Альметьевский муниципальный район Республики Татарстан
Альметьевский район (тат. Әлмә́т районы́) — муниципальный район на юго-востоке Республики Татарстан. Райцентр — город Альметьевск.
Альметьевский район (тат. Әлмә́т районы́) — муниципальный район на юго-востоке Республики Татарстан. Райцентр — город Альметьевск.
Бөек Җиңүнең быел 76-нче язын каршылыйбыз. Бу – уртача алганда бер кеше гомере дигән сүз. Яу кырыннан исән-имин кайткан ветераннар сафы да сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Ничә ел вакыт узса да, әле һаман ирен яки әтисен, абыйсын, энесен көтеп яшәүчеләр бар. Юк, инде алар исәнлегенә өметләнмидә. Һичьюгы газизләренең кайда, кайчан һәлак булуын, кайда җирләнүен белергә телиләр.
Тумышы белән ул Әлмәт районы Түбән Мактама авылыннан. Әтисе – Габдулла Илалетдинов сугышның беренче көннзәреннән үк илне якларга фронтка китә. Кызганычка, туган якларына эйләнеп кайтырга насыйп булмый – 1942елның гыйнварында Ленинградны саклаганда хәләл җефетен тол, биш баласын ятим калдырым һәлак була. Сабыйның кечкенәсенә эле бер яшь тә тулмаган. Гаиләдәге балаларның иң зурысы – киләчәктә укытучы булырга теләгән Тәслимәнең хыялларын сугыш афәте, ятимлек чәлпәрәмә китерә. Бөгелмә педагогия училищесына укырга кергән кыз уку йортын ташлап, кабат өенә кайтырга мәҗбүр була.
Мотыгуллин Нурхамәт Мотыгулла улы 1909 елда Мотыгуллиннар гаиләсендә беренче бала булып, Беренче Май районы (хәзерге Әлмәт районы) Түбән Абдул авылында дөньяга килә. Инде Кызыл Армия сафларында хезмәт итеп кайтып, гаилә корып, матур гына яшәп яткан җирдән Бөек Ватан сугышы башлана. Нурхамәт Мотыгулла улы сугыш башланганда колхозда шофёр булып эшли торган була. Сугышның беренче көннәреннән үк диярлек, барлык авылдашлары белән таш күпер аша, Чирмешән военкоматыннан Ватанын яклап сугышка китә.Ул киткәндә аны озатып, тормыш иптәше һәм 3 баласы кала.
1942 елның 10 апрелендә И. В.Сталин Совет Авиациясе тылы начальнигы А.В.Хрулевка яңа орден эшләргә тәкъдим итә. Ул башта “Сугышчан фидакарьлек өчен” дип аталырга тиеш була. Төрле хәрби билгеләр иҗат итүче рәссам А.И.Кузнецов техник комитеттан орден эскизын ясау турында боерык ала. Ул орден Гитлер Германиясе белән бөтенхалык көрәше идеясен чагылдырырга тиеш була.Шундый ук бурыч рәссам С.И.Дмитрий улына йөкләнә.Ул инде Ленин ордены һәм “ РККА ның ХХ еллыгы”,” Батырлык өчен”,” Сугышчан хезмәтләре өчен” медальләрен иҗат иткән кеше.
Закирова Фәрхури Мәслак кызы 1909 елда, Беренче Май районы( хәзерге Әлмәт районы) Елховой авылында туып үсә. Фәрхури әбинең туу еллары да, бала чагы да илдәге зур үзгәрешләр белән бәйләнеп барса, матур гына гаилә корып, балалар үстереп яшәгән чорына бөтенләй дә авыр вакытлар туры килә.
Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш... Меңәрләгән шәһәрләрне җимергән, җир йөзендә гөрләп торган авылларны юкка чыгарган, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып, көлгә әйләнгән.
Гатина Шәһидә Хөснелгата кызы 1923 елның 19 сентябрендә Әлмәт районы Түбән Абдул авылында туып үсә. Шәһидә әбинең бала чагы колхозлашу чорларына туры килсә, матур булып үсеп җиткән чорларының якты кояшын, илебез өстенә ябырылган кара козгын каплап ала. 18 яшьлек Шәһидә үзенең алты авылдаш дус кызы белән фронтка чыгып китә. Алар Кемерово өлкәсендә, Украина шәһәрләрендә булалар. Кызларны бик теләсәләр дә сугышка кертмиләр.
“Сугыш хатын-кыз өчен түгел” (“У войны не женское лицо”) проекты кысаларында “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, ветераннар советы вәкиле һәм социаль бүлек хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарының хатын-кызлары һәм тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып хәлләрен белештеләр. 2 февральдә Әлмәт шәһәр Советы депутаты, поликлиника мөдире Тамара Черемисина тыл хезмәтчәннәре Дилбәр Ахсановада, С.Нуриевада, А. Сафиуллинада, шулай ук Сталинград сугышында катнашкан Д. Швецта кунакта булды.⠀
1944 елның 27 гыйнвары – Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы онытылмаслык вакыйгага быел 77 ел тулды. Халкыбыз хәтерендә бу куркыныч еллар тирән яра булып, гел сулкылдап торачак. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Невадагы шәһәр 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр камалышта кала. Ул вакытта шәһәрдә һәм аның тирә-юнендә 3 миллионга якын кеше яши. Анда снаряд, мина, танклар, самолетлар җитештерә торган хәрби заводлар урнашкан була.
«Татнефть-Поиск» төркеме Ленинград өлкәсендәге сазлыклардан Бөек Ватан сугышы чорындагы самолетны тапты. Эзтабарлар 1941 ел ахырында сазлыкка мәҗбүри утырырга мәҗбүр булган совет бомбардировщигы ПЕ-2 фрагментларын таптылар. Табылган техномерлар ярдәмендә хәзер экипажның язмышы ачыклана. Самолет ватыклары Казанга кайтарылган һәм алар «Татарстан канатлары» проектында кулланылачак. «Әлмәт таңнары» http://almet-rt.ru/news/tormysh-yashesh/46100