авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән тыл хезмәтчәннәре һәм балачаклары шул дәһшәтле елларга туры килгән, районыбызның төрле авылларында яшәүче абый-апалар белән очрашу булды

Кайбыч ветераннары сәяхәткә китте

Корпункт: 

9 Май бәйрәмен зурлап каршы алдык. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә кадер-хөрмәт күрсәтү әле дә дәвам итә. Бу шулай булырга тиеш тә, чөнки җиңүчеләр буыны алдында без мәңгелек бурычлы.

Кайбычның тагын бер өлкән кешесе юбилеен уздырды

Корпункт: 

Районыбызның тагын бер өлкән кешесе үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте. Кече Кайбыч авылында яшәүче Закирә Гарәфетдиновага 90 яшь тулды. Шул уңайдан башкарма комитетның эшләр белән идарә итүчесе Дания Бәдретдинова юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путиннан котлау хаты, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллиннан открытка һәм истәлекле бүләк тапшырып, шәхсән үз исеменнән дә изге теләкләрен ирештерде. Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина шулай ук Закирә әбине бәйрәме белән котлады:

Бәрлебашы укучысы ветеран бабасы турында яза

Корпункт: 

Сугыш һәрбер йортка үтеп кергән. Безнең гаилә дә аннан читтә калмаган. Дәү әтиемнең абыйсы Чыңгызхан Ибәтуллин да сугышта катнашкан. Хәзерге вакытта безнең арада булмаса да, без аны көн дә искә алабыз, хатирәләребезне яңартабыз.

Кайбыч районында бердәм ГТО ункөнлеге бара

Корпункт: 

15 майдан алып 25 майга кадәр районда, Бөтенроссия “Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) физкультура-спорт комплексы фестивале кысаларында, 11-15 яшьлек мәктәп укучылары арасында Бердәм ГТО ункөнлеге үткәрелә. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

Кайбычта пенсионерлар көч сынашты

Корпункт: 

Район үзәгендә “Өченче буын” дип аталган пенсионерларның V Спартакиадасының беренче этабы узды. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Спартакиада 4 спорт төре буенча үтте: өстәл теннисы, йөгерү, йөзү һәм төз ату. Гомуми команда исәбе буенча Олы Кайбыч авыл җирлеге беренче урынны яулады, икенче урында – Мөрәле, өченчедә – Ульянково авыл җирлекләре. Ярыш нәтиҗәләре буенча команда тупланды, әлеге команда Казан шәһәрендә үтәчәк Спартакиаданың Республика этабында районыбыз данын яклаячак.

Ветераннар сөйли

Корпункт: 

Актаныш Туган як музеенда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы тулу уңаеннан, Тыңламас авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны - Хәсән Талиповка һәм аның тормыш иптәше Фәвәзә апага багышланган "Алар Ватан өчен көрәштеләр" исемле видеофильм күрсәтелде.

Сарманлылар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында мәгълүмат ала алалар

Корпункт: 

Һәркемнең диярлек туганнары, якыннары Бөек Ватан сугышында катнашканнар. Аларның күбесе яу кырында ятып калганнар, хәбәрсез югалучылар да шактый. Әгәр дә сезнең сугышта катнашкан берәр кешене табасыгыз килә икән, "Халык хәтере" ("Память народа") сайтына керегез.

Сарманлылар «Өченче яшь» дип исемләнгән Спартакиадада катнаштылар

Корпункт: 

22 майда Казан шәһәрендә пенсионерларның «Өченче яшь» дип исемләнгән V Комплекслы республика Спартакиадасының финал этабы узды. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Анда Республиканың авыл районнарыннан – 27, шәһәрләрдән 9 команда 6 спорт төрендә көч сынаштылар. Спартакиадада Сарман районы командасы да актив катнашты. Җәлил бистәсеннән Геннадий Зыков шахмат буенча икенче урынга лаек булды.