Яңалыклар

Актаныш Туган як музеенда Советлар Союзы Герое кызы - Любовь Орлова

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Белоруссиядән кайткан зур кунак - Советлар Союзы Герое Гатаулла Минаевның (Николай Орлов) кызы – Любовь Орлова Актаныш Туган як музеенда булды. Ул әти-әнисе турындагы хәтирәләре белән уртаклашты һәм кадерләп саклаган истәлекләрен музей фондына тапшырды.

Бөек Җиңүгә 70 ел!

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган вакытта Мортыш-Тамак мәктәбенең музеенда экспонат артты. Шушы авылда яшәп, сугышка киткән Каюмов Вагиз бабайның оныгы Зилә апа сугышчының фотосын рамага куеп музейга бүләк итте. https://edu.tatar.ru

Җиңү көнен каршылап

Корпункт: 

Мортыш-Тамак мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап милли көрәш ярышы уздырылды. Ярышны мәктәптә эшләп килүче Сарман спорт мәктәбенең филиалы тренеры Илгиз Ниязович Галимҗанов үткәрде. https://edu.tatar.ru

Актанышта зур бәйрәм - 9 май!

Корпункт: 

Еллар агымында тарихта нинди генә үзгәрешләр булмасын, илебез, халкыбыз өчен 9 май – Җиңү көне зур бәйрәм булып кала бирә. Каһарманнарга мәңгелек дан! Бәйрәм чарасында районыбыз кунаклары - ТР Премьер-Министр урынбасары, фән һәм мәгариф министры, Энгел Фәттәхов, Татарстан Республикасы буенча инкассация идарәсе җитәкчесе Вәсим Вахитов катнаштылар. Сугыш, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын, актанышлыларны һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән район башлыгы Фаил Камаев котлады:

Хәтерле халыкның...

8 май көнне сәг.9.00 да Мусабай-Завод мәдәният йорты каршында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан митинг булды. Митингка авылыбызның бердәнбер ветераны Минкина Мәрьям Гапдрахман кызы һәм Кызыл-Байрак, Ташкичү һәм Мусабай-Завод авылыннан 11 тыл ветераны килгән иде. Аларга һәм барлык катнашучыларга георгиевская ленталар тагылды. Бәйрәмдә ветераннарны авыл советы җирлеге башлыгы Фәридә Әхмәт кызы, район хакимият башлыгы урынбасары Рубис Лотфуллович котлады, аннары сүз Мусабай-Завод авылы укучыларына бирелде.

Хәтерлимен әле...

8 май көнне сәгать 9.00 Түбән Суык-Су авыл җирлегенә караган барлык авыллардан тыл һәм хезмәт ветераннары авыл уртасына урнашкан һәйкәл янына җыелдылар. Тантананы авыл җирлеге башлыгы Сайфутдинов Наис Миргасимович ачып җибәрде. Сугышта һәлак булганнар һәйкәленә мәктәп укучылары, балалар бакчасы балалары венок һәм чәчәкләр салдылар. Бәйрәмнең икенче өлеше Түбән Суык-Су урта мәктәбендә укучылар тарафыннан әзерләнгән “Ядрәләрне эреткән йөрәкләр” дигән кичә белән дәвам итте.

Хәтерне яңартып...

Боерган авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын тантаналы төстә бәйрәм итү авыл уртасындагы һәйкәл янында сәгать 10:00 да башланды.

Актаныш Туган як музее яңалыклары

Корпункт: 

Актаныш Туган як музеенда сугыш һәм хезмәт ветераны, Ленин ордены кавалеры, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Раянов Хәмит Раян улына багышланган кичә узды.

Актаныш районы Чишмә авылында Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәл ачу тантанасы

Корпункт: 

8 май көнне Актаныш районы Чишмә авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл ачылу тантанасы булды.

Югары Яркәй авылында Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәл ачу тантанасы

Корпункт: 

Актаныш районының Югары Яркәй авылында Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәл ачылды.