Альметьевский

Альметьевский муниципальный район Республики Татарстан

Альметьевский район (тат. Әлмә́т районы́) — муниципальный район на юго-востоке Республики Татарстан. Райцентр — город Альметьевск.

Әбием сөйләгәннәрдән: Сугыш безне тол, ә балаларыбызны ятим итте.

Корпункт: 

Закирова Фәрхури Мәслак кызы 1909 елда, Беренче Май районы( хәзерге Әлмәт районы) Елховой авылында туып үсә. Фәрхури әбинең туу еллары да, бала чагы да илдәге зур үзгәрешләр белән бәйләнеп барса, матур гына гаилә корып, балалар үстереп яшәгән чорына бөтенләй дә авыр вакытлар туры килә.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларын искә алу.

Корпункт: 

Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш... Меңәрләгән шәһәрләрне җимергән, җир йөзендә гөрләп торган авылларны юкка чыгарган, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып, көлгә әйләнгән.

Без күргән михнәтләрне беркем дә күрмәсен иде

Корпункт: 

Гатина Шәһидә Хөснелгата кызы 1923 елның 19 сентябрендә Әлмәт районы Түбән Абдул авылында туып үсә. Шәһидә әбинең бала чагы колхозлашу чорларына туры килсә, матур булып үсеп җиткән чорларының якты кояшын, илебез өстенә ябырылган кара козгын каплап ала. 18 яшьлек Шәһидә үзенең алты авылдаш дус кызы белән фронтка чыгып китә. Алар Кемерово өлкәсендә, Украина шәһәрләрендә булалар. Кызларны бик теләсәләр дә сугышка кертмиләр.

Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котладылар

Корпункт: 

“Сугыш хатын-кыз өчен түгел” (“У войны не женское лицо”) проекты кысаларында “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, ветераннар советы вәкиле һәм социаль бүлек хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарының хатын-кызлары һәм тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып хәлләрен белештеләр. 2 февральдә Әлмәт шәһәр Советы депутаты, поликлиника мөдире Тамара Черемисина тыл хезмәтчәннәре Дилбәр Ахсановада, С.Нуриевада, А. Сафиуллинада, шулай ук Сталинград сугышында катнашкан Д. Швецта кунакта булды.⠀

Халык хәтереннән мәңге җуелмас

Корпункт: 

1944 елның 27 гыйнвары – Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы онытылмаслык вакыйгага быел 77 ел тулды. Халкыбыз хәтерендә бу куркыныч еллар тирән яра булып, гел сулкылдап торачак. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Невадагы шәһәр 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр камалышта кала. Ул вакытта шәһәрдә һәм аның тирә-юнендә 3 миллионга якын кеше яши. Анда снаряд, мина, танклар, самолетлар җитештерә торган хәрби заводлар урнашкан була.

Әлмәт эзтабарлары Бөек Ватан сугышы чоры самолетын таптылар

Корпункт: 

«Татнефть-Поиск» төркеме Ленинград өлкәсендәге сазлыклардан Бөек Ватан сугышы чорындагы самолетны тапты. Эзтабарлар 1941 ел ахырында сазлыкка мәҗбүри утырырга мәҗбүр булган совет бомбардировщигы ПЕ-2 фрагментларын таптылар. Табылган техномерлар ярдәмендә хәзер экипажның язмышы ачыклана. Самолет ватыклары Казанга кайтарылган һәм алар «Татарстан канатлары» проектында кулланылачак. «Әлмәт таңнары» http://almet-rt.ru/news/tormysh-yashesh/46100

“Сугыш еллары”

Корпункт: 

Кеше һәр җирдә дә чигә, бәйли, тегә белгән. Кемдер матурлык өчен кул эшләре белән шөгыльләнгән, ә кемдер өчен бу исән калырга һәм ашатырга ярдәм иткән хезмәт булган. Ә менә кул эшләре һәм сугыш бер-берсенә туры килми кебек тоела.Шуңа карамастанда Бөек Ватан сугышының авыр елларында да кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Кул эшләре фронтта һәм туганнарына да җиңәргә һәм туган йортларына кайтырга ярдәм итәр, дигән ышаныч биргән. Хатын-кызлар, фронтка киткән ир-атлар урынына басып, авыр эш башкарганнар. Ә озын һәм авыр эш көненнән соң бәйләргә, тегәргә һәм чигәргә вакыт тапканнар.

Әлмәт янында – үлем уены

Корпункт: 

Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Аны җиңү триумфы һәм корал матурлыгы дип уйламас өчен нишләргә? Кешелек дөньясы ныграк алга киткән, үсеш алган саен, сугышның көчлерәк, куркынычрак «иттарткыч»ка әйләнә барганын һәркем аңларга тиеш. Кешелек аңына менә шуны сеңдерергә кирәк. Бу - сынган язмышлар, өзелгән гомерләр, хәсрәт, курку һәм акылсызлык. Һәм болар барысы да яңадан безнең ишекне шакырга мөмкин.Мин үзем дә әле генә сөйләгәннәр белән «авырган» идем. Тик узган шимбәдә «прививка» алдым.

90 яшь - гомер бәйрәме

Корпункт: 

Гаҗәеп кешеләр бар безнең янәшәбездә. Бүген сезне шуларның берсе Зөфәрова Мәдинур Сәлах кызы белән таныштырып утәсе килә. Мәдинур апа 1930 елның 10 сентябрендә элек Чирмешән районына караган Әлмәт районы Елховой авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә соңгы бала булып дөньяга килә. Әтисе Сәлах авылның оста чабатачысы була, ул үргән чабаталарын Елховойның атаклы базарынада сатып гаиләсен туендырыр –киендерер өчен акча эшләгән. Ул заманнарда бер пар чабата өч сум торган.

#Музей сүзлеге

Корпункт: 

Бүген җомга һәм без “Музей Сүзлеге” дип аталучы интернет акциясе кысаларында экспонатларыбыз турында сөйләүне дәвам итәбез. Бүгенге хәреф “Л” (К) хәрефе. Әлмәт туган якны өйрәнү музее сезнең игътибарыгызга совет солдатына кагылышлы Калак (кашык) экспонатын тәкъдим итә.