Җил дә комачау итмәде
Кояшлы, әмма җилле 6 май иртәсендә Сабаның үзәк урамына – Мәңгелек ут каршына велосипед “иярләгән” ир-егетләр, кызлар җыелды.
Кояшлы, әмма җилле 6 май иртәсендә Сабаның үзәк урамына – Мәңгелек ут каршына велосипед “иярләгән” ир-егетләр, кызлар җыелды.
Балаларга патриотик тәрбия бирү,сугыш кырында ятып калган солдатлар,тылда һәм яу кырындагы батырлыклары белән таныштыруны дәвам итү,хезмәт һәм сугыш ветераннарына карата мәрхәмәтлелек ,ихтирамлылык тәрбияләү максатыннан Шәмәрдән авылынын “Әкият” балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары белән һәйкәл янына экскурсия оештырылды .Соңыннан балалар һәйкәл янына чәчәк куйдылар
Байлар Сабасының «Әллүки» балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата "Бөек Җиңү бәйрәме белән!" дигән музыкаль-әдәби кичә үткәрелде. 9 Май - тарихыбызның данлы бер датасы, Бөек, Ватаныбыз өчен иң кадерле, олы бәйрәм. Балалар белән изге яуда һәлак булганнарны искә алдык, матур шигырьләр, җырлар яңгырады. Буыннар алмашынса да, гаять авыр сынаулар китергән сугыш чоры хәтеребездән мәңге җуелмас. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый. Зур җиңүләр яулап, илебез азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган хөрмәтле ветераннарыбызга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез! Күкләребез аяз, имин булсын!
Бу көн беркайчан да чыкмас истән, Бу көн моңнар булып җыргаларга да күчкән. Бу көн илебезгә бәхет алып килгән, Бу көн безгә тыныч, аяз тормыш биргән.
8 май Әтнә районы Кышлау авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә яңа һәйкәл куелды. Авылның Бөек Җиңү бәйрәмен каршылау һәйкәл янында тантаналы булып башланды һәм мәдәният йортында бәйрәм өстәле артында күңелле итеп дәвам итте.
Әтнә районы Өшкәтә авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына яңа обелиск ачылды.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын Сикертән мәдәният йортында сугыш һәм тыл ветераннары белән билгеләп үттек. Көннәр аяз, илләр тыныч булсын!
Тыл ветераны Разыя Рәхимҗановада кунакта. Сугыш чоры турында истәлекләрне яңартып, кабат хәтердән кичерде Разия апа.
Безнең Арча ягының горурлыгы булган Бөек Ватан сугышы геройларыбыз бар.Алар Советлар Союзы Геройлары: Валентин Ежков, Гатаулла Салихов, Нәкыйп Сафин,Гани Сафиуллин Һәм Леонид Соколовлар.Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген яклап сугыш кырларында үз-үзләрен аямыйча көрәшкән шушы якташларыбыз алдында баш иябез.Без бик бәхетле чорда яшибез.Тыныч тормышта яшәвебез белән иң беренче чиратта без шушы геройларыбызга бурычлыбыз.Алар кулларына корал тотып,үлемне дә аямыйча ,бәхетле киләчәк өчен сугышка кергәннәр. Япь — яшь килеш яу кырларында башларын салганнар.
Арчада яшәүче Люция Исмәгыйлева редакциягә килде. — Безнең әти Нури Садыйков сугыш ветераны, шуның турында шигырь язып алып килдем, — диде ул. Әти Мин күрмәдем сугыш көннәрен, Мин сизмәдем сугыш эзләрен. Әмма ләкин әти сөйләгәннәр, Китми күңелемнән төннәрен. Окопларда яткан минутларын, Бер ипине күпкә бүлгәннәрен, Казах, татар, урыс бергә булганнарын Гел сөйләде әти белгәннәрен. Авыр көннәр булды, кызым, диде, Әмма йөрәккәем курыкмады! Көттек җиңү килер диеп,