Яңалыклар

Рәхмәт, бабам, җиңү өчен!

Корпункт: 

3 номерлы "Шоколад " балалар бакчасында, икенче кечкенәләр төркеме балалары, тәрбияче апалары Гөлия Рафаилевна ярдәмендә бик матур открыткалар ясадылар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы турында әңгәмә үткәрелде, презентацияләр карадылар. Георгий лентасы ни аңлата? Нәрсә соң ул парад? Ветераннар кемнәр алар? һәм башка бик күп сорауларга җаваплар алдылар. Ерак бабайларының орден, медальләрен карадылар, бабалары турында турында горурланып сөйләделәр.

Мусабай Заводта тыл ветераннары белән очрашу үтте

1 май көнне Мусабай-Завод авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән “Сугыш урлаган балачак” исеме астында очрашу кичәсе үтте. Кичәне мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә авыл китапхәнәсе мөдире Флүзә Тахавиева алып барды. Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Ахметовна Аглязова килгән кунакларны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады һәм сугыш чорындагы фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. Кичә барышында сугыш темасына багышланган җырлар җырланды, һәрбер тыл ветераны үзләренең куйган хезмәтләре турында сөйләделәр. Кичә эчтәлекле үтте.

Урыссудагы 4 санлы мәктәпнең укучысы Милана Сәгъдиева “Ватан, батырлык, дан турында...” проекты өчен диплом алды

Корпункт: 

Казанда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында тарихи-мәдәни мәгълмати проектларның “Ватанга хезмәт итәм” Ачык республика конкурсы финал этабы узды.

Данлы бәйрәм - Бөек Җиңү көне.

Корпункт: 

Безнең илебез ел саен Җиңү көнен олылап бәйрәм итә. Бу бәйрәм 1945 елда нинди шатлыклы булса, хәзер дә - 70 ел вакыт узгач та, халык Җиңүнең нинди зур югалтулар белән яулануын онытмый. Ватаныбыз азатлыгы, безнең бүгенге тыныч көнебез өчен яу кырында ятып калганнарны онытырга беркемнең дә хакы юк! Бу атнада "№ 2 "Эллуки" балалар бакчасында эшчәнлек Бөек Җиңү көненә карата алып барыла. Балалар белән әңгәмәләр үткәрелә, рәсемнәр, картиналар, презентацияләр карау оештырыла, балалар алган белемнәрен, күргәннәрен рәсемнәрдә чагылдыралар.

Күпне күргән ветеран

Корпункт: 

“Бөек Җиңүнең 70 еллыгын күрермен дип уйламаган идем, Ходай насыйп итте, бу көннәрне күрә алуыма күңел сөенә”, – ди Иске Икшермә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нурислам Фәрхуллин.

Ашытбаш мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан спектакль куелды

Корпункт: 

Ашытбаш мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы һәм Әдәбият елы уңаеннан Мөнирә Сафинаның » Ялгыз карчык» спектакле куелды.

8 - 9 майда үтәчәк бәйрәм чаралары

Корпункт: 

8 май 13.00.Авыл җирлекләрендә Җиңү көненə багышланган тантаналы митинглар. 18.00. Шәмәрдәндә Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналы чара.

“Сезнең батыр хезмәтегез якынайтты җиңү көннәрен!”(тематик кичә)

Корпункт: 

2015нче ел – әдәбият елы һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Ашытбаш авыл мәдәният йортында тематик кичә үткәрелде.Китаплардан күргәзмә эшләп куелды. Кичә сугыш чорында яңгыраган җырлар белән башланып китте.Авылыбызның сугыш чоры балаларына карата ясалган презентация күрсәтелде.Өлкәннәр зур экраннардан үзләрен кызыксынып карап бардылар.Кичәнең икенче өлешендә М.Сафинаның “Ялгыз карчык”драмасын сәхнәләштердек.

Арча районы Иске Кишет авылында Гани Сафиуллин музей комплексы ачылды

Корпункт: 

6 майда Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин хөрмәтенә мемориаль һәм аның туган нигезендә музей ачу тантанасы булды. Тантанада федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин, Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, бик күп кунаклар, авыл халкы катнашты. Әлеге тантананың төп сәбәпчесе, игелекле гамәлдә башлап йөрүче — якташыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин.