Азнакаевский

Корреспондент:

— Лотфуллина Венера Рифовна aznmuzei@mail.ru

Ибрагимова Галия Закир кызына 90 яшь

Корпункт: 

Ибрагимова Галия Закир кызы Ютазы районы Бэйрэкэ авылында 1928 елнын 14 августында 11 балалы гаилэдэ 3 нче бала булып доньяга килэ. Усмер чагы бик авыр сугыш елларына туры килэ. Бэлэкэйдэн ук курше Таллы Булэк авылында тутасынын балаларын карашып, ой эшлэрендэ булыша. Бик яшьли Ярославльгэ торф чыгару эшенэ чыгып китэ. Эшлэгэн акчаларын авылга гаилэсенэ жибэрэ. 1951 елда Богелмэ тозу монтаж идарэсенэ (СМУ) эшкэ керэ. Тозелештэ эшли, йок тошый.1955 елда Ахмадишигн Анфас Гайсэ улы белэн тормыш коралар. 3 бала устерэлэр (2 малай 1 кыз).

Тыл ветераны Миңсылу Сәхабиеваның хезмәт юлы – Азнакай тарихы

Корпункт: 

Әбисен 90 яшьлек юбилее белән котларга Мәскәүдән оныгы Булат та кайткан. Ул әбисе белән әнисенә иркен яңа йорт салдырткан, аларны җитеш тормышта яшәтә. Миңсылу апа Сәхабиеваның хезмәт юлы Азнакай районы тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Ул 1928 елда Тымытык авылында туган ул. Кечкенәдән белемгә омтылучан, эшкә хирыс булып үсә кыз. Сугыш чорында класслары белән колхоз эшләрендә катнашалар. Тымытык районының финанс өлкәсендә эшләгән абыйсы Шәйхулладан башкарган хезмәте турында кызыксына, үзен дә саннар белән эш итәргә өйрәтүен сорый, аңа ияреп, конторага йөри.

Азнакай ветераны Камил Йосыпов: Сугыш афәтләрен күрергә язмасын

Корпункт: 

Сугыш һәм хезмәт ветераны Камил Йосыпов Буралы авылында 5 балалы гаиләдә туган. Алтынчы сыйныфны тәмамлауга ук Куйбышев исемендәге колхозда эшли башлый. Ул дәверләрдә ишле гаилә балаларына шулай укуын дәвам итү мөмкинлеге булмый. Сугыш башлангач, ир-егетләр бер-бер артлы фронтка китеп бетә. 1944 елда алар яшендәгеләргә дә чират җитә.

Азнакай ветераны Миңнулла Бадыйкшанов берничә үлемнән кала

Корпункт: 

Буровойда эшләгәндә киеменнән эләктереп, кисәк кенә шактый югарыга алып менеп киткән тросска чытырдатып ябышмаган булса, исән дә калмаган булыр иде. Күрәсең, десантчы чыныгуы, хәрби осталык җуелмаган. – Фәрештәләр генә саклады сине, – дип хезмәттәшләре дә шок хәлендә тора ул чакта. Аннары, янгын сүндергәндә тәне бик нык пешә. Бу урыннарны хәтта “ямаштырырга” да туры килә хирургларга. Ул чакта янгын хезмәтендә эшләгән мәле була.

Азнакайдан сугышка киткән солдатларның каберләре табылды

Корпункт: 

Волгоград өлкәсенең Городищенское районындагы Ерзовка авылы янында барган сугыш сугышларда һәлак булганнар арасында безнең Азнакай районы ир-егетләре дә шактый. (Азнакай, 8 май, Лиза НУР) Түбәндә шушындагы каберлеккә күмелгән якташларыбызның исемлеген урнаштырабыз:

Азнакай районы Сәпәй авылы халкы үзенең батыр улларын искә алды

Корпункт: 

Азнакай районы авылларында Бөек Ватан сугышы истәлегенә багышлап митинглар узды. Яу кырында ятып калганнарның исемнәрен мәңгеләштергән һәйкәл янында күркәм, шул ук вакытта дулкынландыргыч чара оештырылган иде. Аны авыл халкын сәләмләве белән җирлек башлыгы Фәния Галиева ачып җибәрде. Авыл имам-хатыйбы Альберт хәзрәт Хөсәенов якташларыбыз рухларына багышлап дога кылды, изге теләкләрен җиткерде. Азнакай районы җитәкчелеге исеменнән сәпәйлеләрне бәйрәм белән “Маяк” газетасының баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов котлады.

Азнакай районы Актүбә бистәсе урамнары буенча ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК атлады

Корпункт: 

Актүбә бистәсендә бүгенге көндә нибары 7 Бөек Ватан сугышы, 143 тыл ветераны һәм фронтовикларның толлары, 595 сугыш чоры балалары яши. Тантана паркта Геройлар аллеясыннан башланды. Биредә җитәкчеләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары әфган сугышы батырларына куелган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салдылар. Аннары колонна Үлемсез полкка кушылып, бистә үзәгенә – Җиңү мәйданына юл алды.

Дәһшәтле сугышта илгә азатлык яулаган каһарманнар алдында Азнакай халкы баш иде

Корпункт: 

Тантана узачак мәйданда әүвәл солдат боткасы пеште. Биредәге әфган сугышы батырларына куелган һәйкәл янында сугыш чоры җырлары яңгырап торды. Җирлегебездә матур гадәткә әверелгән солдат боткасы белән сыйланганнан соң, Ватан сугышы фронтлары әләмнәре җилфердәгән сафлар уртасыннан тынлы оркестр маршы астында ветераннарыбыз, район җитәкчеләре, азнакайлылар Билгесез солдат истәлегенә куелган һәйкәлгә – Җиңү паркына үтте.

«Тыныч булсын кугебез» чарасына хисап

Корпункт: 

2018 елның 8 маенда МБУ «Азнакай төбәкне өйрәнуүмузеенда» Җиңу көненә багышланган «Тыныч булсын кугебез» дип исемләнгән чара булып узды. Чарага кунак булып ветераннар – сугыш чоры балалары Гаптелхаков М.Г., Исламов А.А. килде. Кунаклар узләренең сугыш елларында авыр тормышлары, авыр балачаклары турында сөйләделәр. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр әби – бабайлары, әниләре белән басу – кырларда нинди хезмәтлэр башкарулары хакында сөйлөп уттелэр. Чарада Азнакайның 1 нче урта мәктәбе, гимназия укучылары катнашты. Гимназия егет – кызлары патриотик шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар.

Азнакай Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә

Корпункт: 

Быел Азнакай Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан республикада, районыбызда ветераннарыбыз белән күптөрле истәлекле очрашулар, тантаналы кичәләр оештырылачак, аларның тормыш-көнкүрешен яхшыртуны күздә тоткан чаралар планы эшләнә. Илгә Җиңү алып кайткан фронтовикларыбыз, тыл фидакарьләре, сугыш чоры балалары турында кайгырту гамәлләренә барыбыз да актив кушылыйк, аны изге бурычыбыз итеп тойыйк.