Труженики тыла

ФӘЙЗУЛЛИНА МӨНИРӘ ШӘРӘФЕТДИН КЫЗЫ.

Фәйзуллина Мөнирә Шәрәфетдин кызы. 1928 елны хәзерге Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында туа. Сугыш башлангач мәктәпне тәмамламыйча төрле эштә эшли, басуга ат белән орлык ташыган, сыер савучы булып эшләгән, сарыклар көткән. Удмуртия ягына урман кисәргә җибәргәннәр. 1961 елны Иске Гәрдәле авыл егетенә кияүгә чыккан. 1966 елны Яңа Сарайлы авылына күчәләр, “Гигант” колхозы фермасында эшли. Бер кыз, ике малай үстергәннәр. Юбилей медальләре белән буләкләнгән. Бугенге көндә Яңа Сарайлы авылында яши.

ФӘЙЗУЛЛИНА РАЗИЯ ЯРУЛЛА КЫЗЫ

1927 елның 26 февралендә Кукмара районы Тәмле Чишмә авылында туа, гаиләдә алар 4 кыз булалар, Разия апа - өченчесе. Аңа 14 булганда сугыш башланган. Әтисе күп кенә сугышларда катнашкан, карт булу сәбәпле бу сугышка бара алмаган. Разия Ярулла кызы буыннары да ныгымаган килеш басуда урак ура, сугыш елларында сөт җыеп, үгез җигеп Әлешкә сөт илтә торган була. Үгезләр аны

ФӘЛӘХОВА (ГАЯНОВА) САФИЯ ФӘЙЗЕЛГАЯН КЫЗЫ

Мин Җөринең указлы мулласы, Әхмәтшакир улы Фәйзелгаян кызы Сафия (Гаянова), 1926 елның 1нче февралендә Саба районы Алан-Җөри авылында туганмын. Сатыш тулы булмаган урта мәктәбенең 7нче классын тәмамлаган елны Ватан сугышы башланды. Сугыш елларында колхозда эшләргә туры килде. “Арыслан” колхозы гомуми җыелышы мине, 15 яшьлек кызны - бригадир, райком тәкъдиме белән Сатыш кызы Гөлбикәне колхоз рәисе итеп сайлады. Без ике яшь кыз әйбәт кенә эшлибез, үзебезчә тырышабыз инде. Куелган хезмәт бушка китмәде. Бу елны иген уңышы әйбәт булды.

ФӘЛӘХОВА ГӨЛЧИРӘ ИМАМЕТДИН КЫЗЫ

1932 нче елның 9 нчы апрелендә Саба районы Өч Нарат авылында туган. Гаиләдә алар 3 кыз бала үсәләр, әтиләре үлеп китеп, бик яшьли ятимлек ачысын татырга, балачак белән хушлашырга туры килә аларга. 1941 нче елда 9 яшьлек Гөлчирә апага басудагы авыр эшләргә дә йөрергә туры килә. “Шулай итеп, 3 класс белем белән генә калырга туры килде”-дип искә ала ул. 1945 нче елда 13 яшьлек кыз колхоз атларын карый,шул ук вакытта пешекче хезмәтен дә башкара.

ФӘРХЕТДИНОВ ҖӘҮДӘТ АКСЫЛМАРДАН УЛЫ

1930 елның 1 июлендэ Анак авылында туа. 1937 елда Анак авылы мәктәбенә укырга керә, 1- 4 классларны Анак мәктәбендә, 5-7 классларны Иске Кәшер мәктәбендә тәмамлый. Аннан соң 1956 елга кадәр колхозда төрле эшләрдә эшли. 1956 елның 15 нче ноябреннән 1965 елга кадәр Анак-Яхшыбай авылларында бригадир вазифасын башкара. 1965 елдан 1995 елга кадәр Иске Кәшер сыер фермасында ферма мөдире булып эшли. 30 ел ферма мөдире булып эшләгәндә Атказанган колхозчы исеме бирелә.

ФӘСАХОВА МИННИСА

Гомер агымсу сыман, бернигә карамый ага да ага, чәчләргә чал, маңгайга буразналар сала.

ФӘТТАХОВ ЗИННУР БОРҺАН УЛЫ

1931 елның 10 апрелендә Йосыф-Алан авылында туганмын. Белемем - 7 класс. Хезмәт юлым ат торагында ат караучы булып эшләүдән башланды. Соңрак тырма, сука белән җир эшкәрттем. 1951-1954 елларда Совет Армиясе сафларына алындым. Ерак Камчаткада чик сакчысы булып хезмәт иттем. 1954-55 елларда Казанда ТЭС-2дә грузчик, 1955-56 елларда УМСХ курсанты. 1956 елдан башта МТС, аннан соң колхозда комбайнчы булып эшләдем. Колхозда булган барлык төр эшләрдә дә катнашырга туры килде. 1991 елда лаеклы ялга чыктым.

ФӘТТАХОВА (НУРЕТДИНОВА) САНИЯ НУРЕТДИН КЫЗЫ

1931 елның 8 февралендә Йосыф - Алан авылында туганмын. Гаиләдә җиде бала, мин өченчесе. Миңа 10 яшь булганда, сугыш башлана. Әтиемне Комар урманында утын кискән җиреннән алып китәләр, аның бер генә хаты килә. Соңыннан хәбәрсез югалганнар исемлегендә дигән хәбәр алдык. Мине 12-13 яшьләрдә фермага эшкә куйдылар. Анда тавык, сарык, сыерлар бар иде. Колхозга нәрәт килгәч, мине, 20 яшьлек кызны, Кемерова өлкәсенә эшкә җибәрделәр. 2 ел эшләп кайттым. Сабада крахмал заводында эшләдем. Җәйгә чыккач, Шәмәрдән-Курсабаш станция аралыгында юл төзүдә катнаштым.

ФӘТХЕТДИНОВА МИННЕГӨЛ ХӘЙРУЛЛА КЫЗЫ

Фәтхетдинова Миннегөл Хәйрулла кызы 1928 нче елның 28 февралендә дөньяга килә. Тумба авылында пилорамщик булып эшли. 1975 елдан РТСта диспетчер булып эшли һәм шуннан лаеклы ялга чыга. Миннегөл апаның 5 баласы һәм 5 оныгы бар. 1921 елның феврал аенда вафат. ( Түбән Әлки авыл җирлеге хезмәткәрләре материалы).

ФӘТХУЛЛИНА ГАМБӘРИЯ ФӘРРАХ КЫЗЫ

Тыл һәм хезмәт ветераны Фәтхуллина Гамбәрия Фәррах кызы, 1920 елның 1 июлендә Сарман районы Яхшыбай авылында туган. Мәктәптә укып белем алганнан соң, читкә китми, үз авылында эшкә кала. Башта Яхшыбай авылы «Коммунар»,аннары колхозлар кушылгач «Искра »колхозында товарлыклы сөтчелек фермасында савымчы булып эшли. 1969 елның 1 февралендә коммунистик хезмәт өчен көрәштә алган йөкләмәләрен уңышлы үтәгәне өчен, колхозчыларның үткәрелгән гомуми җыелышы карары белән ,“ Коммунистик хезмәт ударнигы “ дигән мактаулы исем бирелә.