Яңалыклар

"Киемне, башны бет басты, кемгә керсәң дә бер-берсенең башын карый, бет үтерә"

Корпункт: 

Минем үзем өчен йөрәгемдә авыр яра, тирән эз калдырган көн 1942 елнын 25 августы дип саныйм. Чөнки ул көнне әтиемнең үлгәнлеге турында кара кәгазь килде.

Видеосюжет. Туган көнегез котлы булсын, хөрмәтле ветераныбыз!

Корпункт: 

"Сәләт" балалар иҗаты үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кичәләрнең берсендә, Бөек Ватан сугышы ветераны Салаватуллин Хатыйп Хазиевичның 91 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп үттеләр. Тулырак эчтәлекле мәгълүматны "Апас хәбәрләре" ТК төшергән видеосюжеттан карый аласыз: https://youtu.be/7LF_Q1OOLvI

Әтиебезнең “Кызыл йолдыз” орденына җавап итеп

Корпункт: 

Муллахәсән бабамның төпчек улы – әтиебез - Гариф, табигатьнең иң матур җиренә урнашкан (борынгы авыллар исәбенә керүче нугай татарлары белән бәйле булган) Балтач авылында 1918 нче елның 13 нче маенда өченче бала булып дөньяга килә. Әтиебезнең балачак еллары Балтач авылының көньяк-көнбатышында урнашкан Ялтыра урманнары, матур аланнарында аунап, авылдан ерак түгел Сосна тавы чикләвеген, җиләкләрен ашап, тау итәгеннән бормаланып-бормаланып агучы Шушма елгасында ат белән су коенып үткән.

Коръән саклаган гомер

Корпункт: 

Гаялетдин картның төшенә тагын теге чечен карты керде. Бу юлы ул авыл кырыендагы тау итәгенә утырган да кычкырып – кычкырып “Ясин” сүрәсен укый. Аның тавышы тауларга, алардагы ташларга бәрелеп яңа авазлар – ниндидер аһәң, моң өстәп көчле музыка сыман яңгырап тора. Тукта, алдагы төшендә тавышы бу хәтле үк көчле түгел иде бит әле. Нишләп һәр төшкә кергән саен тавышы шулай көчәя соң аның. Коръәнне бит аны алай көчле тавыш белән укырга ярамый. Аны бит салмак тавыш белән көйләп кенә укырга кирәк. Әллә аның тавышын таулар шулай көчле итәме соң?

Арча волонтерлары Георгий тасмалары таратачаклар

Корпункт: 

Районыбызның Арча волонтерлар үзәге әгъзәлары Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаган буынга хөрмәт, туган илебезгә патриотик хисләрне белдергән символик Георгий тасмасын өләшергә әзерләнәләр.

“Батырларның даны мәңгелек” китап дөнья күрде.

Корпункт: 

Әтнә районы Комыргуҗа авыл җирлеге тарафыннан Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Батырларның даны мәңгелек” дип исемләнгән китап дөнья күрде. Биредә сугыш һәм тыл ветераннары турында мәгълүматлар тупланды. Комыргуҗа авылы китапханәчесе Хакимуллина Рәзинә, Ш. Мәрҗәни музее җитәкчесе Зиннатуллина Зилә һ.б. бу эшкә зур өлеш керттеләр. Китапка барысы 95 истәлек-хатирә урын алган.

Әтнәдә укучылар арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Эрудит" бәйгесе узды.

Корпункт: 

Мәгариф бүлеге, Укучылар йорты бик яхшы чара оештырганнар. Бу юлы ул Бөек Ватан сугышына, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Беренче тур нәтиҗәләре буенча, финалга көндәшләрен җиңеп, 3 балл туплаган командалар чыкты. Дөрес, Әтнә районы Күңгәр һәм Мәңгәр командалары арасында өстәмә уен уздырырга туры килде. Финал уеннары бик кызу булды. Монысында һәр командадан сорау саен берәр уенчы катнашты. Күңгәрнең өстенлеге сизелерлек иде, хаклы рәвештә I урын яуладылар. II урынны Бәрәзә мәктәбе алды, III урын ияләре – Яңа Шашы мәктәбе.

Әтнәдә мәктәп укучылары агач утырттылар.

Корпункт: 

Әтнә районы Күңгәр укучылары “Ашыт” сакланышы хезмәткәрләре белән бергә мәктәп территориясендә чыршы, нарат, юкә агачлары утырттылар. “Ашыт” сакланышы җитәкчесе Рамил Сабиров һәм инспектор Рәшит Әхмәтҗанов мәгариф бүлеге каршына килеп туктап, машина кузовын ачып җибәрүгә, аларны мәгариф хезмәткәрләре чолгап алды. Арбада 1500ләп агач үсентесе кырын ята иде. Мәктәпләрнең һәрберсе аларны бүлешеп, алып кайтып китте. Ә күп өлеше “Ашыт” хезмәткәрләре белән бергә Күңгәр мәктәбенә юл алды. Биредә мәктәп директоры Наил Габидуллин һәм VIII, X сыйныф укучылары агач утыртырга чыктылар.