Яңалыклар

Иске Чүриле авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан митинглар узды

Корпункт: 

Җиңү көне! Халык бәйрәм итә. Яз төренгән янар комачка. Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,

Арчаның 9 нчы санлы «Шатлык» балалар бакчасында Җиңү бәйрәмен каршы алдылар

Корпункт: 

Ел дәвамында патриотик тәрбиягә корылган чаралардан соң (балалар шиыгрь, рәсем конкурсларында ярышкан, тәрбиячеләре белән сугыш темасына багышланган альбомнар төзегәннәр, әти–әниләре белән бергәләп ветеран һәм сугышта катнашкан бабайлары турында фотолар, мәгълүмат туплаган, бакча ишегалдында парад уздырган һ.б.), бүген биредә сугыш темасын үз эченә алган соңгы бәйге булды. балалар сугыш чорындагы җырларны башкарып көч сынашты.

Кушлавычта Бөек Җиңү көне уңаеннан тантаналы бәйрәм үтте

Корпункт: 

Кушлавычта Бөек Җиңү көне уңаеннан тантаналы бәйрәм үтте. Еллар узып үзенекен итте, инде арабызда сугыш ветераннары калмады. Әле ярый бу елларның барлык михнәтен үз җилкәсендә татыган, безне тыныч тормыш белән тәэмин итү өчен бар көчләрен куйган тыл ветераннарыбыз исән, әтиләре сугышта һәлак булган, сугыш чорында олылар белән беррәттән илгә хезмәт иткән сугыш чоры балалары бәйрәмебезгә ямь өсти.

Пөшәңгәр башлангыч-мәктәп балалар бакчасында тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән очрашу оештырылды

Корпункт: 

6 май көнне Пөшәңгәр башлангыч-мәктәп балалар бакчасында тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән очрашу кичәсе оештырылды. Кичә “Урак өсте хатирәсе” исемле күренеш белән башланып китте. Анда ак яулыклы әби оныгына сугыш еллары, әтисенең сугышта һәлак булуы, әниләре белән колхоз эшендә эшләүләре, урак урулары турында сөйләде. Әбинең урак өсте хатирәсе 3 сыйныф кызлары тарафыннан сәхнәгә куелды һәм кичәгә килгән өлкәннәрне шул елларга алып кайтты.

Мөндеш башлангыч мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан митинг узды

Корпункт: 

«Җиңү язын якынайтты сезнең батырлык»

Ашытбашта ветераннарны чәй табыны артында котладылар

Корпункт: 

8 май көнне Ашытбашта «Җиңү көне — бу дөньяның яңадан туган көне» дигән исем астында һәйкәл янында бәйрәм тантанасы узды. Ашытбаш урта мәктәбе директоры Рәмизә Кавиева бәйрәм белән котлап тантананы ачып җибәрде. Ветераннар Советы рәисе Рузалия Насыйбуллина тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын, укучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котлап, үзе язган шигырьне бүләк итте. Укучылар башкаруындагы шигырьләр, җырлар да ветераннарга багышланды.

Иске Чүриле авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан митинглар узды

Корпункт: 

Җиңү көне! Халык бәйрәм итә. Яз төренгән янар комачка. Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,

Җиңү көне - икеләтә бәйрәм

Корпункт: 

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә, 28 апрельдә Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәткәрләрен "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медале белән бүләкләде. Шулай ук республиканың күре­некле кешеләренә хез­мәт­тәге уңышлары өчен Рос­сия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Рөс­тәм Миңнеханов кулыннан бүләкләрне барысы 62 кеше алды.

Капкаларын кайгы җиле урап узмаган

Корпункт: 

Печмәнтау авылында сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачылды. Кызганыч, һәйкәлне сугыш ветераннары күрә алмады. Тыл ветераннары, сугыш чоры балалары килгән иде. Тантанада һәйкәлне булдыруда тырышып йөргән Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин катнашты. Авылда сугышта катнашучылар, кире әйләнеп кайта алмаучылар белән кызыксынучы Кадрия Гыйльманова белән очраша алуыма сөендем. 1940 елгы ул. Яр Чаллыда яши. 75 яшьлек ханым тантанага ерактан кайтып җиткән. Аерым дәфтәр булдырган. Сөйләр сүзе күп.