Труженики тыла

ФӘХРИЕВ КОРБАНГАЛИ НУРГАЛИ УЛЫ

Корбангали Нургали улы ФӘХРИЕВ Әлки районының Иске Үргәгар авылында 1926 елда туган.1941нче елны 7 классны тәмамлый.1942 елдан комбайнчы булып эшли.1943 елда районның алдынгы комбайнчысы булу дәрәҗәсенә ирешә, норма буенча 180 гектар урынына 325 гектар иген урып җыя. 1944-1957 елларда җитештерүчәнлекне 322-1060 гектарга җиткерә.

ХАБИБУЛЛИН АМИРЬЯН МОРТАЗА УЛЫ

Хабибуллин Амирьян Мортаза улы 1931 елның 11 июлендә Кама – Исмәгыйль авылында туа. Сугыш елларында “Комбайн” колхозда ат караучы, терлекче булып эшләгән. “50 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.” “55 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.” “60 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.” “65 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.” “70 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.” “75 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.”

ХАБИБУЛЛИН ӘХМӘДУЛЛА ХАБИБУЛЛА УЛЫ

Хабибуллин Әхмәдулла Хабибулла улы 1932 нче елның 12 нче мартында Олы Кибәче авылында туган. Аның әтисе, сугыш башланганчы ук, Теләче базарыннан кайтканда буранда адашып үлә. 3 бала ятим калганнар. Бу вакытта Әхмәдулла абыйга 8, сеңлесе Мәскүрәгә 5, энесе Нуруллага 3 яшь була. Әхмәдулла абый авылдагы башлангыч мәктәптә 4 класс белем ала, аннан соң Төбәк мәктәбендә тагын 3 ел укый. Аңа сугыш елларында икмәк әзерләргә, басуда җир сөрергә, тырмаларга туры килә. Җитештергән икмәкне Шәмәрдәнгә илтәләр.

ХАБИБУЛЛИНА ГАБДЕЛЗИНАН МИРЗАГИТОВНА

Хабибуллина Г.М. Тымытык авылында 1 нче бала булып дөньяга килгән. Авылда 7 класс белем алган. 14 яшьтән “Авангард” колхозында эшли башлаган. 1946 нчы елда хисапчылар курсында тәмамлаган. 1948 нче елга хәтле авыл советы идарәсендә баш хисапчы ярдәмчесе булып эшләгән. Аннары 1958 нче елга хәтле Стәрле авылында эшләгэн. Габделҗинан апа Сухояш авылында почта бүлеге начальнигы булып 28 ел эшли. Шуннан 41 ел стаж белән белән пенсиягә чыккан.Һәрвакыт алдынгы эшчеләр рәтендә була, эшләү дәверендә бик куп медальлар, мактау кәгазьләре белән бүлэкләнгән.

ХАБИБУЛЛИНАРАУЗА ХАБИБУЛЛА КЫЗЫ

Тыл ветераны Хабибуллина Рауза Хабибулла кызы, 1932 нче елның 2 нче апрелендә Татар Икшермәсе авылында туган. “Сугыш башланган вакытта миңа 9 яшь иде, 1 нче классны тәмамлаган гына идем. Без дә әтине сугышка озаттык, әни белән 2 бала елашып калдык. Ул вакытта ачлык, өскә киергә кием дә юк. Кыш көнендә аеруча салкын була һәм мичкә ягарга утын булмау сәбәпле әни саламнан бау ишеп, шуны яга иде. Сугыш вакытында барлык кешеләрнең йөзләрендә дә кайгы-хәсрәт, борчу иде.

ХАДИЕВА КАМАЛ ХАДИ КЫЗЫ

Хадиева Камал Хади кызы 1921 елның 27 нче февралендә Түбән Суык-Су авылында туган. Җиде еллык мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң, колхозда хезмәт куя. Сугыш башлангач “Кызыл тау” урман пунктында урман кисүдә, Яшел Үзән шәһәрендәге “Серго” заводында корал җитештерүдә эшләгән елларда, икешәр норма үтәп, исеме “Молния” газетасыннан, почет тактасыннан төшми. Заводның үз яшелчә бакчасында яшелчәләр үстерүдә дә алдынгылыкны бирми. Зур тырышлыгы өчен аны 15 көнлек ялга да кайтаралар.

ХАЙРУЛЛИН ХАСИЯТ ХАЙРУЛЛА УЛЫ

Тыл ветераны Хайруллин ХасиятХайрулла улы хатирәләреннән: (12.03.1932) Урак өстендә суктырган ашлыкны чиләкләр белән арбаларга төяп тора идек. Кышын салам ташыганда олыларга булыша идек. ( Түбән Әлки авыл җирлеге хезмәткәрләре материалы).

ХАЙРУЛЛИНА МАХТУМЯ ХУЗЯЗЯН КЫЗЫ

Мәхтүмә Хуҗаҗан кызы 16 майнын 1923 елны Әҗмәр авылында туган. Кечкенәдән үк эшләп үскән. Әтисе колхоз рәисе булганга күрә, аның йөзенә кызыллык китермәскә тырыша. Ул авыр вакытларны искә төшереп, әле дә дулкынлануын яшерә алмый. Колхозда эшләгән өчен акча алу турында сүз дә юк. Анда “таяк”ка эшләп, көзен бераз ашлыгын таратканнар. Ачлыкны күп күрдек, ди Мәхтүмә апа, шуңа күрә сугыш беткәч, яхшы, мул тормышка өметләндек. Тик сугыштан соңгы елларда да тормышның ачысын-төчесен күп күрергә туры килә.

ХАЛИКОВ НУРМЫЙӘХМӘТ УЛЫ

Халиков Нурмый Әхмәтша улы1923 елның 20 июнендә Кукмара районы Янсыбы авылында туа. Анысугыш башланган елны фронтка алалар. Сталинград өчен катысугышлар бара. Шушы сугышта 1943 елның 25 августында Нурмый абыйберенче ярасын ала. Аягы каты