Яңалыклар

Ләшәү Тамакта Җиңү көнен билгеләп уздылар

Корпункт: 

8 май көнне Ләшәү Тамак авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг үткәрелде. Бәйрәмдә мәктәп укучылары актив катнаштылар. Левитанның Җиңуне игълан итүе, Германиянең капитуляцияләүгә кул кую турында язма тыңлаганнан соң, авылның хөрмәтле кешесе Разин агага сүз бирелде.

Мусабай-Заводта митинг

8 май көнне сәг.9.00 да Мусабай-Завод мәдәният йорты каршында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан митинг булды. Митингка авылыбызның бердәнбер ветераны Минкина Мәрьям Гапдрахман кызы һәм Кызыл-Байрак, Ташкичү һәм Мусабай-Завод авылыннан 11 тыл ветераны килгән иде. Аларга һәм барлык катнашучыларга георгиевская ленталар тагылды. Бәйрәмдә ветераннарны авыл советы җирлеге башлыгы Фәридә Әхмәт кызы, район хакимият башлыгы урынбасары Рубис Лотфуллович котлады, аннары сүз Мусабай-Завод авылы укучыларына бирелде.

Нур Баян исемендәге фестиваль

Корпункт: 

Нур Баян исемендәге иҗат фестивале быел фронтовик шагыйрьнең 110 еллыгына багышлап үткәрелде. 5 май көнне Пучы авылы мәдәният йортында 5-9 сыйныф укучылары арасында проза һәм поэзия жанрлары буенча бәйгегә йомгак ясалды. Барлык катнашучылар да бүләкләнде.

Төшләремә кереп йөдәтә

Корпункт: 

Утар Аты авылындагы һәйкәл ныклап төзекләндерелгәннән соң күз явын алырдай булган. “1984 елдан бирле бер тапкыр да төзекләндерелмәгән. Хәзер менә карап торасы гына килә, – ди Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗанов. – Моннан тыш элеккеге “Байрак” колхозына кергән 4 авылдан тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын җыеп, авыл эшмәкәрләре ярдәме белән коръән ашы үткәрдек. Кичен авыл халкы өчен кичке күңел ачулар, иганәчеләр Булат Нуриәхмәтов, Васыйл Гайнулин көче белән салют булачак.

Банкта өч буын очрашуы булды

Корпункт: 

Россия саклык банкының Арча филиалында үзенчәлекле һәм кызыклы очрашу үткәрелде. Филиал коллективы кунакка озак еллардан бирле үзләренең клиентлары буларак, акчасын салган һәм пенсиясен алган сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннарын чакырды. Алар арасында заманында төрле өлкәләрдә эшләгән апалар һәм абыйлар бар иде. Өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләү өчен хезмәткәрләр балаларын да чакырган. Шулай бу чара өч буын очрашуына әверелде.

Укытучылар йөгерештә дә сынатмый

Корпункт: 

Арча стадионында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәгариф учреждениеләре профсоюзы әгъзалары арасында җиңел атлетика буенча ярышлар үткәрелде. Анда 46 башлангыч профсоюз оешмасыннан 200дән артык укытучы һәм мәктәп хезмәткәрләре катнашты. Иске Кырлай мәктәбеннән 27 еллык эш стажы булган физик культура отличнигы, “Россия Федерациясенең мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе иясе Айрат Ситдыйковның район күләмендә үткәрелгән бер генә ярышта да катнашмый калганы юк, дисәм, ялгышмам.

Каргалыга обелиск куелды

Корпункт: 

20 хуҗалыгы булган Каргалы авылыннан сугышка 35 кеше чыгып киткән. Авыл уртасындагы әле яңа калкып чыккан обелискка илебезне фашистлардан азат итү өчен барган сугышта башларын салган 19 кешенең исеме язылган. Һәр йорттан бер кеше һәлак булган, дигән сүз. Әлеге обелискны ачу тантанасына авылның барлык халкы, аеруча өлкәннәре килгән иде. Әйе, алар өчен ул гадәти чара гына түгел, ә хатыннарын тол, балаларын ятим калдырган, аналарның күз яшьләрен түгәргә мәҗбүр иткән сугыш кайтавазы да, йөрәкләрне сыкрандырган истәлекләр дә.

Балаларыма бирдем бөтен назымны

Корпункт: 

Әнисе баласын язмыш кочагына ташлап, икенче ир белән Үзбәкстан якларына чыгып киткәндә, Марзыяга нибары биш яшь була. 11 елдан соң кайта ул кызын алырга. Бервакыт чиләк–көянтәсен асып, су алып кайтып килүче кыз үги әнисенең чит хатын белән басып торуын ерактан ук шәйләп ала. Алар белән тигезләшкәч, Марзыяның сораулы карашын күреп Галиябану апа: “Менә, кызым, бу синең үз әниең була инде. Сине алырга кайткан”, – ди. Үзе күзләрен төбәп сабыеның җавабын көтә. Әнисе белән китеп барса, ничек кичерер? Үз баласы кебек якын күрә бит ул аны. “Минем әнием бер генә.

«Сабантуй» стендлы ату комплексында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ярыш үткәрелде

Корпункт: 

Байлар Сабасының Бөрә урманында урнашкан «Сабантуй» стендлы ату комплексында 2-3 май көннәрендә компакт-спортинг буенча Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ярыш үткәрелде.

Бөек Җиңү бәйрәме белән!

Корпункт: 

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сабалылар! Сезне, мөхтәрәм затлар, ихластан олы бәйрәм – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрик итәм!