Яңалыклар

Сугышлар кабатланмасын !

Корпункт: 

Сугыш... Күпе кайгы, күпме күпме югалтулар китергән ул... Күпме кеше туган ягына әйләнеп кыйта алмаган, сугыш кырында ятып калган. Сугыш елларында тылдагыларга да: балаларга да, хатын-кызларга да, әби-бабайларга да җиңел булмаган. Һәрберсенең җиңүдә өлеше зур. Алар фронттагыларга икмәк үстергән, киемнәр белән тәэмин иткән.

9 октябрь-Рәссәй хәрби тарихының истәлекле датасы

Корпункт: 

1942 елның 25 июленнән 1943 елның 9 октябренә кадәр дәвам иткән Кавказ өчен сугыш Бөек Ватан сугышының иң озын һәм канкойгыч сугышларыннан берсе була. Кавказныалу Гитлер өчен стратегикпланнарындаөстенлеклемаксатларныңберсебулган. КавказныалуСССРныбикавырхәлгә куя, СоветларСоюзынягулыкныңтөпчыганагыннан – нефтьтәнмәхрүмитә. Шушы ук җирләр, уңдырышлы булганлыктан, икмәкнең иң әһәмиятле чыганагы булып торган.

АЮПОВ ХАЗИМУХАМЕТ АЮПОВИЧ

Корпункт: 

Хазимухамет Аюпович родился 28 мая 1918 года в селе Нижняя Мактама Альметьевского района, ТАССР, в татарской крестьянской семье. Его детство и юность прошли в условиях сельской жизни, где трудолюбие и ответственность были главными качествами, которые помогли ему в дальнейшей жизни. С началом Великой Отечественной войны Хазимухамет Аюпов был призван на фронт. Он прошел весь путь войны в рядах артиллерийских войск, сражаясь на Третьем Белорусском и Втором Украинском фронтах. Война для него началась с первого дня и продолжалась до самой Победы.

ӘХМӘТҖАНОВ ИДРИС СРОРТДИН УЛЫ

Корпункт: 

Идрис Срортдин улы 1925 елның 27 декабрендә ТАССРның Әлмәт районы Колшәрип авылында татар крестьян гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышы елларын да Курск сугышында катнашкан. Курск дугасындагы сугыш совет гаскәрләренең ныклыгы һәм каһарманлыгы символына әверелде. Идрис Әхмәтҗанов бу тарихның бер өлеше иде. Курск сугышыннансоң ул авыр сугыш кырларында, Днепрны кичкәндә сугышкан. Ул вакытта совет солдатларының батырлыгы һәм кыюлыгы бу операциянең уңышын тәэмин итәргә ярдәм итте. Бу Кызыл Армиягә Европаның эчке районнарына һөҗүмне дәвам итәргә мөмкинлек бирә.

Өлкәннәр көне

Корпункт: 

Өлкәннәр көне-әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга багышлап уздырыла торган якты һәм шатлыклы бәйрәм ул. Ул безнең тирә янда, безнең кайгыртуга һәм игътибарыбызга мохтаҗ кешеләр яшәвен искә төшерә. Бу көнне төрле бәйрәм чаралары үткәрелә, алар өлкәннәргә аралашудан ләззәт алырга, проблемаларны онытырга һәм ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. Миңлебай авылында Өлкәннәр көненә багышланган концерт программасы һәм чәй эчү чарасы үткәрелде. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер һәм яхшы кәеф теләүләрен ишеттеләр.

“Озын гомерле әби-бабайлар- авылның горурлыгы”

Корпункт: 

Озын гомерле әби- бабайлар –авылның горурлыгы ,яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Сугыш чоры баласыСөнгатуллина Нурҗихан Мингатин кызы1934 елның 25 нче сентяберендә Елховой авылында күп балалы колхозчы гайләсендә 9 нчы бала булып дөньяга килә.Сөнгатуллина Нурҗихан Мингатин кызының да гомер юлы сикәлтәсез,җиңел генә үтми. Бөек Ватан сугышы башланганда анарга бары тик 7 яшь кенә була. Нурҗихан апаның әтисе Фин, икенче Бөтен дөнья сугышында катнашып, бертуган Шакир абыйсыда Бөек Ватан сугышына китеп яраланып кайталар.

«1944 елның 22 сентябрендә Совет Эстониясенең башкаласы Таллин азат ителә.»

Корпункт: 

1944 елның җәендә Эстония һәм Таллин «Төньяк»армияләр төркеменең Төньяк флангының терәге була. Фин култыгының көньяк ярын һәм Моонзунд архипелагы утрауларын үз кулларында тоту,немецларга Кызыл Байраклы Балтыйк флотын чикләүдә тотырга, Балтика киңлегенә чыгарга ирек бирмәскә һәм диңгез транспорты буенча һөҗүм итергә мөмкинлек бирде.

Гибадуллин Хуснулла Набиулла улы

Корпункт: 

Минем әтиемнең бабасы 1926 нчы елның 18 нче августында туган. 1942 нче елда 7 сыйныф тәмамлап, хәрби хезмәткә алынганчы колхозда эшли,чөнки ир-атлар сугышта була. Бабай 1943 нче елның 6 нчы ноябрендә хәрәкәттәге армиягә чакырыла. Аңа 17 яшь була. 1944 нче елның 30 нчы гыйнварында хәрби присяга кабул итеп запастагы 9 нчы укчылар полкында укчы булып хезмәт итә.Язын, Днестр буендагы сугышларда ике атна бозлы сулы окопта ятарга туры килә.

Сафин Әхмәдулла Шәйдулла улы

Корпункт: 

Сафин Әхмәдулла Шәйдулла улы 1919 елның 22 декабрендә Беренчемай районы Иске Багряҗ- Елховой авылында, урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Әнисе Минҗамал абыстай – мулла галәсендә туган, Бөек Ватан сугышы елларында Елховой авыл советын җитәкли. Авыр сугыш елларында ир – егетләр кебек көчле, тырыш Минҗамал абыстай авыр хәлдә калган барлык гаиләләргә дә ярдәм итәргә тырыша, янына килгән бергенә авылдашын да кире борып чыгармый ул.

Нәрсә ул Батырлык?

Корпункт: 

Батырлык-ярдәм итәргә,кемнеңдер гомерен саклап калырга кирәк булган минутларда куркусызлык күрсәтү сәләте, Батырлык, патриотиклык, хөрмәт, куркусызлык бу сүзләрне нәрсә берләштерә? Солдат, гади совет солдаты.Нәкъ менә шундый сыйфатларга Бөек Ватан сугышы вакытында бабаларыбыз булган.Алар барысы да патриотлар булганнар,бернәрсәгә карамастан, бергенә максат куйганнар — үз Ватанын саклау,оныкларына һәм оныкчыкларына тыныч тормыш тәэмен итү. Безнең бабаларыбыз шундый иде,без дә шундый булырга тиеш!