Яңалыклар

Бәдретдинов Миншакир Сәлах улы

Корпункт: 

Бәдретдинов Миншакир Сәлах улы 1925 нче елның 15 октяберендә беренче май районы Иске Багряҗ – Елховой авылында туган.Елховой авылының җиде еллык мәктәбен тәмамлый.Бөек Ватан сугышы башланганда әле ул үсмер егет кенә булуына карамастан, башкалар белән иңгә – иң куеп колхозда эшли.

Бакыйров Касыйм Гатуф улы

Корпункт: 

Бакыйров Касыйм Гатуф улы 1898 елда Беренче май районы Түбән Абдул авылында туа. Елховой башлангыч мәктәбендә өч класс белем ала.Бакыйров Касыйм кечкенәдән үк агач белән эшләүне бик ярата,егет булып җиткәч бигрәк тә яңа өйләр төзегәндә ул актив катнаша. 1922 елда авылда көчле янгын чыгып авылның салам түбәле өйләре бөтенләй диярлек янып юкка чыга (124өй), менә шул вакытларда балта осталарының эше санап бетергесез күп була.

Каримов Хөснулла Сибегат улы

Корпункт: 

Каримов Хөснулла Сибегат улы - 1926 елда Башкортстанның Гафурый районы Үтяк авылында туган. 1943 елда сугышка киткән, 1950 елда кайткан. Батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнгән. 2003 елда вафат булган, Миңлебай авылында җирләнгән.

Кәлимуллин Мөтәвәкил Мөхәмәтша улы

Корпункт: 

Кәлимуллин Мөтәвәкил Мөхәмәтша улы-1914 елда Әлмәт районы Миңлебай авылында туган. 1941 елда сугышка киткән, 1945 елда кайткан. Батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнгән. 1990 елда вафат булган, Миңлебай авылында җирләнгән.

Исмәгыйлев Мөнир Гайнетдин улы

Корпункт: 

Исмәгыйлев Мөнир Гайнетдин улы-1925 елда Әлмәт районы Миңлебай авылында туган. 1943 елда сугышка киткән.1948 елда кайткан. Батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнгән. 1998 елда вафат булган, Миңлебай авылында җирләнгән.

Насретдинов Нагимулла Насретдин улы

Корпункт: 

Насретдинов Нәгимулла Насретдинулы 1922 елны Беренчемай районы Елховой авылында туган. Елховой җидееллык мәктәбен тәмамлагач туганнары аны үзләре белән Тадҗикстанга, Нау шәһәренә Ленина бад өлкәсенә алып китәләр. Ул анда Ленинабад медицина училищесына укырга керә.Нәгимулла Насретдин улы медбрат белгечлеген алып яңадан туган авылы Түбән Абдулга кайта. Елховой амбулаториясендә ул озак эшли алмый, аны Кызыл Армия сафларына чакырып алалар. Армиядә хезмәт иткән чорларында Бөек Ватан сугышы башланып китә. Насретдинов Нагимулла Насретдин улы туры сугышка эләгә.

Хафизов Габделәхәт Самат улы.

Корпункт: 

Минем бабам, Хафизов Габделәхәт Самат улы.

Онытырга мөмкин түгел

Корпункт: 

Түбән Мактама авылыннан 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышына 236 кеше китә. Шуларның 141 яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Аяусыз сугыш 65 хатынны тол калдыра, 117 баланы сугыш ятиме итә. Балачаклары авыр сугыш, сугыштан соңгы елларда үткән, алдагы көннәрендә ятимлекнең бар ачысын татыган сугыш ятимнәре Нуриев Фәндәт абый һәм Хабибуллина Сәгыйдә апаның истәлекләрен тыңлаганда күзләр яшьләнә. Шул еллардагы ачлык, ялангачлык, гомергә “Әти” дип дәшәргә тилмереп яшәү, бугендә аларның йөрәк ярасы булып тора.

Шарифулин Мингата Хәлиулла улы

Корпункт: 

Шарифулин Мингата Хәлиулла улы 1908-елның 5 августында Беренче май районының Түбән Абдул авылында, хәзерге Татарстан Республикасының Әлмәт районында крестьян гаиләсендә туган. 2 класс тәмамлаган Өч ел аримия хезмәтендә хезмәт итеп кайткач өйләнә һәм авыл сельпосында сатучы булып эшли. 1941 елның 10 сентябрендә Татарстан АССРның Әлмәт РВК сытарафыннан фронтка алына. 1942 елның 10 августыннан майга кадәр-149 конвой бат. Эчке эшләр министрлыгы гаскәрләре; 1944 елдан 1945 елның маена кадәр Беренче Украина фронты-189 отд. батальон.

Бөек Ватан сугышы елларында татар әдәбияте

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы елларында кечкенә күләмле әсәрләр – лирик шигырьләр, очерклар, хикәяләр күп языла. Зур күләмле әсәрләр язу өчен вакыт аз, әдәбият исә мөмкин кадәр тизрәк укучыга барып җитәргә тиеш. Очерк һәм хикәяләрнең зур урын алуы шул сәбәп белән аңлатыла. Баллада, шигъри очерк һәм поэма кебек жанрлар җанлана. Муса Җәлил “Кызыл ромашка”, “Күлмәк”, “Ана бәйрәме”, Фатих Кәрим “Шомырт куагы”, “Диңгез ярында”, Сәхаб Урайский “Дошман бер сүз ала алмады”.