Яңалыклар

Арча тимер юл вокзалыннан “Җиңү поезды”н озатып калдык

Корпункт: 

4 май көнне Арча тимер юл вокзалыннан “Җиңү поезды” узды. Ерактан ук кычкыртып килгән паровоз тавышы күңелләргә үтеп керде, сугыш ачысын башыннан кичергән өлкәннәр йөрәген “телеп” үтте. Поездагы пушкалар, “Т -34” танкы һәм “Катюша”, ул вагоннарны әйләндереп алган веноклар, солдат киемендәге кешеләрнең кул болгап китүләре яшьләрне дә битараф калдырмады. Җиңү поезды Арчада туктамыйча, Шәмәрдәнгә юл алды. Анда поезд янында ветераннар белән очрашу булган.

Дәү бабамның сугыш сәхифәләре

Корпункт: 

Минем дәү әниемнең әтисе Яхия Хәнәфиев 1918 елның 28 декабрендә Саба районының Чулпыч авылында туып үсә. 1939 елда Совет Армиясе сафларына алына. Ул анда 223 артиллерия полкына наводчик (төбәүче) итеп билгеләнә.

Арча педагогика көллияте студентлары сугыш эзләре буйлап китте

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәм яшь буынга карата хәрби-патриотик тәрбияне көчәйтү максатыннан, 25 апрельдән 8 майга кадәр Арча педагогика көллиятенең «Прометей» эзтабарлар отряды Бөек Ватан сугышы эзләре буйлап оештырылган эзтабарлар экспедициясендә катнаша. Алар сугыш барган җирләрдә, төгәлрәге, Түбән Новгород өлкәсенең Мясной Бор авылында булачак.

Арчаның 5 нче гимназиясе укучысы фәнни-гамәли конференциядә өченче урын алды

Корпункт: 

28 нче апрельдә Казанның 20 нче гимназиясендә Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган “Алиш эзләреннән” исемендәге I төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Гимназиянең 9 нчы А класс укучысы Гыйльметдинова Эльвина (җитәкчесе Гыйлаҗиева Л.Ф.) “А.Алишның сугыш чоры тормышы һәм иҗаты” исемле фәнни хезмәтен яклады һәм 3 нче урынга лаек булды. Хезмәте конференция материаллары буенча чыгарылган җыентыкка кертелгән.

Хәсәншәех мәктәбе укучылары сугыш чоры балалары белән очрашты

Корпункт: 

Мәктәпнең тарих укытучысы Гөлфирә Зәкиева оештырган «Сугыш урлаган балачак» дип исемләнгән кичәгә сугыш чоры авырлыкларын арык җилкәләрендә күтәргән авылның сугыш чоры балалары чакырылган иде. Алар үз башларыннан кичкәннәрне балаларга гыйбрәт итеп, балалар бүгенге тормышларының кадерен белеп үссен дигән теләкләр белән бәян итте. Укучылар өлкәннәргә шигырьләр, җырлар бүләк итте.

Арчада флэшмоб

Корпункт: 

30 апрель көнне Арча шәһәренең үзәк урамында парклар һәм скверлар, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган мәктәп укучылары һәм студентлар арасында флэшмоб оештырыла.

Сугыштан кайткан әтиләре икенче хатынга китә

Корпункт: 

Сугыш башланганда Кылачы авылыннан Зөлфирә Камалиевага 4 кенә яшь була. Әтиләре Гыйният Мозаффаровны сугышка озатуларын яхшы хәтерли. Әниләре Маһинур берсен җитәкләп, икенчесен күтәреп (кечкенәсенә 1 генә яшь), калган өчесен ияртеп, авылның аргы ягына озатырга менә. – Әтинең хушлашу сүзен хәтерләмим, — дип сөйли Зөлфирә апа. — Атларга утырып киттеләр. Күздән югалганчы карап калдык. Хатларында шигырьләргә кадәр язды. Һаваларда айраплан, Йөриләр унар—унар. Миннән сәлам алган кошлар, Кайтып талларга кунар.

Хәнифә Шәймуллина - тыл ветераны

Корпункт: 

М.Мәһдиевнең "Торналар төшкән җирдә" әсәрендә " Елларга иминлек бирсен" бүлеге бар. Шул бүлектә язучы күрше-тирәсен мунча ягып кертүче, шуннан ләззәт һәм тәм табучы Камәр түти турында яза. Камәр түтинең килене Хәнифә Шәймуллина( фотода) - тыл ветераны. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан аңа " Хәтер" китабы бүләк итеп, сугыш чоры турында истәлекләр язып алынды.

Яңа Кенәр мәктәбендә Садыйковлар гаиләсе волейбол турниры үткәрде

Корпункт: 

Яңа Кенәр авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларның чираттагысы спорт сөючеләрне Яңа Кенәр урта мәктәбе спортзалына җыйды. Садыковлар гаиләсе оештырган волейбол турниры чын бәйрәм рухында үтте.

Иске Кишет авылына Гани Сафиуллинның музей–комплексын ачу тантанасына рәхим итегез

Корпункт: 

6 май көнне 14 сәгатьтә Арча районы Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое, генерал–лейтенант Гани Сафиуллинның һәм аның Бөек Ватан сугышында башын салган авылдашларының музей–комплексын ачу тантанасы була. Рәхим итегез.