Яңалыклар

Сугыш ветераны Садыртдинов Әбүдәр Садыртдин улына - 90 яшь

Корпункт: 

Чиялек авылында гомер итүче сугыш ветераны Садыртдинов Әбүдәр Садыртдин улына 90 яшь тулды. Әбүдәр аганы олугъ юбилее белән Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илфак Бариев котлады. Ул юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Актаныш муниципаль район башлыгы бүләген тапшырды.

Сугыш ветераны Вәлиев Тәфкил Вәли улына - 90 яшь

Корпункт: 

Югары Яхшый авылында гомер итүче сугыш ветераны Вәлиев Тәфкил Вәли улына 90 яшь тулды. Тәфкил аганы олугъ юбилее белән Актаныш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хаев котлады. Ул юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Актаныш муниципаль район башлыгы бүләген тапшырды.

Сугыш ветераны Гайнетдинов Гаяс Гайнетдин улына 90 яшь

Корпункт: 

Актанышта гомер итүче Сугыш ветераны Гайнетдинов Гаяс Гайнетдин улына 90 яшь. Олы бәйрәме юбилярны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрының урынбасары Клара Тазетдинова һәм Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шамсунова котладылар. Алар юбилярга үзләренең ихлас теләкләрен җиткерделәр, РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Актаныш муниципаль район башлыгы бүләген тапшырдылар.

Сабабаш авылында яшәүче Минзифа Гайфуллинага 90 яшь тулды

Корпункт: 

Сабабаш авылында яшәүче Минзифа Гайфуллинага 90 яшь тулды. Ул Кызыл Мишә авылында тугызынчы бала булып туып-үсеп, 4 класс белем ала.

Әбием хатирәләре

Корпункт: 

Минем әбием Фәния Әмирова, үзенең күп чордашлары кебек, «әти» дип әйтергә тилмереп үскән буын вәкиле. 1941 елның җәендә аның әтисе фронтка алына һәм шул китүдән кайтмый. Әбиемнең әнисе Тәкъмилә әби һәм ике бала ятим калалар.

Яңа Әхмәттә Хафизова Шәмсеҗиһан апага 90 яшь тулды

Корпункт: 

Алтын көзнең беренче көннәрендә Яңа Әхмәт авылында яшәүче Хафизова Шәмсеҗиһан апа 90 яшьлек олуг юбилеен каршылады.

Җәлилдә яшәүче Нәкыя һәм Нух Рәхмәтуллиннар өчен сентябрь ае – аеруча истәлекле

Корпункт: 

Быелгы сентябрь ае Җәлил поселогында яшәүче Нух Лотфулла улы һәм Нәкыя Нуриәхмәт кызы Рәхмәтуллиннар өчен аеруча истәлекле. Бүген, 8 сентябрь көнне, Нәкыя апага 90 яшь тулды. Ә 12 сентябрь көнне аның тормыш иптәше Нух абый да үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

Ләшәү Тамакта балалар хезмәт ветераны янына бардылар

Корпункт: 

Ләшәү Тамак балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар хезмәт ветераны булган Алина Әхмәдишина янына бардылар. Алина апа үзенең шушы балалар бакчасында пешекче булып эшләгәне, эшләгән вакытта булган кызык хәлләр турында сөйләде. Балалар Алина апага шигырьләр сөйләделәр, җырладылар һәм чәчәк букеты бүләк иттеләр.

Мин йөрәгем белән уйлыйм...

25 августта якташыбыз Туфан Миңнуллинын музей йортында әдипнен һәйкәлен ачу тантанасы булды. Язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, театр артистлары, районда яшәүчеләр һәм кайткан кунаклар юбилей көнендэ аны искә алырга жыелды. Тантанадан сон кунаклар Туфан Миңнуллинның район үзәгендәге музее белән таныштылар.

Әтнә районы Олы Әтнә мәктәбендә күп еллар хәрби белем биргән военрук, сугыш ветераны Виуль Абдулла улы Мөхәммәтшинга 90 яшь тулды.

Корпункт: 

Әтнә районы Олы Әтнә мәктәбендә күп еллар хәрби белем биргән военрук, сугыш ветераны Виуль Абдулла улы Мөхәммәтшинга 90 яшь тулды. Хөрмәткә лаек укытучы 1943 елда, 18 яшендә фронтка китә. Ул хәрби авиациядә механик буларак хезмәт итә - очкычлар ремонтлый. Сугыштан соң гомерен балаларга хәрби белем бирүгә багышлаган ветеран 72 яшенә кадәр укытучы булып хезмәт куя. Виуль абый " Почетный донор" да әле. Күпсанлы хөкүмәт бүләкләре арасында " За спасение утопающего" медале дә бар. Виуль абый тормыш иптәше белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, тормыш иптәше күптән гүр иясе.