Әтнә районында гына түгел, республикада да хөрмәтле, дәрәҗәле аксакалыбыз Сабиров Наил Закир улы
Хәтерләрдән мәңге җуелмас, исеме – үлемсез. Әтнә халкы тагын бер олуг шәхесе белән хушлашты. 1932 елгы, Наил абый Сабиров 28 яшендә «Чулпан» колхозы рәисе итеп билгеләнә. Колхозны алдынгылар сафына күтәрде, данын еракларга җиткерде. Халыкның тормышын, көнкүрешен яхшыртуны алгы планга куеп эшләде.









