Яңалыклар

Юлтимердә Хаҗи бабайга 95 яшь тулды

Корпункт: 

Бүген, 17 август көнне, Юлтимер авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Нуриәхмәтов Хаҗи Нуриәхмәт улына 95 яшь тулды. Аны олы юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләис Нуртдинов тәбрикләде, Россия Федерациясе Президентының Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Ләшәү Тамакта Асия апа Гарифуллинаның 90 яшьлек юбилеена багышланган кичә үтте

Корпункт: 

Ләшәү Тамак авылында яшәүче Асия Заһидулла кызы Гарифуллина 90 яшьлек юбилеен авыл халкы белән бергә мәдәният йортында бәйрәм итте. Хөрмәтле юбилярны муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин тәбрикләде.

Яңа Имәндә Касыйм абый Маликовка 90 яшь тулды

Корпункт: 

Яңа Имән авылында яшәүче Касыйм Гайнемөхәммәт улы Маликов үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылый. Ул - Бөек Ватан сугышы инвалиды. Тормышта күпне күргән, сугыш михнәтләрен дә, ачлык елларын да үз җилкәсендә татыган ветеран, тыныч вакытта хезмәттә дә сынатмый. Җаваплы эшләрдә үзенә йөкләнгән вазифаны намуслы башкара. “Кеше малына кызыкмадым, эшемне яратым башкардым, Аллага шөкер”, - ди Касыйм абый, горурланып та, сөенеп тә.

Глава Азнакаевского муниципального района М.З.Шайдуллин поздравил с 90-летием Ахметшину Фаизу Тухбатулловну

Корпункт: 

Ахметшина Фаиза Тухбатулловна турында белешмэ. Туган коне 1925 елнын 1 августы. Яшәү урыны - Азнакай шэхэре. Сонгы эш урыны: Мехсервис НПО , тыл хезмәткәре, сугышта катнашучынын тол хатыны.

Янурыста йөзъяшәр әби вафат

Корпункт: 

Гасыр чиген узып, әле бүген дә күңел матурлыгын саклап, Янурыс авылында килене Насиха тәрбиясендә яшәгән Гомәрова Гөлсем әби бүген вафат булды. Гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган мөгаллим үз гомерендә күпне күргән. Яшьли тол калып, берьялгызы балалар тәрбияли. Тик балаларының гына гомере кыска була. Сабыр ана үз гомерендә өч баласын да җирли.

Ютазылы Камил Кашаповны юбилее белән район җитәкчеләре тәбрик итте

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы елларында укчы-десантчы, пулеметчы, шофер булып, туган җиребезне немец илбасарларыннан саклаган, Калинин, Великие Луки, Таллин, Ржев һәм башка торак пунктларны коллыктан азат иткән Камил Моталлап улы, бүген дә солдат ыспайлыгын, сын ныклыгын югалтмаган.

Янурыста Гадия апа Насыровага 95 яшь тулды

Корпункт: 

Әстерхан өлкәсендә туып, бүгенге көндә кызы Әлфия, кияве Гөлүс Әхмәтҗановлар тәрбиясендә Янурыс авылында яшәүче Насырова Гадия Мөхәммәтҗан кызына бүген 95 яшь тулды.

Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәмәдиев Сәгыйть Мөхәмәт улына 90 яшь тулды

Корпункт: 

9 июль көнне Иске Богады авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәмәдиев Сәгыйть Мөхәмәт улына 90 яшь тулды. Сәгыйть бабайның яшьлеге кәһәр суккан сугыш елларына туры килә. “Биш балалы гаиләдә үскән Сәгыйтькә дә яшьтән үк тормыш арбасына җигелергә туры килә. 12 яшеннән зурлар белән рәттән күмәк хуҗалык эшенә чыга ул. Илне тетрәндергән сугыш башланганда, аңа 16 гына яшь була. 17 яшендә армия сафларына алына, Ерак Көнчыгышта, Хабаровский краенда хезмәт итә. Бер елдан соң, Пенза шәһәренә җибәрелә һәм шуннан сугышка озатыла. I Белоруссия фронтына эләгә.

Актаныш авылында гомер итүче Тыл ветераны Нургалиева Гөлҗәннәт Гафур кызына 90 яшь

Корпункт: 

Актаныш авылында гомер итүче Тыл ветераны Нургалиева Гөлҗәннәт Гафур кызына бүген, 20 июльдә 90 яшь тулды. Ул сугыш чорында, аннан соңгы елларда да тырыш хезмәтен куя, замандашлары кебек үк ачлыгын да, ялангачлыкны да үз җилкәсендә татый. Бүгенге көндә Гөлҗәннәт Гафур кызы 6 баласы өчен яраткан әни, 14 онык һәм 15 оныкчыгы өчен яраткан дәү әни булып, кадер-хөрмәттә яши.

Җәлилдә Миңсылу апа Бәхтиевага 90 яшь тулды

Корпункт: 

20 нче июлдә Җәлил бистәсендә яшәүче Бәхтиева Миңсылу Бәхти кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.